Представляем вашему вниманию урок-конспект воспитательного мероприятия проведенного по учебно-методическому комплекту (УМК) «Все цвета, кроме черного». Материалы УМК разработаны и подготовлены при содействии Управления социально-педагогической поддержки и реабилитации детей Министерства образования РФ в рамках федеральной целевой программы «Комплексные меры противодействия злоупотреблению наркотиками и их незаконному обороту на 2002 - 2004 годы».
Учебно-методический комплект (УМК) «Все цвета, кроме черного» дает детям представление о ценности здоровья, формирует навыки здорового образа жизни, умение оценивать свое состояние, поступки, поведение, анализировать поступки, поведение других людей.
Важнейшая задача родителей и педагогов – обучить детей простейшим способом общения, развить умение строить свои отношения с окружающими в разных ситуациях, оценивать ситуации, которые могут быть опасны для здоровья, и противостоять негативному давлению со стороны окружающих.
Раскрывается система работы с тетрадями для учащихся: «Учусь понимать себя» (2 класс), «Учусь понимать других» (3класс), «Учусь общаться» (4 класс). Даются методические рекомендации, которые помогут родителям организовать занятия с ребенком дома.
Работа в тетрадях строится по принципу спирали, каждое следующее занятие углубляет, расширяет и дополняет те знания и навыки, которые дети получили на придыдущем занятии.
Работа с комплектом позволит ребенку получить необходимые знания и навыки, которые помогут предупредить формирование у них вредных привычек. Все это пригодится не только вашему ребенку в жизни, но и вам повседневном общении с ним.
Программа «Все цвета, кроме черного» издана только на русском языке. Несмотря на это с 2007-2008 учебного года мероприятия мы проводим и на татарском языке.
Тема: Гомер бирелгән изге эшләргә.
Максат: Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләр эшләргә рухландыру: бер-береңә карата игътибарлылыкны үстерү.
Җиһазлау: Мәкальләр; девиз: “Кеше җирнең гүзәл чәчәге”- дип язылган плакат; чәчәк формасы һәм аңа язылган гүзәл сыйфатлар.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше: Җыр”Саумы, кояш !” Р.Әхмәтҗанов сүзләре. М.Мозаффаров көе.
- Дәреснең темасы: “Гомер бирелгән изге эшләргә”- дип атала. Изге эшләр өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекне ачыкларбыз.
- Тема буенча эш.
- Ә хәзер тактадан дәресебезнең девизына игътибар итегез әле. (хор белән уку)
Кеше җирнең гүзәл чәчәге.
- Әйе, чәчәк формасында без сезнең белән гүзәл затлар. Ә шушы гүзәл затлар нинди гүзәл сыйфатлар башкарырга тиеш соң, әйдәгез әле бергәләп ачыклыйк. [Рәсем 1]
Сүзлек белән эш
Мәрхәмәтлелек – мәрхәмәтле булу, шәфкатьле булу, яхшылык.
Мәрхәмәт – игелек, шәфкать, яхшылык.
Кешелеклелек – кешелекле булу.
Шәфкатьлелек - шәфкатьле булу, шәфкатлелелеккә омтылу.
Шәфкать – 1). Кызгану хисе, мәрхәмәт, шәфкатеннән ташламау. 2). Киң күңелле, рәхимлелек, ярдәмчел булу.
- Гөмер кешегә бер генә бирелә. Шул гөмерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, үкенмәслек итеп яшисе иде. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Безнең һәркайсыбызның да бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. “Үзең яхшы булсаң кеше дә яхшы, үзең начар булсаң – кеше дә начар”,- диелә татар халык мәкалендә.
- Без дөньяга барыбыз да сөттән ак, судан пакъ булып дөньяга килгәнбез һәм яхшылыкка да, начарлыкка да каян, кемнән, өйрәнәбез соң? (балалар җавабы.)
- Кешеләрдән: әти-әнидән, гаилә әгъзаләреннән, дус һәм дошманнардан өйрәнәбез.
Яхшылык та, начарлык та тора – бара безнең гадәткә әйләнә.
Тормышта шәфкатьсезлек, кансызлык күренешләре еш очрый.Бу проблема бигрәк тә кемнәрне борчый? (балалар җавабы.)
- Әйе, язучыларны борчый. Үзләренең әсәрләре белән безне миһырбанлылыкка, яхшылыкка өндиләр. Ә хәзер без сезнең белән бергәләп ике шигырь тыңлап үтәрбез.
Б. Инзилә. Ф.Яруллин. “Сорау һәм җавап”.
Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм тәшемдә:
“Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?”
Диңгез әйтә: Тирәнлек.
Урман әйтә: Бердәмлек.
Таулар әйтә: Горурлык.
Юллар әйтә: Турылык.
Җир эндәшә: Юмартлык.
Чык суы әйтә: Сафлык.
