Урок-путешествие по теме "Наречие" по татарскому языку. 7-й класс

Разделы: Общепедагогические технологии, Конкурс «Презентация к уроку»

Класс: 7


Тема: ”Рәвешләр иле”нә сәяхәт.

Максат: Укучыларның рәвеш темасы буенча белемнәрен системалаштыру, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; рәвешләрнеүң сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.

Җиһазлау: Карточкалар, ромашка чәчәге, жетоннар, презентация.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Мин табигатьнең аклык, сафлык нурларын күңелегезгә иңүен телим. Менә шундый теләк – омтылышлар белән дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

-Хәзер мин сезгә сүзтезмәләр әйтәм , ә сез аларны бер сүз белән генә әйтергә тиеш буласыз. Кроссворд чишү.

  1. Бер дә туктап тормыйча.
  2. Чәчәк кебек.
  3. Венгр телендә сөйләшү.
  4. Күптән булган.
  5. Якында гына.

- Укучылар, без “Рәвеш” темасын үттек. Бүгенге дәрестә “Рәвешләр иле”нә сәяхәткә чыгарбыз. (слайд1) Сәяхәткә киткәнче, рәвеш буенча белемнәрне кабатлап китик. Терәк конспект буенча “Рәвеш” сүз төркеме турында сөйләрбез.(2-3 укучы сөйли) (слайд 2,3)

- Без әле рәвешнең иң мөһим грамматик билгесен әйтмәдек.

(слайд4) “Ачкыч”ярдәмендә бу вакланмаларның урыннарын алмаштырып, рәвешнең иң мөһим грамматик билгесен ачыклыйк.

- Рәвешләр морфологик яктан төрләнмиләр.(слайд5)

- Инде сәяхәткә чыгарга да озак калмады. Рәвеш сүз төркеменең билгеләмәсе килеп чыгарлык итеп , ромашка таҗларына җөмләләр язарга. (слайд6)

  1. Рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме.
  2. Рәвеш - эш яки хәлнең билгесен белдерә.
  3. Ничек? ни рәвешле? Кайчан? Кайда? кебек сорауларга җавап бирәләр.
  4. Морфологик яктан төрләнмиләр.
  5. Җөмләдә күп вакытта хәл булалар.
  6. Төркемнәргә бүленәләр.
  7. Рәвешләр ясалышлары буенча: тамыр, кушма, парлы, ясалма рәвешләр булалар.

- Укучылар, сәяхәтебезнең топографик картасына игътибар итик.

(слайд7)

- Беренче тукталыш “Семантик төркемчәләр “ тигезлеге.

Бирем: Мәкаль һәм әйтемнәрне язып алырга, рәвешләрне табып,

төркемчәләрен билгеләргә. Карточкалар белән эш.

Карточка

  1. Айның йөзе тулы булып күп тормас.
  2. Күренгән тау ерак булмас.
  3. Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
  4. Шәп аккан чишмәнең башы якын була.
  5. Яман гадәт тиз йога.
  6. Биек күтәрелгән егылудан курка.
  7. Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
  8. Бүген көләрсең, иртәгә еларсың.
  9. Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
  10. Көндез чыра яндырган, кичен көләрләр үзеңнән.
  11. Көпә-көндез чыра яндырмыйлар.
  12. Өстә булганны, аста көт.

- Икенче тукталыш “Рәвешләр ясалышы” елгасы.

Бирем: Укытучы рәвешләр әйтә, укучылар сигнал карточкалардан файдаланып, җавап бирәләр.

Т - тамыр р.

+ - кушма р.

Я - ясалма р.

П - парлы р.

(слайд8) Тиз, русча, яланаяк, ачыктан-ачык, җәен, акчалата, балдай, кинәт, бервакыт, көпә-көндез, яланөс, сирәк-мирәк, беркөн, күгәрчендәй, аз, көн-төн, юри, минемчә.

