Максат: юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: сәхнәгә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!”дип язып эленгән, зал юл хәрәкәтенә багышланган стендлар белән бизәлгән, ә залдагы урындык араларына светофор һәм юл билгеләре утыртып куелган.
Катнашучылар: Айсылу, Айрат, 4 бала, ЮХИДИ хезмәткәре, шәфкать туташы, Шәвәли, “автобус”, “трактор”.
Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелә. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелә. Төп герой урынында һәрбер бала була алганга күрә, тема укучылар күңеленә якын, таныш. Һәм бу балалар иртәсе үзенең тәрбияви максатын тормышка ашыра.
Барышы
Айсылу: Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүгенге балалар иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә багышлыйбыз. Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.
(Залга велосипедка утырган яки “велосипед руле” тоткан Айрат килеп керә. Ул “урамнар аша” үтә, “светофорның” кызыл утына бара, юл билгеләренә игътибар итми, зур тизлек белән сәхнәгә уза)
Айсылу: Айрат! Син минем күз алдымда гына да әллә ничә юл йөрү кагыйдәсен боздың! Я үзең бәла-казага юлыгасың инде, я башкаларга зыян салырсың!
Айрат: Туйдырдың инде, Айсылу, шул юл йөрү кагыйдәләрең белән!
Айсылу: Мин бит синең өчен борчылам. Күпме өйрәтергә тырышам, бөтенесе бушка.
Айрат: Айсылу! Безнең авылда бер генә дә юл билгесе юк бит. Шуңа күрә миңа кагыйдәләре дә кирәкми.
Айсылу: Юл билгеләре булмаса да, һәр кеше юлда үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен беләргә тиеш. Менә аларның берничәсе: әгәр велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә. Ә син бөтен авыл буйлап чабасың. Юлны аркылы чыкканда, велосипедтан төшеп, аны тотып чыгарга кирәк.
Менә бу билгеләр сиңа танышмы?
Велосипед юлы белән кисешү
Велосипедларда хәрәкәт итү тыела
Велосипед юлы
Айрат (кул селтәп): Әй, исем китми, әле бернәрсә дә булганы юк, моннан соң да булмас. Мин бик оста җилдерәм, үскәч, шофер булам.
(Велосипедына утырып кузгала һәм “автобус” булып киенгән бала белән бәрелешә язып чыгып китә)
“Автобус”: Кара инде, нинди игътибарсыз бала! Шундыйлар аркасында күпме авария була! (чыгып китә)
Җыр “Шофер буласым килә”. Э. Шәрифуллина сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе.
Айсылу: Әйе, Айрат дөрес әйтә, безнең авыл җирендә бер генә дә юл билгесе юк. Бәлки аларны куйсалар, иң шук малайлар да аларга игътибар итәрләр иде. Шулай да юл йөрүнең куркыныч икәнлеген аңлаучылар бар. Алар минем дусларым. Менә алар:
1нче укучы: Юлда булсаң, уяу бул!
2нче укучы: Юлда да акыл кирәк.
3нче укучы: Бер алдыңа, биш артыңа кара.
4нче укучы: Акрын барсаң, ераграк булырсың.
1нче укучы:
Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәркемгә дә,
Кайда йөрсә дә кирәк.
2нче укучы:
Юл аша чыкканда,
Кирәк сак булырга.
Башта сулга карарга,
Аннан карарга уңга.
3нче укучы:
Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска.
Апа өйрәтә инде,
Бик нык кисәтә инде.
4нче укучы:
Гали, Вәли, Шәвәли
Яхшы уен тапканнар.
Машина юлына чыгып,
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар,малайлар,
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмәгез!
(Шулвакыт сәхнәгә велосипедка утырып Айрат чыга һәм каршы килүче “трактор” “астына килеп керә”. Куркыныч тавыш ишетелә. Айрат идәндә ята, янына балалар җыела, шәфкать туташы ярдәм күрсәтә).
Җыр: “Мактанчык үрдәк” М.Разов сүзләре, В.Агапов көе
(Аягы, кулы бинт белән чорналган Айрат уртада урындыкта утыра, тирә-ягында балалар басып торалар)
ЮХИДИ хезмәткәре:
Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки бик күп балалар
Юл кагыйдәсен боза.
Айрат:
Җилдәй җитез бара идем
Алга да карамыйча.
Килеп чыкты бер трактор
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп тә екты:
Бер читкә тәгәрәдем.
Зур бәладан котылдым дип
Бик озак өнсез тордым.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, чынлап та, бик кирәк икән шул.
Балалар (бергә):
Урамда йөрү
Күңелле бигрәк!
Урамда йөри
Белергә кирәк!
Айсылу: Дуслар, хәзер Шәвәлине тыңлап карыйк әле.
Шәвәли: Исәнмесез, балалар! Сез мине беләсезме? Мин дә сезне беләм. Сез дә минем кебек үк шук малайлар һәм кызлар. Хәзер мин сезгә күңелле сораулар бирәм, ләкин сез игътибарлы булыгыз, мин шулай сезнең белемнәрегезне тикшерәм.
1. Юл аша чыкканда ничек карарга?
- Башта уңга, аннан сулга;
- Башта сулга, аннан уңга;
- Күзләрне йомып, чабарга.
2. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?
