Цель:
- формирование у детей таких качеств, как доброта, забота, любовь к мамам;
- развитие активности, самостоятельности и творческих способностей;
Максат: укучыларда әниләргә карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү, игътибарлы, киң күңелле булырга өйрәтү, активлыкларын, иҗади сәләтләрен үстерү;
Плакатлар:
1. “Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез – бәхет, хатын-кызсыз мәхәббәт юк, ә АНАСЫЗ шагыйрь дә, герой да була алмый. Дөньяның барлык шатлыгы – АНАЛАРДАН!” (Максим Горький)
2. “Ана –
Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – АНА булуда!.. “ (Һади Такташ)
Җиһазлау:
– “Әнием – энҗе бөртегем” (әниләр фотографияләре белән газета);
– “Әнием теләкләре” җырының аудиоязмасы;
– җыр сүзләре язылган текстлар;
– бүләк өчен чәчәкләр;
– конкурслар өчен атрибутлар;
Зал бәйрәмчә бизәлгән.
Стенада плакатлар, әниләрнең фотографияләре белән стендлар эленгән.
Акрын гына “Әнием теләкләре” җыры (бишек җыры, Фәридә-Алсу дуэты башкара)
яңгырый:
Алып баручы: Хәерле кон, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, дәү әниләребез! Ихлас күңелдән сезнең барыгызны да бүгенге зур бәйрәм – Аналар коне белән котлыйбыз! Һәрвакыт шат күңелле, сау-сәламәт, бәхетле булуыгызны телибез! Бүгенге кичәбез сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!
Балалар “Җырлыйм әнием турында” – Г. Зәйнәшева сүз., Ф. Әхмәдиев муз.)җырын башкаралар.
1-укучы: Әни, әнием, әнкәй..... Нинди йомшак, ягымлы, җылы бу сүзләр! Берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше ул Әни!
2-укучы:
Ана булу – изгелекнең таҗы,
Доньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса кичерә.
Турылыклы калыйк гомер буе
АНА дигән күркәм кешегә!
3-укучы:
Ана –
Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – АНА булуда!..
Алып баручы: Ана! Чынлап та, ничек горур яңгырый бу сүз! Халыкта анага
багышланган бик күп әйтемнәр, мәкальләр бар. Әйдәгез әле, кадерле әниләребез,
шул акыллы сүзләрне искә төшереп алыйк әле!
Укучылар башлый, ә сез дәвам итегез.
(Дөрес җавап бирүчегә жетон бирелә)
– Ана күңеле – балада, ... (бала күңеле далада).
– Оҗмах ... (әниләр аяк астында).
– Ана кулы тигән җир... (тәмугта янмас).
– Ана – .... (шәфкать диңгезе).
– Яктылык – кояш янында, ... (яхшылык – ана янында).
– Өйнең яме ... (ана белән).
– Үз анасын зурлаган... (кеше анасын хурламас).
– Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ... (тыңламаган әрәм булган)
4-укучы:
Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй,
Тойыйм кулларыңның җылысын.
Изге йөрәгеңә сыйдыргансың
Мәхәббәтнең иң-иң олысын.
Күңел кошым көн-төн сайраса да,
Син һәрвакыт әзер тыңларга.
Җанымдагы телсез сагышларым
Ярый син бар, сүзсез аңларга. (С. Әхмәтҗанова)
(“Әниемнең җылы кочагы” җыры – М. Мазунов муз.,Ә. Бакиров сүз.)
5-укучы:
Әнкәй, мине нинди көйләр
Көйләп тирбәттең икән?
Күңелемне моңланырга
Ничек өйрәттең икән?
Син иң озын җырларыңны
Миңа җырлагансыңдыр,
Көйләреңне төннәр буе
Миңа юллагансыңдыр.
6-укучы:
Мин әле дә, Әнкәй, синең
Моңнарыңа елышам,
Асыл бишек җырларыңны
Хәтерләргә тырышам.
Искә төшерче шуларны –
Җаның моңга тулы ла!
Ул җырларың кирәк миңа
Җырлар өчен улыма,
Җырлар өчен кызыма! (Р.Миңнуллин)
Алып баручы: Кадерле әниләребез, нинди бишек җырлары көйләп йоклата идегез бәбиләрегезне, искә төшереп китик әле?
(Бишек җырлары җырлана)
7-укучы:
Ана, ана! Син куш йөрәкледер!
