Светофор – безнең дустыбыз

Разделы: ОБЖ, Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: светофор


Максат: Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; автобус тукталышы юл билгесе белән танышу; бер-берсенә тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: Тар һәм киң юллар, светофор макеты, җәяүле юлы, тукталыш билгесе, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, руль.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, безгә кунаклар килгән, ягез әле исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн.

Тәрбияче: Без Сезнең белән бүген юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлап алырбыз. Сөйләштекме?

Әкрен генә Шүрәле керә.

Тәрбияче: Балалар, ни бу?Нишләп йөри монда?

Шүрәле: Танайка урманына кайтып китәргә кирәк, юл эзләп йөрим. Җитмәсә телефонның зарядкасы утырды.

Тәрбияче: Борчылма Шүрәле,сиңа урманыңа кайтырга булышырбыз. Без бүген юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, ныгытып аласы идек, әйдә әле син дә безнең белән бул.

Шүрәле: Урмандагы юллардан бик тиз элдерәм мин, ярар соң, сезнекен дә өйрәним әле. Юкса ниндидер шакмаклы предметлар кычкыртып җафалады.

Тәрбияче: Ул шакмаклы предметлар - транспорт дип атала.

Шүрәле: Транспорт!?

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, нинди төр транспорт була?

Балалар: йөк, җиңел, автобус...

Экранда слайдлар бара

Тәрбияче: Бу нинди төр?...

Шүрәле: Яхшы, ә алар кайда йөри?

Тәрбияче: Юлда йөриләр

Алда ике төрле юл ята - киң һәм тар.

Тәрбияче: Монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз икән? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Машиналар.

Тәрбияче: Дөрес, тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Кешеләр, балалар.

Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән тар юлдан китәрбез.

Шүрәле ялгышып машина юлына кереп китә, юл хезмәткәре аны сызгыртып туктата

Юл хезмәткәре: Иптәш сез кая барасыз? Монда бит машиналар гына йөри.

Шүрәле: Әнә бит алар да шуннан бара.

Юл хезмәткәре: Юк, балалар җәяүле юлыннан бара, барыгыз шунда чыгыгыз.

Шүрәле: Яхшы.

Балалар:

Тротуардан атлыйбыз, (балалар бер урында атлыйлар)
Кагыйдәне саклыйбыз, (бармак белән яныйлар)
Урам аша чыкканда - (аякларны югары күтәреп)
Сулга, уңга, карыйбыз. (тар юлдан чыгалар)

Җәяүле юлына килеп җитәләр

Шүрәле: Бу монда нишләп ята?

Тәрбияче: Нәрсә турында әйтәсең?

Шүрәле: Зебра.

Бала: Бу бит сез уйлаганча җәнлек түгел, юл билгесе. Җәяүлеләр чыга торган урын.

Тәрбияче: Сырлы-сырлы булганга, аны шулай зебра дип атыйлар.

Шүрәле: Менә ничек (чыгып китә).

Тәрбияче: Тукта әле, Шүрәле дус, ашыкма , як ягыңа карамыйча чыкма син. Әйдәгез, балалар, бергәләп чыгыйк.

Юл аркылы чыгалар, бераз баруга, светофор очрый.

Шүрәле: О нинди өч күзле багана!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле Шүрәлегә ни икәнен аңлатып бирик.

Бала: Ә бу светофор, ул безгә һәм машиналарга юл күрсәтүче.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес.

1 бала:

Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.

2 бала:

Янып тора өч күзе
Күреп тора ич безне
Әйтеп тора өч сүзне:
Кузгалма! - ди - кызыл күз.
Сабыр! - ди - сары күз.
Ярый, - ди - яшел күз.

Тәрбияче: Я, Шүрәле дус, аңладыңмы инде?

Шүрәле: Бераз аңладым кебек.,

Тәрбияче: Ныгыту өчен, әйдәгез уйнап алыйк.Уеныбыз "Кызыл, сары, яшел" дип атала. Кызыл төскә-чүгәлибез, сары төскә-басабыз, яшел төскә-атлыйбыз.

Шүрәле башта ялгыша, бераздан өйрәнә.

Тәрбияче: Ә хәзер юл аркылы чыгабыз (машиналар уза, аннары балалар) Юл хезмәткәре күзәтеп тора.

Шүрәле: Урманга да куйсаң бу светофорны менә дә шәп булыр иде.

Алда автобус тукталышы.

Тәрбияче: Балалар, бу нинди юл билгесе?

Балалар: Автобус тукталышы.

Тәрбияче: Яшы, дөрес. Автобус белән кая барып була?

Балалар:...

Тәрбияче: Ә хәзер автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышыйк.

  1. Кергәндә, чыкканда этешмәскә.
  2. Кычкырып сөйләшмәскә.
  3. Чүп ташламаска
  4. Саклагыч каешларын эләктерәләр.

Шүрәле: Ничек өйрәнеп бетерәсез бу кадәр әйберләрне?

Тәрбияче: Тырышсаң була. Ә хәзер без сине автобуска утыртып урманыңа кайтарып куябыз.

Автобуска утыргач, саклагыч каешларын эләктерәләр. Автобус йөртүче тукталышларны әйтеп бара.

Тәрбияче: Менә Шүрәле синең тукталыш.

Шүрәле: Рәхмәт Сезгә, балалар. Бик күп нәрсәләргә өйрәттегез сез мине.

Тәрбияче: Әле безнең сиңа бүләгебез дә бар, янып торучы билге. Икенче юлы шәһәргә килгәндә шушы билге белән килсәң, сине машина йөртүчеләр ерактан ук күреп торырлар.

Шүрәле: Рәхмәт, мин бик шат.

Шүрәле урманда кала, балалар кире кайта.

Тәрбияче: - Сезнең белән бүген кемгә булыштык?..

- Шүрәлегә нинди юл кагыйдәләре өйрәттек?..

Балаларның җаваплары

Тәрбияче: Ә без шөгылебезне җыр белән тәмамлыйк.