Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе

Разделы: Иностранные языки


Максат:

  1. Язучы биографиясе белән таныштыру һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
  2. «Яз башы» хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
  3. Язучы иҗатына мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: Дәреслек, Г.Ибраһимовның портреты, китаплар күргәзмәсе, презентация, методик ярдщмлек.

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту.

Дәрес барышы

1. Оештыру.

Уңай психологик хәләт булдыру.

2. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

Укучылар, мин сезгә кошлар турында 3 мәкаль язып килергә дип әйткән идем.

Мәкальләрне укыту.

1 нче слайдны күрсәтү

  1. Кош сайравыннан билгеле.
  2. Аккош ялгыз яшәмәс.
  3. Бөркетнең канаты очканда ныгый.
  4. Карга килсә, кар китәр.
  5. Карлыгач сандугачка иярә алмас.
  6. Торна торган суына кайта.
  7. Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый.

Укучылар, кошлар кайсы ел фасылында кире безнең якларга кайталар? (Яз.)

2 нче слайдны күрсәтү

Әйе. Яз. Елның бик матур фасылы. Яз темасына бик күп язучылар үзләренең матур әсәрләрен язганнар.

Бүген без сезнең белән шундый күренекле язучыларның берсе Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы белән танышырбыз. Аның «Яз башы» әсәренә күзәтү ясарбыз. 3-4 нче слайдны күрсәтү

3. Яңа тема.

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китик әле. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле! 5-6 нчы слайдны күрсәтү

«Ибраһимов!

Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе.» (Р.Гатауллин)

«Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.» (С. Ариш)

«Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.» (С.Вурун)

«Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала.» (П.С.Коган)

«Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр... Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде.» (Б.Кербабаев)

Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы? (Укымышлы, белемле, һ.б.)

Бик тә кызыксынган укучыларга «Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр» дигән китапларны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.

Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз. (Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле, һ.б.)

Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлылык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның тормыш юлын сөйләп үтәм.

7 нче слайдны күрсәтү

Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. 1887 елның 12 мартында элекке мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Галимҗан башта үзенең туган авылы Солтанморатта укый, 3 класслы  башлангыч рус мәктәбенә дә йөри. Бер елны Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка алып китә. Анда баргач, Галимҗанны кадим мәдрәсәгә – Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала.

8-9 нчы слайдны күрсәтү

Әти-әнисе турында болай ди: «... Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады.... Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде...»

«Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте...»

Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала:

«Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?» Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә, җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.

10 нчы слайдны күрсәтү

Кем генә гашыйк түгел икән табигатькә?!

Җәй көне бөтенегезнең җиләк җыйганы, балык тотканы булгандыр. Кармакка балыкларның төрлесе каба.

Физкультурная минутка. 11 нче слайдны күрсәтү

Бүгенге дәрестә без сезнең белән балык тотучы малайлар турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – «Яз башы». 12 нче слайдны күрсәтү

Сүзлек белән эш. 13 нче слайдны күрсәтү

Әсәрне укыр алдыннан аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик әле.

  • Бөркү – тынчу.
  • Мурда – балык тоту өчен җайланма.
  • Тарткалаштык – бәхәсләштек.
  • Тирә-як күркен – тирә-як матурлыгын, гүзәллеген.
  • Тубал – җиләк җыю өчен үрелгән савыт.
  • Әлсерәгән – йончыган, хәлсезләнгән.
  • Кечек – кечкенә.
  • Акланнар арасында – ачыклык, алан.
  • Кабалану – ашыгу.

- Әсәрне чылбыр рәвешендә укыйбыз.

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Укучылар, әсәрдә нинди геройлар очрады? (Апрай, Ибрай, Салих, һ.б.)
- Әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Салих.)
- Әсәр нәрсә белән башланып китә? (Малайларның очрашуы белән.)
- Малайлар нинди уеннар уйныйлар? (Туп, кыекбаш, ат-ат.)
- Ә сез нинди уеннар беләсез? (Жаваплар.)
- Салих ни өчен табигать кочагына ашкына?
- Табигатьнең сихри матурлыгы сурәтләнгән урыннарны дөрес интонация белән укып бирегез әле.
- Хәзер бу укыган бүлеккә исем куеп карыйк. («Табигать кочагында».)

6. Йомгаклау.

- Укучылар, сезгә укылган бүлек ошадымы
- Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз.
- Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсы килә: 14 нче слайдны күрсәтү

«Галимҗан – бала җанлы кеше иде...
Моңа инаныр өчен аның әсәрләрен укып карау да җитә.
Аларны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.
Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул».

7. Билгеләр кую.

8. Өй эше.

Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.