Мы идём на базар

Разделы: Начальная школа


ТЕМА:”БАЗАРДА.”
МАКСАТ:1). БИРЕЛГӘН ТЕКСТ БЕЛӘН ЭШЛӘРГӘ ӨЙРӘНҮ, УКЫЙ БЕЛЕРГӘ,ТЕКСТ БУЕНЧА СОРАУЛАР ТӨЗЕРГӘ, 2).УКУЧЫЛАРНЫҢ ӨЙРӘНЕЛГӘН СҮЗЛӘРНЕ ҺӘМ ҖӨМЛӘЛӘРНЕ ДӨРЕС ӘЙТЕП СӨЙЛӘМДӘ КУЛЛАНУЛАРЫНА ИРЕШҮ,
3). БАЛАЛАРДА ИТӘГАТЬЛЕЛЕК ТӘРБИЯЛӘҮ.
Дәрес барышы:
1).Исәнмесез балалар.Хәерле көн!
Балалар белән әңгәмә кору: Синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь? Хәзер балалар  үзегез бер-берегездән сорагыз. (Син кайда укыйсың? Денис ничәнче сыйныфта укый? Аның исеме ничек? Артем ничек укый? Дима нинди малай? )
2) Фонетик күнегү. Кош рәсеме.Кошның койрыгында иҗекләр.
      КА                   КЫ    КУ    КО
     
     КӘ    КИ    КҮ    КӨ
Иҗекләрне дөрес итеп укыгыз.( 3-4 бала укый ). Бу иҗекләр белән нинди сүзләр
беләсез.( каен, кабак, кар, кашык, кәҗә, кәбестә, Кәрим, кыз,кыяр, кыңгырау,
китап, кишер, кием, кул, курчак, куян, күк, күз, күл, кояш, көн, көрән.)
2).Өй эшен тикшерү.а)Беренче төркем сүз төзмәләр төзеде.(3-4 бала укып бирә).
б)Икенче төркем җөмләләр төзеде.(3-4 бала укый).
Мин гөмбә җыям. Син кыяр җыясың. Ул җиләк җыя. Без карлыган җыябыз.
в).Өченче төркем сорауларга җавап бирде.
Әниең нәрсәләр җыя? Апаң нинди чәчәкләр ярата? Бабаең нәрсәләр үстерә?
3).Тактадагы сүзләр белән эшләү.
Кавын                карбыз                 чикләвек                өрек             йөзем  
[КЪАWЫН]    [КЪАРБЫС]    [ЧИКЛӘWЭК]    [ӨРӨК]    [ЙӨЗӨМ]
Шалкан              борыч         кабак                    сарымсак               чөгендер
[ШАЛКЪАН]     [БОРОЧ]    [КЪАБАКЪ]    [САРЫМСАКЪ]    [ЧӨГӨНДЭР]
а). Бу сүзләрне тыңлагыз. Хәзер сез дөрес итеп укып бирегез.(3-4 бала укый).
б).Кавын,карбыз,өрек,йөзем . Бу нәрсә?(Бу җиләк-җимеш).
     Шалкан,борыч, кабак,сарымсак, чөгендер. Бу нәрсә? ( Бу җиләк- җимеш).
в).Нечкә һәм калын сүзләрне табыгыз. Аларны бу кәрзиннәргә дөрес тутырыгыз.
4).Физ.минутк
Балалар, әйдәгез әле бер шигырь тыңлыйк. ( Балалар шигырь сөйлиләр)
1).Балалар белән бергә         2).Шундый зур безнең базар,         Әфлисун, лимоннар
Базарга килдем иртән,              Шундый бай безнең базар.          Өелгән катлы-катлы.
Көз көнендә ярминкә                Алмасы, әй алмасы,
Күңелле була икән.                   Әй татлы соң, әй тәмле!
3).Базар бай, ай-вай!                                               4). Базарга һәркем килер,
    Дарым-шарым, тәңкә ярым,                                    Үзенә кирәген алыр,
    Күпмегә алсаң, шуңа сатам.                                    Бай килсә-мал алыр,
                                                                                       Ярлы килсә-чабата алыр.
Шигырь нәрсә турында? Бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?  Әйе, без бүген базар турында сөйләшәбез.Текст белән танышырбыз,аны матур укырбыз.
5).Сүзләрне исебезгә төшерәбез.
Якшәмбе саен-каждое воскресение
Һәрвакыт-всегда
Тегендә-там
Монда-здесь
Алырга мөмкин-купить,взять можно
а)сүзләрне укыгыз,тәрҗемә итегез.
б)Бу сүзләр белән җөмләләр төзегез.
6).Китапларыгызны 66нчы биттә ачыгыз,7нче күнегү.Тыңлагыз.(Үзем укып бирәм).
3-4 бала укып бирә.Бу текст нәрсә турында? Укыйбыз, тәрҗемә итәбез.Бу текстка нинди исем биреп була?
Тегендә....җөмләсенең ахырын табыгыз.......кеше күп җөмләсенең башын табыгыз.
7).Әйдәгез, әле балалар беренче җөмләгә сораулар төзик.(2-3 нче җөмләгә балалар
үзләрә төзиләр.
8).Индивидуаль эш:
Беренче төркем җөмләләрне текст тәртибе буенча урнаштырыгыз:
а)Базарда яшелчә,җиләк-җимеш саталар. б)Без әтием беән базарга барабыз.в)Әбиләр
файдалы үләннәр саталар. г).Монда һәрвакыт кеше күп.  д).Базарда без мәтрүшкә дә алабыз. е).Мин алма яратам. д).Әтием җиләк-җимешләр ала.
Текстның эчтәлегенә кайсы җөмлә туры килми?
Икенче төркем сүзләргә сораулар куегыз.(алма, җәен, бүген, файдалы,
кәбестә,биш,ашый). Өченче төркем  диалог төзи .
Тикшерәбез. Диалогтан соң сорауларга җаваплар бирәләр:
Бу кыз нинди?Бу кыз яхшы.Ул тәрбияле.Ул үзен дөрес тота.
Бу малай начар, чөнки ул тәртипсез ,ул кешене хермәт итми.
Йомгаклау: Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди сүзләрне искә төшердек?
Сез базарга йөрисезме? Син кем белән бардың? Сез нәрсә алдыгыз?
Өй эше: 1)Текст буенча сораулар төзегез.
2).Кыска гына текстның эчтәлеген сөйләргә. 3).”Базар” темасы буенча хикәя уйлап
килегез.