- автомагистральләрдән;
- тимер юллардан;
- тротуарлардан.
3. Тротуар булмаган урында юлдан ничек барырга?
- Хәрәкәткә каршы;
- Хәрәкәт уңаена;
- Юл уртасыннан.
4. Юл хәрәкәтен көйләүче кем дип атала?
- Инженер;
- Инспектор;
- Энергетик.
5. Җәмәгать транспортында билет сатучы кем дип атала?
- Кондуктор;
- Директор;
- Кондитер.
6. Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче ничек атала?
- “Карга”;
- “Куян”;
- “Кунак”.
Шәвәли: Рәхмәт, дуслар. Сез дөрес җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.
Айсылу: Шәвәли әле безгә бүләккә шигырьләр дә алып килгән. Айрат, юл йөрү кагыйдәләрен белү бик әһәмиятле. Әгәр шулай булмаса, бу шигырьләр иҗат та ителмәгән булырлар иде. Тыңлыйк әле.
1 нче укучы: Ш.Галиев “Ялгыш адым”.
Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып.
Уйлагандыр – егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан...
Калган ялгыш адымда –
Ялгыш баскан аягы;
Сакланып кына атлый –
Хәзер култык таягы...
2нче укучы: М.Фәйзуллина “Урам аркылы чыкканда”.
Урам аркылы чыкканда
Элек карыйбыз сулга.
Урам уртасына җиткәч,
Туктап карыйбыз уңга.
Шулай итеп, җайлап кына
Чыгабыз урам аша.
Аннан-моннан бу тәртипне
Аңлый алмый саташа.
Ул башта сул якка түгел,
Уң якка карап ала...
Урам уртасына җиткәч,
Карый сул якка таба.
Айсылу: Минем дә үзем иҗат иткән бер шигырем бар. “Юл кагыйдәләре” дип атала.
Юлларда машиналар күп,
Барысы да ашыга.
Уйнап түгел, ялгыш кына,
Чыга күрмә каршына!
Узып китәләр выж да выж
Һәммәсенә тиз кирәк.
Тик арада кагыйдәне
Үтәүчеләр бик сирәк.
Һәлакәтләр булмас иде,
Шоферлар уяу булса,
Юл кагыйдәләрен барысы
Төп-төгәл үтәп торса.
(“Автобус” килеп керә)
“Автобус”: Балалар, әллә оныттыгыз дамы? Мин бит бүген сезне сәяхәткә алып барам. Әйдәгез, утырыгыз! Ләкин мин Айратны утыртырга теләмим. Чөнки ул бик игътибарсыз, җавапсыз, юлда йөрү кагыйдәләрен белми. Мөгаен, пассажирлар өчен кагыйдәләрне дә белмидер әле.
(Айрат оялып, йөзен каплый)
Айсылу: Дустыбыз, Автобус! Зинһар өчен, үзебез белән Айратны да алыйк инде. Ул үзенең ялгышын аңлады һәм бүгеннән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башлаячак. Ә хәзер без аңа пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне аңлатабыз.
1нче укучы: Пассажирлар тиеш:
– Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга;
– Куркынычсызлык каешларын эләктерергә;
2нче укучы: Пассажирларга тыела:
– Хәрәкәт вакытында урыныннан торып йөрү;
– Хәрәкәт вакытында йөртүчегә комачаулау;
– Хәрәкәт вакытында транспорт чарасының ишекләрен ачу;
– Кычкырып сөйләшү; музыка тыңлау; һ.б.
3нче укучы: Ш.Галиев”Автобуста”
Әби аяк өсте кайта,
Аяклары авырта.
Букчалары кулын тарта –
Киләдер бик авырга...
Малайга да җиңел түгел
Гел утырып барырга...
Йөз кат күргән урамнарны
Күз алдыннан үткәреп,
Күрмәмешкә салыша ул,
Тәрәзәгә текәлеп,
Кыбырсып кайта юл буе,
Кызарынып, үртәнеп...
Муены авыртып бетте,
Тәмам арыды үзе,
Тик барыбер бирешмәде,
Читен булса да түзде...
4нче укучы: В.Казыйханов “Вөҗдан газабы”
Боргалана-сыргалана
Йоклап китәлми Ләлә.
Әнисе дә сизеп алды:
“Авырыйсыңмы әллә?”
“Юк”, – дигән булды да кызый,
Бер мәлгә туктап калды.
Күзен яшерде юрганга,
Авыр итеп тын алды.
“Әйткәч әйтим, әни, – диде, –
Бүген мин трамвайда
Урынымны бирмәдем, ди,
Басып торган бабайга.
Ышан, әни, мондый хәлләр
Башкача кабатланмас”.
“Хатаңны аңлагач,кызым,
Вөҗданың газапламас”.
1нче укучы: Менә шундый оят хәлдә калмагыз, дуслар!
Айсылу: Без барысын да аңладык. Ә хәзер утырышыйк.
Шәһәрдә дә, авылда,
Болында да, урманда,
Һәм, әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби-бабай,
Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!
Балалар (барысы):
Онытма син,
Беркайчан син
Юл йөрү
Кагыйдәсен!
Айрат:
Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була –
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Шаярып, көлеп була,
Күп нәрсә белеп була –
Дусларың гына булсын!
Рәхмәт, дусларым, сезгә,
Хәерле юллар безгә!