Открытое мероприятие "Каз өмәсе"

Разделы: Работа с дошкольниками


Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар татар милли киемнәреннән.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы: Хәерле кич, дуслар, хәерле кич!

Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!

Ведущая: Здравствуйте, уважаемые гости, друзья. Приветствуем вас в нашем теплом, добром доме.

А.б.: Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

Суда йөзе, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. Ул нәрсә?

Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бик – колак өшегәндә сөртәләр. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгәе. Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.

В: Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник, именуемый “Каз өмәсе”. Все большие дела у татар выполнялись всем миром. “Өмә” по-татарски означает помочь. “Каз өмәсе” проводился позней осенью, когда крепчали морозы, снегом покрывались поля и леса, реки сковывались льдом.

Этот праздник светлый и грустный. Грустный от того, что приходится прощаться с гусями – символами чистоты и бескорыстия. Светлый, что теперь прощательные песни гусей будут звучать в песнях девушек и парней, в мелодиях наигранных на гармонии.

А.б.:

Күкмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Үкенмәссез килсәгез.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләрдә булачак
Шатлык өстәр гармун да.

(Магнитофонда каз тавышлары)

Бабай табак белән казларны күтәреп керә:

- Кызлар, менә сезгә казлар. Баш – аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.

А.б.: Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.

1 кыз: Сөләйман бабай, кызларны үзең суйдыңмы?

Бабай: Үзем, кызым, үзем.

2 кыз: Син суйган казларның ите тәмле була шул.

3 кыз: Кызлар, карагыз әле, бик симез ахры, бик авыр күренә. (казны күрсәтә)

4 кыз: Сөләйман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңлегөл әби әйбәт ашата торгандыр. (кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар, канат сыдыралар)

А.б:

Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем
Күрше тирә кызларым.

“Каз канаты” җырын җырлап эшлиләр.

Уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит” (мәкальләр)

Ярыш: “Кем тизрәк йолкый?”

Җыр: “Каз өмәсе” (Роберт Миңнуллин суз.)

5 кыз: Кызлар, әйдәгез казларның эчләрен алып, чишмәгә барып юып кайтыйк.

А.б.:

Кызлар төше су буена
Казлар кебек тезелеп
Егетләр күзәтеп кала
Кичне көтеп өзелеп.
Иңнәрендә көянтә
Көянтәдә казлары
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.

Бер кыз юлга кызлар артыннан каурый сибә:

Каурый сибәм су юлына
Ишле булсын казыгыз
Өмедә эш күрсәтеп
Ярлар табып калыгыз.
Юл аягы – каз коймагы
Сыйлансаң – суык тимәс
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии – уйный сылу кызлар
Чыңлый чулпы төймәсе
Борынгыдан килгән йола –
Татарның каз өмәсе.

Уен – ярыш: “Канат җыю”

Канатлар белән бию.

В: Но самое интересное начиналось вечером. Переодетые в праздничные наряды девушки собирались на посиделки. Хозяйка встречала их национальными блюдами, готовила белеш из гусиных лап и крылышек, вкусный суп из челого уся.

У входа в дом самые бойкие девушки встречали гостей, предлагая выкупить у них гусинные крылья. Кто мог выкупить – тот становился желанным гостем.

А.б:

Өмәбездә үтеп китте
Казларны юып кайттык
Сизелмичә кич тә җитте –
Ә хәзер күңел ачыйк.

1 кыз: Әтиләр кунакка китте. Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)

2 кыз: Кызлар егетләр бусага ялы түләтебезме?

Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.

3 кыз: Я, кызлар, һәркайсыгызгы канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (канатлар алалар) Чү! Киләләр! Киләләр!

“Эх, сез, матур кызлар!” җырын җырлап егетләр килә.

Егетләр: Кызлар, нигә кертмисез инде?

4 кыз: Ашыкмагыз, авыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзшрләгез. Берәм – берәм керегез.

1 егет: Әссәләмегаләйкем! И, казлар, юк ла, кызлар симез булсын! (кызлар көләләр)

1 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?

2 егет: Кара кашлы кыз кирәк.

1 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

2 егет: Әнигә килен кирәк.

2 кыз: Егет, сиңа ни кирәк?

3егет: Миңа нечкә бил кирәк.

2 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

3 егет: Ансыз яна яшь йөрәк.

3 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?

4 егет: Каз-мамык ястык кирәк.

3 кыз: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (егеткә сөлге белән суга)

4 егет: Ай-ай-ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз. Борыныгыз янчек!

Кызлар: И-и, тозсыз!

4 кыз: Сиңа егет ни кирәк?

4 егет: Та каз канаты кирәк?

4 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

4 егет: Очрга

4 кыз: Нишләргә?

4 егет: Матур кызлар кочарга.

4 кыз: Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?

4 егет: Акча бездә бер букча (акчасын күрсәтә).

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

2 егет: Кая ул, мин алам. Мә, бүләгем (бүләген күрсәтә)

Кыз бүләкне алып, канат бирә.

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

Егетләр: Мн алам, мин алам.

Кызлар: Канат Хакы бер алтын

Егетләр: Үзендә калсын.

Кызлар: Чын егет булса, алсын.

Егетләр: Я, ала алган алсын (акчаны югары күтәреп)

Кызлар акчага сузылалар. Егетләргә сыңар канат бирелә.

А.б.: Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, биеп-җырлап алыйк.

Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

Уен: “Йөзек салышлы”

Җыр: “Челтәр элдем читәнгә”

Күмәк бию.

А.б.: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!

Фоторяд.