Кәүсәр кунган синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен донья ямьгә күмелә.
Алып баручы: Әни! Дөньяда һәр бала өчен иң аңлаешлы сүз ул! Иң авыр
вакытларда без кемгә сыенабыз?
– Әниләргә! (хор белән)
Алып баручы: Безнең өчен ут йотып яшәүче кем?
– Әни! (хор белән)
Алып баручы: Ярдәм сорап кемгә киләбез?
– Әниләргә! (хор белән)
Алып баручы: Иң йомшак, иң назлы куллар кемнеке?
– Әнинеке! (хор белән)
Алып баручы: Иң миһербанлы, иң сизгер йөрәк кемдә?
– Әниләрдә! (хор белән)
Алып баручы: Әйе, 5 яшьтә дә, 50 яшьтә дә Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң матур, иң назлы кеше! Әйдәгез, әниләрегезгә иң матур, иң ягымлы сүзләрегезне әйтегез әле, балалар!
(Берничә укучы, hәр адым саен бер ягымлы сүз әйтеп, әниләре каршына баралар, аларны кочаклап үбәләр/)
8-укучы:
Әнием, кадерлем!
Син – энҗе бөртегем!
Син – хөрмә җимешем,
Син – йөрәк тибешем!
9-укучы:
Әнием, әнием,
Кадерлем син минем!
Мин сине яратып,
Иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын!
Алып баручы:
Әйе, тормышта үз коннәрен үзләре күрсен өчен, һәр әни баласын эшкә өйрәтә,
киңәшләрен бирә.
Әйдәгез әле, укучылар, әниләр белән ярышып, һөнәрләрегезне күрсәтеп алыгыз әле!
1нче ярыш “Төймә тагу” дип атала.
(3 әни, 3 малай картоннан киселгән 20 см диаметрлы төймәне тиз hәм яхшы итеп тегәргә тиеш )
Алып баручы: 2нче ярышыбыз “Чәчтарашлар” дип атала.
(3 әни, 3 кыз 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк заколкалар кулланып, матур прическа ясарга тиеш)
Алып баручы: Ниһаять, 3нче ярышыбызга чират җитте! Бу ярышта барыбыз да катнашабыз, әниләр командасы – бер якка, укучылар командасы 2-якка тезелә һәм “Күбәләгем” – (халык җырын) төрле репертуарда башкаралар.
(җырны командалар –
1) дуңгыз балалары төркеме
2) сыерлар капелласы
3) тавыклар вокаль ансамбле
4) мәчеләр хоры булып башкарырга тиешләр)
10-укучы:
Дөньяда иң акыллы,
Иң уңган – безнең әни.
Менә шуңа синең яннан
Бер дә китәсе килми.
Зәңгәр күктә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көлеп кенә торсын!
11-укучы:
Безне назлап үстергәнгә,
– Әниләр, рәхмәт сезгә! (бергә)
11-укучы:
Һәрвакыт эшчән булганга,
– Әниләр, рәхмәт сезгә! (бергә)
11-укучы:
Һәрвакыт тырыш булганга,
– Әниләр, рәхмәт сезгә! (бергә)
Алып баручы:
“Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез – бәхет, хатын-кызсыз – мәхәббәт юк, ә АНАСЫЗ шагыйрь дә, герой да була алмый. Дөньяның барлык шатлыгы – АНАЛАРДАН!” – дигән бөек язучы М.Горький. Әйе, балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы! Кешелеклелек , тырышылык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша бирелә. Кешедә булган бөтен гүзәллек әниләрдән килә! Исән-сау булыгыз, балаларыгызның игелеген күреп, озак яшәгез, бәхетле булыгыз, кадерле әниләр!!!
12-укучы:
Ана безне тудырган,
Ана безне үстергән.
Ана сөте гомерлеккә
Җитә торган көч биргән.
3-укучы:
Авырсаң да, янда тора ул,
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый, саклый.
14-укучы:
Җиңеләйткән кебек әнкәй
Безнең һәрбер сулышны,
Өлкән яшькә җиткәндә дә
Без әнигә бурычлы.
(“Әни кирәк” җыры башкарыла – Р. Миңнуллин сүзләре, М. Шәмсетдинова
музыкасы.)
Укучылар әниләргә чәчәкләр бүләк итәләр, өстәл янына бәйрәм чәенә чакыралар.