- закрепление и систематизация полученных знаний учащимися по теме “Синтаксис сложного предложения”;
- развитие навыков анализа простого и сложного предложений;
- формирование навыков работы учащихся с художественным текстом;
- формирование навыков подготовки к ЕРЭ;
- воспитание уважения и любви к профессии учителя.
Методы: беседа, исследование, описание, повествование.
Оборудование: интерактивная доска, компьютер, тесты, материалы ЕРЭ.
Ход урока
б) ознакомление учащихся с темой и целью урока.
I. Актуализация знаний учащихся.
Беседа с учащимися о том, что является предметом изучения синтаксиса. Повторение тем «Синтаксис простого и сложного предложений. Виды сложного предложения. Сложносочиненные и сложноподчиненные предложения и их различие. Союзные и бессоюзные сложные предложения. Виды сложноподчиненных предложений и различие между ними».Однокомпонентные, двухкомпонентные, трех- и более компонентные предложения. (Ответы детей проверяются на интерактивной доске)
II. Формирование новых знаний.
Работа с текстом ЕРЭ (часть С). Индивидуальные задания выполняются на компьютере, ответы поступают в компьютер учителя. Работы учащихся оценивает компьютер.После этого несколько учащихся на доске разбирают сложные предложения, а остальные учащиеся оценивают и проверяют, объясняют и анализируют ответы.
Работа над текстом. Выявление основных проблем в тексте. Актуальность этих проблем. Освещение этих проблем в произведениях других писателей. Отношение общества и людей к этим проблемам.
Письменная работа учащихся по заданию С.
III. Заключение. Подведение итогов.
Задание на дом: написать сочинение «Учитель – это самая … профессия»Кушма җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.
Максат:- укучыларның кушма җөмлә синтаксисы турындагы белем күнекмәләрен ныгыту һәм билгеле бер системага салу;
- кушма һәм гади җөмләләрне анализлау күнекмәләрен ныгыту;
- әдәби текст өстендә эшләү күнекмәләре формалаштыру;
- ЕГЭ-БДИына әзерлек күнекмәләре булдыру;
- укытучы һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Алымнар:әңгәмә, тикшерү,хикәяләү, тасвирлау.
Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, ЕГЭ-БДИ материаллары.
Дәрес барышы
а) Укытучының дәресне башлап җибәрүе, оештыру моменты.
б) Укытучының укучыларны дәреснең максаты белән таныштыруы.
I. Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен актуальләштерү.
Укучылар, без бүген сезнең белән кушма җөмлә синтаксисы турында сөйләшәчәкбез. Искә төшереп китик әле. Нәрсә соң ул синтаксис? Тел белеменең бу бүлеге нәрсәне өйрәнә?- Синтаксис җөмлә һәм аның төзелешен өйрәнә.
- Сүзтезмәләрне өйрәнә.
- Текстны өйрәнә.
- Ә җөмләне нинди төрләргә бүлеп карыйбыз?
- Гади һәм кушма.
- Гади җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?
- Бер грамматик нигездән торган җөмлә гади җөмлә дип атала.
- Ә ике грамматик нигездән торган җөмләне ничек атыйбыз?
- Кушма җөмлә.
- Кушма җөмлә төзелеше ягыннан үзе нинди төрләргә бүленә?
- Кушма җөмлә төзелеше ягыннан үзе тезмә кушма җөмләгә һәм иярченле кушма җөмләгә бүленә.
- Нәрсәдән чыгып кушма җөмлә тезмә кушма җөмләгә һәм иярченле кушма җөмләгә бүленә?
- Гади җөмләләр арасында нинди бәйләнеш булуыннан чыгып.
- Төгәлрәк әйтсәк?
- Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмлә тезмә кушма җөмлә була.
- Гади җөмләләре ияртү юлы белән бәйләнгәне иярченле кушма җөмлә була.
- Тезмә кушма җөмлә үзе башка төрләргә бүленәме?
- Бүленә. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.
- Нинди принциптан чыгып, тезмә кушма җөмлә бу ике төргә бүленә?
- Теркәгечнең булу, булмавыннан чыгып. (бәйләүче чарадан чыгып).
- Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә нинди бәйләүче чаралар була?
- Тезүче теркәгечләр:
җыючы теркәгечләр;
каршы куючы теркәгечләр;
бүлүче теркәгечләр.
- Теркәгечсез тезмә кушма җөмләгә нинди бәйләүче чаралар хас?
- Тезү интонациясе:
санау интонациясе
каршы кую интонациясе
- Ә иярченле кушма җөмлә үз эчендә төрләргә бүленәме?
- Бәйләүче чаралардан чыгып, иярченле кушма җөмлә синтетик һәм аналитик төрләргә бүленә.
(Призентация буенча җавапларның дөреслеге тикшерелә).
- Синтетик иярченле кушма җөмләгә нинди бәйләүче чаралар хас?
