Тема: Туган авылым буйлап сәяхәт.
Максат: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;
тыңлап аңлау сәләтен ныгыту;
туган авылны ярата, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
Җиһазлау: магнитофон, проектор, компьютер.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
1. Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Үткәннәрне актуальләштерү. Карточкалар белән эшләү (тестлар).
Татарстан Республикасы
1. Татарстан аша ... зур елга ага.
а) 3; ә) 4; б) 5.
2. Татарстанда ... район бар.
а) 43; ә) 44; б)40.
3. Татарстанның мәйданы ... кв км.
а) 62 мең; ә) 65 мең; б) 68 мең..
4. Татарстанда ... якын кеше яши.
а) 2 млн; ә)4 млн; б) 5 млн.
5. Татарстанның Дәүләт флагы .. елда кабул ителде.
а) 1991 нче елда; ә) 1993 нче елда; б) 1994 нче елда.
6. Татарстанның Дәүләт гербы ... елда кабул ителде.
а) 1990 нчы елда; ә)1991 нче елда; б) 1992 нче елда.
7. Татарстанның Дәүләт гимны ... елда кабул ителде.
а) 1992 нче елда; ә) 1993 нче елда; б) 1994 нче елда.
8. Татарстанның Дәүләт гимнның авторы ... .
а) Салих Сәйдәшев; ә) Рөстәм Яхин; б) Александр Ключарев.
9. Татарстанның Конституциясе .. кабул ителде.
а) 1991 нче елда; ә) 1992 нче елда; б) 1993 нче елда.
II. I нче слайд.
Балалар, без сезнең белән "Татарстан - безнең Ватаныбыз" темасын үтәбез. Без сезнең белән Татарстан Республикасының Дәүләт символлары белән, Казан Кремле, Сөембикә манарасы белән таныштык.
II - V нче слайдлар.
Ә бүген без сезнең белән кече Ватаныбыз - үзебезнең туган ягыбыз Питрәч районы, Питрәч авылы турында фикер алышырбыз, белемнәребезне яңартырбыз, Мөхәммәт Садыйковның "Туган як" шигырен матур итеп укырга өйрәнербез. Шигырьнең сүзләренә Ильдар Газизуллин матур көй язган. Шул җырны тыңлап үтик.
VI нчы слайд.
Бу Питрәч районы картасы. Район 1930 нчы елның 10 нчы августында оештырылган. Районның мәйданы 1362 кв км. Халкы 27546, шуларның 57% татарлар, 40% - руслар, 3% - башка милләт кешеләре. 2010 нчы елда без районның 80 еллык юбилеен билгеләп үтәрбез.
VII нче слайд.
Бу Питрәч районының гербы. Аңа карап, без үзебезнең районны авыл хуҗалыгы районы дип әйтә алабыз.
VIII нче слайд.
Ә бу - безнең хакимият башлыгы Шәйхулла Галимулла улы Насыйбуллин. Хакимият башлыгы итеп 1998 нче елның декабрендә сайлана. Шәйхулла Галимуллович Салкын Чишмә авылында туып үскән. Ул авылларга газ үткәрү, төзелешне, терлекчелекне үстерү, юлларны төзекләндерү өчен зур өлеш кертте.
X нчы слайд.
Балалар, без бүген авыл буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Безнең Питрәч авылы нинди? Авылыбыз турында кем сөйләр икән? (Балаларның җаваплары.)
Әйе, балалар, авылыбыз бик зур, матур һәм бай. Шуңа күрә бүгенге дәрестә искә алыначак урыннарга гына тукталышлар ясарбыз.
XI нче слайд.
Бу - безнең маршрутыбыз.
I нче тукталыш: Балалар иҗат йорты.
XII нче слайд.
Балалар иҗат йорты 1997 нче елда ачылды. Аның ачылышына ТРның Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев килде.
- Балалар иҗат йорты нинди?
