Максат.
- Темада үтелгән сүзләрнең үзләштерелүен тикшереп, сүзләр белән ирекле куллана белүгә ирешү;
- Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү;
- Төрле елларда киелгән мәктәп формаларына карата кызыксыну уяту.
Җиһазлау.
- дәреслек (16-30битләр),
- рәсемнәр,
- презентация,
- интерактив такта,
- карточкалар.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, апа!
- Хәлләрегез ничек?
- Яхшы, рәхмәт.
- Бүген безнең дәрескә кунаклар килде, әйдәгез әле исәнләшик.
- Исәнмесез, кунаклар!
2. Дәреснең максатын әйтү.
Укучылар, бүген без сезнең белән «Мәктәп түрендә - мәктәп формасы» дигән тема буенча йомгаклау дәрес үткәрербез. Өйрәнелгән сүзләрне, грамматик конструкцияләрне искә төшереп, аларны сөйләм телендә дөрес итеп кулланырга тырышырбыз. Диалоглар, аерым текстлар төзеп, сөйләп карарбыз.
3.Өй эшләрен тикшерү.
Өй эше итеп, мин сезгә төркемнәргә эш биргән идем. Мәктәп формасын нинди итеп күрәсегез килә? Ул нинди булсын иде? дигән темага. Малайларга кызлар формасы,ә кызларга малайлар формасы. Әйдәгез,сөйләп карыйк. Төркемнән бер укучы сөйли.
- Сораулар бирелә:
- Сезгә бу формалар ошадымы?
- Сез мондый форма кияр идегезме?
4. Белемнәрне актуальләштерү.
а) Әйдәгез әле, укучылар, өйрәнелгән сүзләрне кабатлап китик. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез аларның тәрҗемәсен карточкалар аша табарсыз.Башта чәчләр турында, аннары гомумән өйрәнелгән сүзләр буенча.
Тузгыган чәч, таралган чәч, кистерелгән чәч,җыйнак чәч, җиткән чәч.
Шакмаклы, буй-буй, бөрчекле, бизәкле, кесәле, төймәле, якалы, җиңле.
б) дәвам итегез
чылбыр... тагарга, балдак... кияргә, иннек... сөртергә, алка... тагарга, беләзек...кияргә, ислемай ... сөртергә, муенса...тагарга, йөзек... кияргә, крем...сөртергә.
в) хәзер шул сүзләрне русча әйтегез.
5. Укучылар, экранга карагыз әле. Бу рәсемгә без өйрәнгән шигыр-дән кайсысы туры килә?
Кыланчык
Журнал битеннән гүя
Сикереп төшкән бер рәсем
Бии башларга әзер,
Шоу-балетта диярсең.
Мәктәпне ул, мөгаен,
Театр диеп белгән.Иреннәрен буяган
Матур күлмәген кигән
Иртән иртүк, ашыгып,
Җил кебек очып килгән.Рәшит Бәшәр
- Дөрес сөйләдеме?
- Кыз мәктәпкә ничек киенеп килгән? (1 укучы сөйли)
(кара чалбар, водолазка,кофта кигән,муенында чылбыр, кулында беләзек,колагында алка)
- Башка укучылар аңа ничек карыйлар? (гаҗәпләнеп, аптырап,шаккатып,сәер))
- Дәресләргә болай килергә ярыймы? (юк, ярамый)
- Автор фикеренчә мондый кием белән кая баралар? (театрга)
- Ә сезнеңчә кая баралар? (дискотекага)
- Бу укучылар кайсы шәһәрдән, кайсы мәктәптән? (Яр Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясеннән)
6. Инглиз гимназиясендәге мәктәп формасы турында сөйләшик.
- Инглиз гимназиясендә мәктәп формасы нинди максат белән кертелгән?
- Мәктәп формасы нинди булырга тиеш?
- Малайлар, кызлар ничек киенгәннәр.
- Причёскага таләпләр нинди?
- Мәктәп укучыларына нәрсәләр тыела?
- Австралиядә нинди мәктәп формасы булган?
- Англия мәктәпләрендә нинди форма булган?
- Япониядә нинди форма булган?
- Африка илләрендә мәктәп формасы нинди булган?
«Эзләп тап» физминут
Ял итеп алыйк.Бер укучы такта янына чыга. Экранда шакмаклы күлмәк рәсеме күрсәтелә. Такта янындагы укучы, экранга карамыйча, нинди рәсем ясалганын укучыларга сораулар биреп, белергә тиеш. Мәсәлән:
- буй-буймы?
- юк
- җиңлеме?
- юк
- шакмаклымы?
- әйе.
(шуннан соң икенче укучы чыга)
7. «Ак чәчәк» уены- җөмләләр төзү
Бу эш төре болай эшләнә. Төп сүз алына- мәктәп формасы. Шул сүзгә сыйфатлар әйтергә тиешләр һәм фигыльләр.
Килеп чыккан җөмләләрне укучылар дөрес итеп укыйлар.
-Якалы мәктәп формасы чыгарырга.
- Җиңле мәктәп формасы сатып алырга.
- Бизәкле мәктәп формасы сайларга һ.б.
8. «Тәрҗемәче» уены. Карточкалар белән эш. (1 нче рәткә русча җөмләләр, икенче рәткә татарча җөмләләр)
Башта бер укучы үзенең җөмләсен татарча укый, икенче рәттәге укучы шул җөмләнең тәрҗемәсен укырга тиеш.
