Дәрес – зачет по теме “Дөнья халкы”

Разделы: География


Максат:

  1. Дөнья халкы темасы буенча алган төп теоретик белемнәрне ныгыту
  2. Башка халыкларга ихтирам тәрбияләү
  3. Фикер йөртү һәм анализлауга өйрәтү

Җиһазлар:

“Дөньяның сәяси картасы”, “Дөнья халыклары тыгызлыгы картасы”, атласлар, контурлы карталар, карандашлар, такта, мел, табигать тавышлары язылган диск яки кассеталар, магнитофон.

Дәрес төре: зачет-дәрес

План:

  1. Блиц-опро – куелган сорауларга тизләтелгән җаваплар(телдән)
  2. Перекрестный опрос – куелган сорауларга кыска җаваплар
  3. Уен сценалар
  4. Тест эшләре
  5. Контурлы карта белән эш
  6. Милли-региональ компонент
  7. Йомгаклау

Дәрес барышы:

I. Блиц-опрос – разминка 2–3 минут:

1. Демография фәненә аңлатма бирегез

2. Җирдә халыкның абсолют еллык артымы

а. 20 гасыр башында (10-15 млн)
б. гасыр уртасында ? (40-50 млн)
г. безнең көннәрдә? (80-85 млн

3. Җавап бирегез:

а. Дөньяда ел саен ничә кеше туа?(95млн)
б. Һәр секунд саен? (өчәү)
в. Һәр минут саен? (180)
г. Һәр сәгать саен? (10800)
д. Һәр тәүлек саен? (260 мең)

II. Перекрестный опрос – куелган сорауларга кыска җаваплар

  1. 20 гасырга кадәр Россиядә күпбалалылык традициясе яшәп килгәнен исбат итәргә (Күренекле врач пирогов гаиләдә 13 бала, бөек химик Менделеев гаиләдә 17 малай, ә Л.Толстойның 13 баласы булган)
  2. Пучы, Айман, Колын, Качкын, Зөбәер, Түке авылларында иң күп балалы гаиләләр.
  3. Халыкның табигый хәрәкәте үз эченә нинди процессларны ала? (Туу, үлем, никах, аерылышу )
  4. Нәрсә ул демографик шартлау? (Халыкның тиз арту феномены)
  5. Нәрсә ул демографик кризис? (Халаыкның табигый кимүе)
  6. Миграция дип нәрсәгә әйтәләр? (Халыкның күчеп йөрүе)
  7. Хәзерге Россиягә нинди тышкы миграцияләр хас? (акча эшләү, белем алу, тәҗрибә утаклашу, гаилә кору)
  8. Икътисади актив халык дип кемнәргә әйтәләр? (җитештерү һәм җитештермәү өлкәсендә реаль эшләүчеләр)
  9. Урбанизация билгеләмәсен әйтегез. (шәһәрләрнең үсүе,шәһәр халкының артуы,шәһәрчә яшәүнең киң таралуы)
  10. Агломерация нәрсә ул? (шәһәр һәм авылларның территория ягыннан төркемләнүе)
  11. Меголополис сүзе нәрсәне аңлата?(агломерацияләрнең гигант тупланышы).
  12. Нәрсә ул субурбанизация? (байларның шәһәр яны зонасына күчүе)
  13. Халыкның урнашуына һәм тыгызлыгына нинди сәбәпләр тәэсир итә? (дөге игү,промышленность үсү, транспорт һәм сәүдә юллары).
  14. Урбанизациянең глобаль процессларының төп билгеләре нинди? (аз үскән илләрдә шәһәр халкының югары темплар белән үсүе,халыкның һәм хуҗалыкның нигездә зур шәһәрләрдә туплануы, шәһәрләрнең “җәелүе”(территорияләрнең киңәюе))
  15. Сез ничек уйлыйсыз: XXI гасыр Җир халкының картаю гасыры булыр дип демографлар дөрес әйтәме?

III. Уен-сценалар.

Уенга кереп китәр өчен сораулар.

  1. Халыкның яңарып торуы дип нәрсәгә әйтәләр? (туу,үлем һәм табигый арту процессларының барысын бергә әйтәләр, ул процесслар кешеләр буынының туктаусыз яңарып торуын һәм алмашынуын тәэмин итәләр)
  2. Дөнья халкы яңарып торуның төп төрләрен санагыз
    – демографик шартлау
    – демографик кризис
  3. Сценаларда уйнау. Тактага ике пар укучы чакырыла, алар язганнарга карап сцена уйныйлар.

1 сцена.

2 ел күрешмәгән ике дус очраша.

Беренче дус: Исәнме дускай, сине күрүемә бик шатмын! Сине танып та булмый, өр яңа “Мерседес”, автомобиль алгансың. Ике ел иске “ Ситроен” иде. Кара әле костюмын да мең долларлык бит, мөгаен кесәң тулы акчадыр әле?

Икенче дус: Ә синең һаман иске “Пежо”.