- Анда нәрсәләр бар?
- Сезнең сыйныфтан музыка мәктәбенә кем йөри?
- Сәнгать мәктәбенә йөрүчелә бармы?
- Китапханәгә еш йөрисезме? Нинди китаплар укырга яратасыз?
- Бию түгәрәгенә йөрисезме?
II нче тукталыш: Туган якны өйрәнү музее.
XIII нче слайд.
Безнең музейга нигез салучы дип туган якны өйрәнүче, укытучы Петр Яковлевич Козловны саныйбыз. Ул 60 нчы елларда Питрәч авылы, туган як тарихы, Питрәч урта мәктәбе буенча документлар, фотографияләр туплый. 80 нче елларда, П. Козлов үлгәннән соң, мәктәп музее яшәүдән туктый. Барлык экспонатлар - КПСС РК китапханәсенә күчерелә.
1986 нчы елда Питрәч музее төзелә. Аны иске мәктәп бинасында урнаштыралар. Мөдире итеп элеккеге укытучы Анна Лаврентьевна Ларина сайлана. Ул бөтен район буенча документлар, фотографияләр, көнкүреш әйберләре җыя. 1988 нче елның 8 нче маенда музейның хәзерге бинасы ачыла. Мөдире Воля Федоровна Ушанова була.
XIV - XVI нчы слайдлар.
Аның ярдәме белән музей фонды чүлмәк ясау тарихы материаллары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хезмәт ветераннары, фотодокументлары, декоратив - кулланма сәнгать предметлары белән тулылана. 1993 нче елдан музей Советлар Союзы Геройлары һәм башкаларның шәхси архив сакчысына әверелә.
1995 нче елда рус, татар, керәшен халкы коллекциясе туплана.
Бүгенгә музей фондында 6 меңнән артык предмет исәпләнә. Музейның мөдире - Елена Корябина.
III нче тукталыш: Батырларга куелган һәйкәл.
XVII, XVIII нче слайдлар.
Районнан 6785 кеше Бөек Ватан сугышына китте, шулардан 5685 кеше һәлак булды. 1100 кеше исән кайтты.
- Бу нәрсә? (Бу батырларга куелган һәйкәл.)
- Анда нәрсә эленгән? (Анда батырлар исемлеге эленгән.)
- Анда сезнең бабайларыгызның, әбиләрегезнең исеме язылганмы?
- Сез һәйкәл янына кайчан җыеласыз?
- Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була?
- Сез сугыш ветераннарына булышасызмы?
- Сез кемгә шефлык итәсез?
IV нче тукталыш: Мәктәп.
XIX нчы слайд.
- Балалар, мәктәп турында кем сөйләр икән?
Бу - безнең мәктәп. Безнең мәктәп дүрт катлы. Мәктәптә 487 укучы укый. Сыйныф бүлмәләре зур, матур, чиста. Безнең татар теле кабинеты өченче катта. Безнең рус төркемендә 18 укучы: 10 кыз, 8 малай. Без дус яшибез. Өч тел өйрәнәбез: рус, татар, инглиз телләре. Татар теле дәресләрендә без хикәяләр укыйбыз, диалоглар төзибез, күнегүләр эшлибез, җырлар җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез.
XX нче слайд. Дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз.
XXI нче слайд. Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз һәм матур итеп, хатасыз күчереп язабыз.
Менә шуның белән сәяхәтебез тәмам.
- Укучылар, без бүген кайларда булдык инде?
- Сәяхәтебез ничек исемләнгән иде?
Туган ягыбыз белән танышуны киләсе дәрестә дәвам итәрбез. Без туган ягыбызны яратабыз, аның белән горурланабыз. Аның турында күбрәк белергә тырышырбыз.
III. Өй эше:
I нче төркемгә - шигырьне ятларга;
II нче төркемгә - шигырьне сәнгатьле итеп укырга.
Билгеләр кую.