Тема урока: "Глагол прошедшего неопределенного времени". 6-й класс

Разделы: Русский язык

Класс: 6


Цель данного урока:

  • Организовать  деятельность детей по закреплению знаний.
  • Способствовать развитию умения распознавать  глаголы прошедшего времени.
  • Обогащать словарный запас учащихся через использование устного народного творчества.
  • иностранному языку.

Тема:  Билгесез уткән заман хикәя фигыль.

Максат:

  • Билгесез уткән заман хикәя фигыльне ныгыту.
  • Сөйләмдә актив куллануга ирешү.
  • Дөрес язу күнекмәләре булдыру.
  • Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту, ике телдә дә әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү.

Җиһазлау:

  • Интерактив  такта.
  • Билгесез уткән заман хикәя фигыль таблицасы.

Дәреснең  барышы:

 I Слайд     Дәреснең  темасы. (Приложение 1)
 
Исәнләшү.
Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Дәрес планын әйтеп китү.

 II Слайд     Билгесез үткән заман хикәя фигыль кагыйдәcе

III Слайд    Бирелгән фигыльләргә билгесез үткән заман кушымчаларын куегыз.

Чык                                  Бел
Тот                                 Тарт
Көл                                   Үс
Чакыр                             Оша
Шатлан                         Утырт
Сөйләш                          Йөз

IV Слайд      Дөрес язылган фигыльләр

Чыккан                                   Белгән
Тоткан                                  Тарткан
Көлгән                                    Үскән
Чакырган                              Ошаган
Шатланган                          Утырткан
Сөйләшкән                           Йөзгән

V Слайд            Бирелгән  рәсемнәргә фигыльләр уйлап әйтегез.

VI Слайд          Билгесез үткән заман хикәя фигыль сез үзегез күрмәгән вакыйгалар  турында   сөйли. Ул форма күбрәк  әкиятләрдә  кулланыла.
Әйдәгез рус  халык  әкиятен  искә төшерик  әле. Ул әкият нәрсә турында? Анда кемнәр бар?

VII Слайд          Рәсемнәргә карап җөмләләр әйтәбез.
                                        
VIII Слайд         Физкультминут:     Мультфильм.

IX Слайд           Ә хәзер тиешле сүзләрне куеп әкиятне язабыз.

Әби белән бабай яшәгән. Бабай шалкан утырткан. Кыз шалканга  су сипкән. Шалкан  зур үскән. Бабай шалканны тарткан, тарткан – шалкан чыкмаган. Ул әбине чакырган. Әби белән бабай  шалканны тартканнар, тартканнар шалкан чыкмаган. Әби Кызны чакырган. Тартканнар, тартканнар- шалкан  чыкмаган. Кыз Акбайны чакырган. Тартканнар, тартканнар – шалкан чыкмаган. Акбай  песине чакырган. Бабай, әби, Кыз, Акбай, песи, шалканны тартканнар, тартканнар – шалкан чыкмаган. Песи  тычканны чакырган. Барсы да тартканнар, тартканнар тартып  чыгарганнар.

X Слайд            Нокталар урнына тиешле  хәрефләрне куеп,  сорауларны дөрес итеп язарга кирәк.  

XI Слайд          Сорауларга җавап бирегез

  • Кемнәр яшәгән?
  • Бабай нәрсә утырткан?
  • Шалканга кем су сипкән?
  • Шалкан ничек үскән?
  • Шалканны кемнәр тарткан?
  • Шалканны кемнәр тартып  чыгарган?

XII Слайд        Сорауларга  дөрес  җаваплар.
 
1. Әби белән бабай яшәгән.
2. Бабай  шалкан  утырткан.
3. Шалканга кыз су сипкән.
4. Шалкан зур үскән.
5. Шалканны  бабай, әби, кыз, Акбай, песи, тычкан  тарткан.
6. Шалканны  барсы бергә  тартып  чыгарган.

 XIII Слайд  Йомгаклау:  

Бу  дәрестә без билгесез үткән  заман хикәя фигыльләрне  дөрес  язу һәм уку күнекмәләрен үзләштердек. Рус халык  әкияте “Шалкан” ны  искә төшердек  һәм аны татарча  сөйләдек. Дәрестә актив катнашкан  укучыларга билгеләр куябыз. Өй эше берничә вариантта бирелә.

 XIV Слайд    Өй эше:

  1. Кагыйдәне  истә калдырырга  һәм  яңа сүзләрне  өйрәнергә.
  2. Яңа сүзләрне  билгесез үткән заманда  кулланып  җөмләләр язарга.
  3. Ирекле  темага  әкият язарга.