- Янәшәлек; янәшә тору;
- Килеш һәм фигыль кушымчалары;
- Фигыль формалары;
- Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.
- Аналитик иярченле кушма җөмләгә нинди бәйләүче чаралар хас?
- Көттерү һәм аныклау интонациясе;
- Ияртүче теркәгечләр;
- Парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр.
(Интерактив тактада һәр дөрес җавап чыгып бара һәм җавапларның дөреслеге тикшерелә).
- Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
- 6(иярчен ия җөмлә,иярчен хәбәр җөмлә, иярчен аергыч җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә,иярчен аныклагыч җөмлә, иярчен хәл җөмләләрнең 8 төре бар).
- Иярчен вакыт җөмлә ,иярчен урын җөмлә,иярчен рәвеш җөмлә,иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә,иярчен максат җөмлә,иярчен шарт җөмлә,иярчен кире җөмләләр.
(Интерактив тактада һәр дөрес җавап чыгып бара һәм җавапларның дөреслеге тикшерелә).
- Кушма җөмлә синтаксисы шуның белән төгәлләнәме?
- Юк. Катлаулы кушма җөмләләр бар.
- Катлаулы кушма җөмләнең нинди төрләре бар? Ул кимендә ничә җөмләдән тора?
- Катлаулы кушма җөмлә кимендә өч җөмләдән тора.
- Ул күп тезмәле катлаулы кушма җөмләгә, күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә,катнаш кушма җөмләләргә бүленә.
- Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә дип нинди җөмлә атала?
- Гади җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән 3 һәм аннан да күбрәк җөмләдән торган җөмлә күп тезмәле кушма җөмлә дип атала.
- Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә үз эчендә нинди төрләргә бүленә?
- Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- Бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
- Катнаш кушма җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?
- Составында тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән җөмләләре булган катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип атала.
II. Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
Укучылар белемнәрне искә төшердек, ә хәзер белемнәрне куллана белүегезне тикшерик.Мин сезгә Б.Д.И. өчен төзелгән текст тәкъдим итәм, сез компьютерда В вариантын тиз генә үтәрсез. .(текст тәкъдим ителә).-Укучылар текст буенча В вариантын компьютерда үтиләр. Сораулар һәр укучыга индивидуаль рәвештә сайлана.Җавапларның дөреслеге укытучы компьютерында тикшерелә, чөнки җаваплар шунда килә.(биредә берничә вариант кына тәкъдим ителә).
Кадерлеләрнең кадерлесе
1. Кеше олыгая, җитлегә барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. 2. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә. 3. Тирә – якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! 4. Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки анда укытучы тәрбияләгән кешеләр эшли. 5. Шуңа укытучы – һәркемнең күңел түрендә.6. Укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. 7. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. 8. Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.
9. Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. 10. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар. 11. Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый. 12. Мәсьәләне алай куярга ярамый. 13. Мәктәптә укытучың сиңа аны төшендерәчәк. (Журналист язмалары) (109 сүз).
I-вариант
В варианты
В.1. Беренче җөмләгә билгеләмә бирегез.
В.2.Икенче җөмләдән исемнәрне язып алыгыз.
В.3.Аерымланган хәле булган җөмләләрнең номерларын кәрсәтегез.
В.4.Кушма җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.
В.5.Инкяр җөмләне күрсәтегез.
II-вариант
В.1. Дүртенче җөмләгә билгеләмә бирегез.
В.2 Өченче җөмләдән исемнәрне язып алыгыз.
В.3.Аерымланган хәле булган җөмләләрнең номерларын кәрсәтегез.
В.4.Гади җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.
В.5.Инкяр җөмләне күрсәтегез.
III-вариант
В.1. Алтынчы җөмләгә билгеләмә бирегез.
В.2 Икенче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.
В.3.Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрнең номерларын кәрсәтегез.
В.4.Кушма җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.
В.5.Тойгылы җөмләне күрсәтегез.
IV-вариант
В.1. Унберенче җөмләгә билгеләмә бирегез.
В.2 Икенче җөмләдән фигыльләрне язып алыгыз.
В.3.Аерымланган кисәкләре булган җөмләләрнең номерларын кәрсәтегез.
В.4.Кушма җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.
В.5.Тойгылы җөмләне күрсәтегез.
- Хәзер тактада ,бергәләп ,текстта бирелгән берничә (1,4,6,11) кушма җөмләне тикшерәбез.
- Бер укучы такта янына чыга һәм тактада түбәндәге җөмләгә тулы синтаксик анализ ясала.
Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки анда укытучы тәрбияләгән кешеләр эшли.(Бу аналитик иярченле кушма җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә аналитик бәйләүче чара – чөнки ияртүче теркәгече ярдәмендә ияргән.Беренче җөмлә хикәя,җәенке,тулы,ике составлы, раслау,тиңдәш кисәксез, аерымланган кисәксез гади җөмлә. Икенче җөмлә хикәя,җәенке,тулы,ике составлы,раслау,тиңдәш кисәксез, аерымланган кисәксез гади җөмлә.Кушма җөмләдәге сүзләр сүз төркемнәре ягыннан да тикшерелә.)