Беренче дус: Шулай шул,һаман шул иске “ Пежо”, хатыным Сюзен һәм бердәнбер кызым Кати. Йә инде гел минем турыда да минем турыда, үзең турында сөйлә! Балдызыңның әйтүенә караганда бик шәп йорт сатып алгансың, гомумән баегансың син дускай!

Икенче дус: Минем шулай алга китүемнең сәбәбен беләсең киләме? Минем дүрт балам һәм бишенчесен көтәбез.

Икенче сцена:

Ир һәм хатын арасындагы диолог.

Ир: Сөеклем, кайда безнең искитмәле улыбыз, мин аны бүген зоопаркка алып бармакчы идем.

Хатын: Кадерлем, аны әбисе белән бабасы зоопаркка алып киттеләр, ә минем алар юкта синең белән мөһим проблема турында сөйләшәсем килә, эйтер идем мине хәзерге вакытта биләгән мәсьәлә турында.

Ир: Уф,Алла,сиңа тагын ни җитми сөеклем? Безнең бар әйберләребездә җитеш: һәр кемнең велосипеды. һәр бүлмәдә телевизор, видео. Хезмәт хакларын һәм өстәмә түләүләрне бергә кушып тиздән мини сауна һәм видеокамера сатып алырбыз.

Хатын: Юк-юк,миңа алар кирәкми...Миңа бала кирәк.

Ир: Әллә акылыңа зәгыйфьлек килдеме?

Сораулар:

1.Бирелгән сценалар кайсы илләрдә булырга мөмкин?

2.Беренче һәм икенче сценаларны халык яңарып торуның кайсы төренә кертергә мөмкин һәм ни өчен?

3.Демографик сәясәт дип нәрсәгә әйтәләр?Сценада сүрәтләнелгән илләрнең демографик сәясәте нәрсәгә юнәлтелгән?

IV. Тест биремнәре.

Беренче вариант:

1. Европа һәм Америкада өстенлек иткән тел гаиләләре:

а) сино-тибет

б) һинд-европа

в) урал-юкагир

г) афразия

2. Дөнья диннәре булып торалар:

а) индуизм, христианлык,буддизм

б) христианлык,иудаизм, ислам

в) буддизм,ислам,христианлык

г) ислам, христианлык, конфуцианлык

3. Шәһәр халкы өлеше зур булган илләр:

а) Чили, Австралия. Кытай

б) Испания, Португалия, Һиндстан

в) Норвегия, Бельгия, Нигерия

г) Аргентина, Венесуэла, Израиль

4. Хезмәт иммиграциясе булып саналган илләр:

а) Австралия, Аргентина, КАР

б) Ямән, Согуд Гарәбстаны,Оман

в) Алжир, Ливия, Мисыр

г) АКШ, Япония, Һиндстан

Икенче вариант:

1. Һинд-европа телләре гаиләсенә керә торган төркемншр:

а) фин-угор:

б) роман:

в) герман:

г) иран.

2. Кытайның милли диннәре булып саналалар:

а) индуизм һәм сикхизм

б) буддизм һәм синтоизм

в) конфуцианлык һәм даосизм

г) ламаизм һәм иудаизм

3. Сибелгән авыл хуҗалыгы хас булган илләр:

а) Кытай

б) Һиндстан

в) Индонезия

г) Австалия

4. Европада хәзерге эмиграция илләре:

а) Бөекбритания, Франция, Германия

б) Швецария. Албания, Македония

в) Греция. Португалия, Италия

г) Югославия, Испания, Сирия

Ачкыч:

Беренче вариант:

1-б

2-в

3-г

4-а

Икенче вариант:

а

в

г

в

V. Контурлы карта белән эш

– Халык саны буенча 1нче бишлектә торган илләрне хәтердән язу (Кытай–1 млд275млн, Һиндстан–1млд10млн, АКШ–280млн, Индонезия–215млн, Бразилия–170млн)

– Территориясе буенча 1нче бишлеккә кергән илләрне хәтердән язу (Россия–17 млн75 мең, Канада–9 млн 976мең, Кытай– 9млн 561мең, АКШ–9млн 363мең, Бразилия–8млн 512мең кв2 )

VI. Милли-региональ компонент

1.Соңгы елларда Россиядәге демографик сәясәт.Икенче, өченче бала тугач бирелә торган пособияләр, бала тәрбияләү буенча пособияләр.

2. Пучы,Айман, Колын, Качкын, Зөбәер, Түке авылларында соңгы еллардагы халыкның яңарып торуына анализ.

VII. Йомгаклау.

1. Максатка ирешүне күз алдыннан үткәру.

2.Билге кую.

3. Өй эше бирү:

Беренче группа: үзлегңнән җавап әзерләргә.

1. Нәрсә ул ФТР?

Икенче группа:

1. ФТП һәм ФТР аңлатмаларын аерып күрсәт

Приложение 1.

Приложение 2.

Приложение 3.

Приложение 4.

Приложение 5.