Разработка урока по татарскому литературному чтению на тему "Мой родной край"

Разделы: Иностранные языки


Тема: Безнең туган илебез

Максат:

  • “Безнең туган илебез” хикәясе белән танышу.
  • Дөрес, аңлы уку күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру.
  • Туган илгә, торган җиргә хөрмәт тәрбияләү, аның турында күбрәк белергә теләк уяту.

Җиһазлау: компьютер, телевизор, Татарстан республикасы картасы, Казан һәм Әлмәт шәһәрләренең истәлекле урыннары төшерелгән видеоязма, плакатта туган ил, туган җир турында мәкальләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру

II. Актуальләштерү

“Мин яратам сине, Татарстан!”  (Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе) җырын тыңлау.

1) Балалар, бу җыр нәрсә турында?

2) Бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?

3) Әйе, балалар, туган ил, туган җир турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

4) Сезнең туган җирегез кайда?

5) Әйе, сезнең туган җирегез, торган нигезегез ул – Әлмәт шәһәре.

6) Әлмәт турында сөйләү (видеоязма карау).

 7) Сез җәй көннәрендә авылга кунакка кайтасыз. Ул авыллар да сезгә якын бит. Ни өчен алай икән ул?

8) Әйе, балалар, ул авылларда сезнең әти-әниләрегезнең туганнары, аларның әти-әниләре яши.

9) Сез нинди авылларга кайтасыз?

10) Сез яши торган шәһәр, кунакка кайта торган авыллар кайда урнашкан?

11) Балалар, әйдәгез әле Татарстан картасына күз салыйк . Менә ул безнең туган ил картасы.

      а) Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
      б) Татарстанда нинди елгалар ага?

Укучылар, без бәхетле халык. Безнең үз шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз, язучыларыбыз бар. Алар туган ил турында шигырьләр, хикәяләр язалар, рәсемнәр ясыйлар. Хәзер З. Туфайлованың “Туган ил” шигырен укыйбыз, өй эшен тикшерәбез. (2-3 укучыдан укыту)

12) Нәрсә соң ул туган ил? Шигырь сүзләре белән җавап бирегез әле.

III. Яңа тема өстендә эш

1. Безнең туган ил нинди ил ул? Бу сорауга “Безнең туган илебез” хикәясен укыгач белербез.

2. Текстны укытучы укый.

3. Компьютерда сүзлек өстендә эшләү. Сүзләрне уку, язу, җөмләләр төзү (саны юк, арпа, карабодай, ташкүмер, дөньяда, инеш).

4. Текстны укучылардан укыту.

5. Сорауларга җавап бирү.

      а) Туган илебез ничек дип атала?
      б) Аны ни өчен зур да, кечкенә дип тә була?
      в) Казан нинди шәһәр? (видеоязмадан Казанның истәлекле урыннарын карау)

6. Компьютерда  язылган мәкальләр белән танышу (укытучы мәкальләрне башлап укый, укучылар дәвам итә.)
      а) Ватан барыннан да газиз.
      б) Ватаны юк җырсыз сандугач.
      в) Иленнән аерылган, канаты каерылган
      г) Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
      д) Туган ил була бер генә,
      Туган илнең кадерен бел генә.

7. Физкультминут. Балалар “Яратам” 

(Эльмира Зиннәтуллина сүзләре, Земфира Вәлиева көе) җырына күнегүләр башкаралар.


1. Мин үсәм, үсәм, үсәм,
Кояш нурын яратам.
Кояш та мине сөя,
Юлларыма нур сибә.

2. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,
Туган телемне зурлыйм,
Туган җиремне зурлыйм,
Туган илемне зурлыйм.

IV. Ныгыту

Балалар, нәрсә соң ул туган ил, туган җир?

V. Рефлексия

Балалар, бүген дәрестә нәрсә белдегез?  Туган ил, туган җир турында сөйләгез әле.

VI. Өй эше

1. Текстны сәнгатьле укырга.
2.  Әлмәт турында кечкенә хикәя төзергә.