- Хәзер инде текстка мөрәҗәгать итәбез һәм текстта күтәрелгән төп проблеманы һәм автор фикерен табабыз.
- Автор бу өзектә укытучы һөнәренең кеше тормышындагы әһәмияте проблемасын күтәрә;
- Укытучының үз һөнәренә җаваплылыгы мөнәсәбәте;
- Җәмгыятьтә кешеләрнең укытучыга мөнәсәбәте;
- Һәрбер кешенең һөнәре булырга тиешлеге ,һәм һәр кешенең үз һөнәренә мөнәсәбәте проблемалары күтәрелә.
- Укытучыларга һәм хезмәткә мөнәсәбәт.
- Укучылар, автор фикерен белдергән җөмләләрне табыйк әле.
- Һәр кешенең үз һөнәре булырга тиеш һәм тормышта һәр һөнәрнең дә кирәклеге автор фикере булып тора.
- Бу җөмләләрне тексттан табарга кирәк.
- Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки анда укытучы тәрбияләгән кешеләр эшли. Шуңа укытучы – һәркемнең күңел түрендә.
- Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.
- Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар. Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый.
- Укучылар әлеге проблема тагын кайсы язучылар иҗатында чагылыш таба?
- Фәнис Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.
- Чыңгыз Айтматов “Беренче мөгаллим”.
- Туфан Миңнуллин“Үзебез сайлаган язмыш”.
- Мөхәммәт Мәһдиев “Фронтовиклар”, “Без кырык беренче ел балалары”.
- Рус әдәбиятында?
- Фазыл Искандэр “Прометей”.
- Валентин Распутин “Учитель французского”.
- Бу проблема бүгенге көндә тормышта әһәмиятлеме?
- Әһәмиятле.Бүгенге көндә укытучыларга мөнәсәбәт бик түбән дәрәҗәдә.Аның хезмәтенә бәя бик тәбән.Кешеләрнең күбесе укытучыны гаепләргә генә әзер,ә аның хезмәтенең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеге турында уйлап та карамыйлар,минемчә.
- Бүгенге көн җәмгыятьтә укытучы һөнәренә булган мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә. Шуңа күрә 2010 нчы ел “Укытучы елы” дип игълан ителгән иде.Шуннан соң укытучыларның хезмәт хакы күтәрелде. Укытучылар өчен төрле гранлар барлыкка килде.
-Бу проблема бөтен кешеләрне борчый,ул бик әһәмиятле.Хөкүмәтебезне дә бу бик борчый,тикмәгә генә 2010нчы ел Укытучы елы дип игълан ителмәде бит.
- Укытучыларга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде,аларның эш шартлары яхшырды, хезмәт хаклары күтәрелде дип өметләнәбез.
- Хөкүмәтебез бу проблеманы хәл итү өлкәсендә эш алып бара.
- Кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, аның үз укытучысы булган һәм шушы укытучы аны укырга, язарга өйрәткән, белем биргән.
- Хөрмәткә лаек кешенең дә үзе хөрмәт итә торган кешесе бар: бу-укытучы.
- Укытучыларга мөнәсәбәт үзгәрер дип уйлыйсызмы?
- Бу елдан укытучыга мөнәсәбәт үзгәрер дип уйлыйбыз.
- Тексттагы автор фикере белән килешәсезме? Үз фикерләрегезне дәлилләгез.
- Тексттагы автор фикере белән мин тулысынча килешәм,укытучыдан башка бер генә профессия дә була алмый, чөнки һәр кешене тормышка укытучы әзерли, аңа укытучы белем бирә.
- Укучы мәктәптә дә югары уку йортында да укытучылардан белем ала
- Мәктәптә укытучың сине тормышка әзерли,тормышны танып белергә өйрәтә.
- Без бүген дәрестә укытучы һөнәре турында сөйләштек .Өйдә шул турыда язып килерсез.
Укучылар, без бүген кушма җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатладык һәм укытучы һөнәренә багышланган текст өстендә эшләдек.Хәзер исә бу эшне язма формада дәвам итәбез.Үз фикерләрегезне ,дәрестә без текст өстендә нинди тәртиптә эшләсәк,шул тәртиптә язарсыз:
текстта күтәрелгән төп проблемаларны табу һәм билгеләү;
автор фикерен белдергән җөмләләр өстендә эш;
әлеге проблема тагын кайсы язучылар иҗатында чагылыш таба ?Шуны
ачыклау;
бу проблеманың бүгенге көндә тормышта әһәмияте;
тексттагы автор фикере белән килешәсезме?(Үз фикерләрегезне дәлилләгез.)
Кадерлеләрнең кадерлесе.