- “Кызыклы грамматика” шәһәренә килеп җиттек. Монда туктап, “Рәвеш” темасына караган сорауларга җаваплар эзләү.

Сораулар. (слайд9)

  1. Нинди балык ел фасылын белдерүче рәвешкә “адаш” булып йөри? (җәен )
  2. Нинди борынгы сугыш коралына “ү” хәрефен өстәп язсак, рәвеш табарбыз? ( җәя+ү )
  3. Әтиеңнең әтисе сиңа кем булганны бел дә, шул сүзнең беренче иҗегенә рус телендәге “мин” сүзен ялгап, рәвеш яса. (ба+я )
  4. ”Керән” сүзендәге хәрефләрнең урыннарын алыштырып, рәвеш яса. ( әкрен )
  5. Рәвеш килеп чыксын өчен, “заман” сүзендәге нинди хәреф белән алыштырырга кирәк? ( Һаман )
  6. Ә, е, и, з, к, н, р, т хәрефләрен генә кулланып, үзара антоним булган ике рәвеш ясарга. ( әкрен—тиз )
  7. ”Төн” һәм “кыска”сүзләренең антонимнарын белеп, шуларны кушып рәвеш яса. ( көнозын )
  8. Г.Тукай “Шүрәле” әкиятендә Кырлай урманнарында бер чиләк җиләк җыю тизлеген нинди рәвеш ярдәмендә тасвирлаган? ( күз ачып йомганчы )

- Менә без “Күз ачып йомганчы “ дигән урманга да килеп җиттек. Яшел урман аланында ял итеп алыйк. Рәвешләр кергән җырлар җырлыйк.

1. Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
(Г.Т.”Туган тел”)

2. Тау башына салынгандыр безнең авыл
бер чишмә бар , якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
(Г.Т.”Туган авыл”)

3. Балаларның теле - кыңгырау,
Гел чыңгылдый , ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
(Ф.Я.”Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

4. Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Ашыга—ашыга чыгып киткәнем.
(Э.Мөэминова “Укытучыма”)

- Без соңгы тукталышка да җиттек. “Рәвешләр тавына” менү өчен безгә тест эшләргә кирәк. (слайд10)

Тест.

  1. Рәвеш нинди сүз төркеме?
    А) мөстәкыйль;
    Б) бәйләгеч;
    В) модальлек сүз төркеме.
  2. Рәвеш нәрсәне белдерә?
    А) предметны;
    Б) предметның билгесен белдерә;
    В) эш яки хәлнең билгесен белдерә.
  3. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
    А) Нишли? Нишләде? Нишләячәк?
    Б) Ничек? Кайда? Кайчан? Күпме?
    В) Нинди? Кайсы?
  4. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына рәвешнең нинди төркемчәсе җавап бирә?
    А) саф рәвеш;
    Б) сәбәп рәвеше;
    В) урын рәвеше.
  5. Күгәрчендәй рәвеше ясалышы буенча нинди?
    А) тамыр;
    Б) ясалма;
    В) кушма.
  6. Күптән рәвеше нинди төркемчәгә керә?
    А) саф рәвеш;
    Б) күләм—чама;
    В) вакыт рәвеше.

- Укучылар, без тауның түбәсенә менеп җиттек. Бер-берегезнең эшләрен тикшереп билге куегыз. (слайд11)Хәзер кемнең күпме жетон җыйганын белик.

3. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Өй эше. (слайд12)

  1. Мин үзем турында нәрсә уйлыйм.
  2. Минем тормыштагы хыялым.
  3. Бөтен нәрсәне дә булдыра алсам, мин нишләр идем?
    дигән темаларның берсенә хикәя язарга.

Кулланылган әдәбият.

  1. Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова, Татар теле, 7нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  2. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре. Казан, 2001.
  3. Ф.С.Сафиуллина. Тел гыйлеменә кереш, Казан, 2001.
  4. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар, 1998.
  5. Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар, “Мәгариф” нәшрияты.