Яшен әйтә: Кыюлык.
Ипи әйтә: Олылык.
- Гүзәллек, - диләр гөлләр.
- Иркенлек, - диләр җилләр.
- Нык канат, - ди бөркетләр.
- Биеклек, - диләр күкләр,
Һәм шушының өстенә
Кирәк тагын иң элек
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә - кешелеклелек!Г.Илгиз. Ф.Яруллин. “Яхшы сүз”.
Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,
Кулыңа сәләт һәм эш бирә.
Яхшы сүз кузгата җырларны
Бизи ул, матурлый дөньяны.
Яхшыны күрегез, аңлагыз,
Яманга битараф калмагыз.
- Ягез әле балалар Инзилә белән Илгизне тынычландыру, мактау сүзләре әйтегез. Алар бит бик борчылдылар. (балалар җаваплары).
- Әгәр көндәлек тормышта сезгә шәфкатьсезлек күрсәтсәләр, дорфа сүз әйтсәләр, игътибар итмәсәләр, күңелегездә нинди хисләр туар? (балалар җавабы: үпкәлим, ачуым чыга, үч алу теләге туа, үземне кимсетелгән итеп тоям һ.б.)
- Менә мондый начар уйлар сезне биләп алмасын өчен вакытында аңлашу кирәк.
- Фирдиназ белән Ильдар авыру бала турында кренешне күрсәтәләр.
- Ә сез дустыгыз белән ничек сөйләшер идегез? Нинди теләкләр теләр идегез? (балалар җавабы)
Дәф. әш. 22б. 3 бирем.
- Ни өчен башка кешеләргә терәк булу, рухландыру, булышу, күңелләрен күтәрү кирәк?
- Сиңа булышуларын, терәк булуларын телисеңме?
- Сиңа булышканда, син нәрсә тоясың? Нинди кичерешләр кичерәсең?
- Сиңа еш булышалармы?
- Авыр чакта сиңа әти-әниең булышамы?
- Иптәшләреңнең кайсы сиңа булыша һәм нинди очракта?
Уен “Бүләк”.
Уенчылар түгәрәк ясап басалар һәм түгәрәк буенча бер-берсенә алдан әзерләгән бүләкләрен “Миенм сиңа бүләк итәсем килә...” яки “Мөмкинме сиңа бүләк итәргә...” дип башлап, үз бүләкләрен бирәләр, ә кабул итеп алучы рәхмәт йөзеннән үз теләкләрен әйтә.
Дәф.эш. 24 б. 6 бирем. Сорауларга җавап.
- Син бүләк алырга яратасыңмы?
- Син бүләк бирергә яратасыңмы?
- Сиңа күбрәк нәрсә ошый – бүләк итүме, әллә кабул итүме?
- Кем яхшырак бүләк тапшырды?
- Шушы уен нәтиҗәсендә башлангыч сыйныф укучылары арасында дуслык, үзара мөнәсәбәтләр турында фикер йөртеп була. Бүгеннән сезнең арадагы мөнәсәбәтләр тагын да яхшырак, уңай якка үзгәрер дип ышанып калабыз. Дуслыгыгыз тагын да ныгысын иде. Һәм менә шушы чәчәкләр көндәлегегез эчендә генә йөрсен иде. Сез инде кайда гына булсагыз да, анда язылган сүзләрне исегездән чыгармагыз.
- Исегезгә төшереп карагыз әле, без сезнең белән бу уку елында нинди яхшы эшләр башкардык икән? (балалар җавабы).
- 10 октябрь көнне өлкәннәр көне белән котладык. Ә бүген үзебезнең лицей укытучыларын якынлашып килүче Яңа елны хәтерләтеп һәр минутны санап торучы кыңгыраулар бүләк итик әле.
- Мәкальләр өстендә эш.
“Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә.”
“Адәмгә иң кирәге- ягымлы чырай, җылы сүз.”
“Теренең өен таны, үленең каберен бел.”
“Ничек эндәшсәң, шулай җавап алырсың.”
“Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә.”
Бүгенге дәресебезне йомгаклап без нәтиҗә чыгарырга тиеш. Без ниниди булырга тиеш булабыз инде? (чәчәкләрне күмәк рәвештә уку). Бу карашлар өлкәннәргә карата гынамы? Әллә барыбызга да кагыламы?
Димәк нәтиҗә чыгардык. Йомгаклап Р.Миңнуллинның “Яхшылык” шигырен чылбыр тәртибендә сөйлибез.
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакарьлек.Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.Тормыйк көтеп яхшылыкны безгә
Эшләр диеп кемдер.
Яхшылыклар эшлик! Күңелем, син дә
Үз-үзеңне күндер!Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт!Моның шулай икәнлеген күпләр
Яхшы аңлый аны.
Тик барыбер яхшылыкны һәркем
Эшли алмый аны.Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!