9. Россиядәге мәктәп формасының тарихы.
Ә хәзер, укучылар,без сезнең белән Россиядәге мәктәп формасының тарихы турында слайдлар карап китәрбез. Бу презента-не укучылар үзләре ясадылар. Хәзер, укучылар мин сүзне сезгә бирәм.(слайдлар күрсәтелеп барыла)
1 сл. Мәктәп формасының тарихы бик ерактан башлана. Ул безнең илгә Англиядән килә.
2 сл. 1834 нче елларда Россиядә гимназиядә укучы малайлар һәм университет студентлары өчен махсус форма кертү турында закон чыга.
3 сл. 1896 елдан гимназиядә укучы кызларга да махсус форма кию мәҗбүри була. Санкт -Петербургтагы Смольный институтында укучы дворян кызлары өчен кием фасоннарын патшабикә Екатерина 2 үзе тәкъдим итә.
4 сл. Революциягә кадәр мәктәп формасы укучының дворян гаиләсеннән булуын күрсәтеп торучы кием булган. Гимназистлар мәктәп киемен дәресләрдә генә түгел, өйдә дә салмаганнар. Бәйрәмнәрдә, театрга кунакка барганда дворян балаларына мәктәп формасы кию мәҗбүри булган. Алар формаларын дачага яки чит илгә барганда гына салганнар. 6-9 яшьлек кызларның күлмәкләре - көрән, 9-12 яшьлек кызларның - соры, ә15-18 яшьлекләрнеке ак төстә булган.Күлмәк һәм алъяпкычларны кыйммәтле тукымадан теккәннәр.
5 сл. Кызларның формасы ике төрле булган. Берсе - һәр көн кию өчен көндәлек форма,икенчесе - бәйрәм формасы. Көндәлек форма өчен сыйфатлы һәм нык тукыманы Англиядән махсус кайтарганнар, ә бәйрәм киемен ефәктән теккәннәр.
6 сл. 1962 нче елда форма үзгәрә. Башка -фуражка, билгә каеш кертелә.
7 сл. 1973 нче елда малайларга куе зәңгәр төстәге костюм чыга. Җиңендә пластик эмблемада китап белән кояш рәсеме ясалган.
8-9 сл. Кызларның формасы үзгәрми, ләкин пионер значогы кертелә.
10 сл. Галстуклар, октябрь значоклары, комсомол значоклары барлыкка килә.
11 сл. Бу рәсемдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре күрсәтелгән. Аларның башларында түбәтәй, өсләрендә кара күлмәк һәм кара чалбар.
Революциядән соң мәктәпләрдә, университетларда махсус форма кию бетә, ә Бөек Ватан сугышыннан соң яңадан кертелә. 1992нче елдан бирле мәктәпләрдә махсус форма кию мәсьәләсен һәр мәктәп үзе хәл итә.
12 сл. Бу рәсемдә бүгенге көндәге формалар.
13 сл. Башлангыч сыйныф укучылары өчен.
14 сл. Өлкән сыйныф укучылары өчен.
Видеоролик карыйбыз. 20 нче гасырдагы мәктәп формасы.(1 мин.)
10. Укучылар, әйдәгез әле безнең мәктәптәге форма турында да сөйләшик.
(1 укучы сөйли)
Безнең мәктәптә бердәм мәктәп формасы юк. Ләкин мәктәп формасына карата таләпләр бар.Өскә ак яки бер төстәге блузка, я кофта. Аска кара чалбар яки кара итәк булырга тиеш. Барлык укучылар да мәктәп формасы кимәсә дә, күбесе кия.
Мәктәп тормышыннан
Видео сюжет карап китәбез
Инде йомгаклап диалоглар да төзеп карыйк
_Мәктәп формасын мәҗбүри кертү кирәкме икән? Әйдәгез әле , шул темага ди
диалоглар төзеп карыйк.
1.- Синеңчә,мәктәпләрдә мәҗбүри форма кертү кирәкме?
-Минемчә, кирәк.(дәвам итәргә)
…
2. - Минемчә, кирәкми.
…
3.- Минемчә, мәҗбүри кертү кирәкми.
- …
11. Ситуатив биремнәр эшләү.
1. Две подруги встретились на улице, перед началом учебного года. Они интересуются друг у друга,что будут одевать на первое сентября?
- Син бәйрәмгә нәрсә киясең?
- Мин кара итәк һәм ак блузка киям. Ә син?
-Мин кара чалбар һәм ак блузка киям
2. Попроси маму (вежливо) купить школьную форму в клетку.
- Әни, миңа шакмаклы мәктәп формасы ал әле, зинһар.
3 Ты хвалишь одноклассника отмечая, что ему идёт эта форма.
- Синең мәктәп формаң бик матур. Сиңа килешә.
12. Өй эше.
Тагын бер кат барын да кабатлап,тест эшләргә әзерләнеп килергә.
13. Дәрескә йомгак ясау.
Укучылар,әйдәгез инде бүгенге дәрескә йомгак ясыйк. Мәктәпләрдә форма булса, яхшырак ,җайлырак булыр идеме икән?
(соңгы слайд күрсәтелә). Укучылар укыйлар.
Мәктәпләрдә бердәм мәктәп формасы булса, укучыларга уңайлырак булыр иде.