Математика. 3 сыйныф

Разделы: Начальная школа


Максат:

  1. Укучыларда бер-берсенә карата ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.
  2. Өлешнең барлыкка килүе, аталышы һәм язылышы белән таныштыру.
  3. Фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Торт макетлары, төсле кәгазь тасмалар; телдән исәпләү һәм индивидуаль карточкалар.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше.

II. Телдән исәпләү.

1. Төркемнәрдә тапкырлау таблицасы буенча эш.

49:7            81:9
7х2   7х8
24:8   12:2
6х3   5х1
63:9   24:4
7х6   9х4
42:7   25:25
2х1   3х0

2. “Чагыштыр”.

3 дм 5 см ... 30 дм
36 дм ... 6 м 3 дм
3 см 12 мм ... 4 см 2 мм

3. “Тып-тын” уены.

  5     6     7     8  
       

  72     54     63     45  
ш л е ө

4. Игътибарлылыкка күнегү.

Өй, лимон, елан, шарф рәсемнәре. (Укучылар карап торганнан соң шул тәртиптә дәфтәрләренә ясыйлар)

5. Тест.

  1. Китапта 56 бит. Камил һәр көнне 8 әр бит укыса, ул бу китапны ничә көндә укып бетерер?
    ә) 8 көндә;
    ү) 9 көндә;
    ө) 7 көндә.
  2. Бер китапта 30 бит, ә икенчесендә 10 бит. Беренче китаптагы битләр икенче китаптагыга караганда ничә тапкыр артыграк?
    л) 3тапкыр;
    м) 20 тапкыр;
    н) 40 тапкыр.
  3. Турыпочмаклык формасындагы түтәлнең буе 4 м, ә киңлеге 2 м. Түтәлнең мәйданын тап.
    д) 8 м;
    е) 8 м2;
    ж) 6 м2.
  4. Тегүче бер күлмәккә 6 төймә таккан. Шундый 4 күлмәккә ничә төймә кирәк булыр?
    ч) 10 төймә;
    ш) 24 төймә;
    э) 22 төймә.

–  Ә хәзер эшләгән эшләрнең дөреслеген тикшерү вакыты җитте.

  • 3 нче эштәге таблицадагы хәрефләрне кушып укыгыз, нинди сүз килеп чыкты? (Өлеш.)
  • 4 нче эштә ясаган рәсемегез астына предметның беренче хәрефен язып куегыз. Ә хәзер бу хәрефләрне кушып укыгыз. Нинди сүз килеп чыкты? (Өлеш.)
  • 5 нче эштәге теста билгеләнгән хәрефләрне кушып укыгыз. Нинди сүз укыдыгыз? (Өлеш.)

–  Кемнең өч эшендә дә “Өлеш” сүзе килеп чыккан, димәк, дөрес эшләгән, ә кемнекендә хаталар бар, бу укучыга тапкырлау таблицасын кабатларга кирәк.

III. Яңа тема өстендә эш.

1. Сүзлек эше. “Өлеш” сүзен аңлату.

Өлеш сүзен сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Кайда? (Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “Өлеш” сүзенең аңлатмасын уку.)

2. Практик эш.

Без сезнең белән кунак каршыларга җыенабыз. Бәйрәм табыны өчен торт бүлеп әзерләп куярга кирәк. Моның өчен һәр укучы үз тортын билгеле бер тигез өлешкә бүләчәк. Илдар белән Фирдинас тигез 4 өлешкә, Илгиз – 6 өлешкә, Инзилә – 8 өлешкә.

– Ничек бүләбез? Кемдә нинди тәкъдимнәр бар. (Урталай.)

– Тагы ничек дип әйтеп була? (2 тигез өлешкә.)

– Ә һәзер кем ничек бүлер, бу турыда уйларга кирәк булыр. (Укучыларның җавабы.) (Илдар белән Фирдинас урталай, Инзилә дә, ә Илгиз бер ярты өлешне өч тигез өлешкә.)

– Әле Инзиләнең торты 8 өлешкә бүленмәгән. Тагын ничек бүлерсең? (Укучының җавабы) (Һәр кисәкне ике өлешкә)

– Һәрберегездә ничә торт бар иде? (Бер)

– Һәркайсыгыз тортын ничә өлешкә бүлде? (Дүрт, алты, сигез)

–  Димәк, бер тортны дүрт өлешкә, алты өлешкә, сигез өлешкә бүлүне математик телдә дүрттән бер өлеш, алтыдан бер өлеш, сигездән бер өлеш дип йөртәләр. Ә ничек язарбыз? Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? (Укучыларның тәкъдимнәре)

– Сызык өстендәге 1саны, бер торт булуын аңлата, ә сызык астындагы сан (4, 6, 8) шундый ничә өлеш булганлыкны аңлата. Укыганда башта астагы сан укыла, соңнан гына өстәге – дүрттән бер, алтыдан бер, сигездән бер. Рус телендә киресенчә – одна четвёртая, одна восьмая, одна шестая.

– Сез сыйныфта ничә укучы? (Дүрт укучы)

– Илдар, үзеңнең тортың белән иптәшләреңне дә сыйла әле. (Илдар тортын иптәшләренә өләшә)

– Илдар һәркайсыгызга ничә өлеш бирде? (Бер)

– Башкача ничек әйтеп була? (Дүртән бер)

– Һәрберегез үзе бүлгән тортның өлешләрен карагыз һәм иптәшегезнекен. Өлешләр турында нәрсә әйтерсез? (Алар төрле зурлыкта)

– Кайсы өлеш зуррак? (Дүртән бер өлеш)

– Кайсы өлеш кечерәк? (Сигездән бер өлеш)

– Бу күзәтүләрдән нинди нәтиҗә чыгарып була? (Тигез өлешләр күбәйгән саен, аның күләме кечерәя)

3. Тасмалар белән эш.

Кунаклар килүгә өстәлгә чынаякларны, калакларны урнаштырырга кирәк. Чынаяклар төбенә калак кую, кул сөртү өчен салфеткалар әзерләрбез.

Яшел кәгазегезне алыгыз һәм ике тигез өлешкә бүлегез. Бу өлешләрне ничек дип атап була. (Икедән бер)

Сары кәгазьне алыгыз һәм дүрт тигез өлешкә бүлегез. Бу өлешне ничек атап була. (Дүртән бер)

Зәңгәрен өч өлешкә. (Өчтән бер)

4. Дәреслекнең 80 б. кагыйдәне уку.

IV. Физкультминутка.

V. Теманы ныгыту өстендә эш.

  1. №1 – телдән бирем буенча эш.
  2. №2 – өлешләрне аңлатып чагыштыру.

VI. Үткән тема өстендә эш.

  1. №7 – коментарие белән эшләү.
  2. №24, 70 бит – мәсьәлә чишү.
    Инзилә – сызым һәм тигезләмә төзеп чишә.
    Илгиз – кыскача язылыш һәм төрле ысуллар белән чишү.
    Илдар һәм Фирдинас – укытучы күзәтү астында эшләү.
  3. Мөстәкыйль эш. №5 – I вар.
    Индивидуаль карточка – II вар.
    (Парларда тикшерү)

VII. Дәрескә йомгак ясау.

– Нәрсә ул өлеш?

– Өлешне ничек табарга?

– Өлеш турында нәрсә әйтә аласыз?

VIII. Өй эше.

81 б. № 3, 4, 6. (Теләк буенча)