Көзге урманда очрашу (Встреча в осеннем лесу)

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: вторая младшая группа


Зал көзге урман табигатенә туры китереп бизәлгән, әкрен генә моңлы көй яңгырый. Тәрбияче балаларны залга алып керә.

Тәрбияче: - карагыз әле, балалар, нинди матурлык! Без сезнең белән бүген көзге урманда.

Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне,
Балалар күптән көтте.

Тәрбияче: - нидер кыштырдый түгелме? (балалар як-якка карана).

Кемдер килә ахрысы (балалар урындыкларга китә).

Куян: (куркып кына) - хәерле көн, мин куян булам. Кечкенә генә, бик йомшак кына, бик куркак кына.

Тәрбияче: - бер дә курыкма куянкай, кил бире, без сиңа тимибез, шулай бит, балалар (әйе). Әйдә безнең белән уйнарга.

"Ак куянкай" җырына хәрәкәтле уен.

Куян: - рәхмәт Сезгә балалар, бик матур уен булды. Әйе, усаллардан куркабыз, качабыз без, тик менә кышкы суыклар җиткәнче, минем үз йортым булсын иде...

Тәрбияче: - балалар, әйдәгез куянкайга матур йорт төзеп бирик.

Балалар: - әйдәгез.

Уен "Мин төзүче". Балалар зур кубиклардан ике командага бүленеп йорт стенасын урнаштыралар.

Куян:-нинди матур Теремкәй килеп чыкты, рәхмәт балалар (куян сикереп кереп китә, башын гына чыгарып карап тора)

Тәрбияче: - менә Теремкәйгә беренче кунак та килә түгелме?

Музыка астында бака керә.

Бака: - Терем, терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Куян: - мин куркак куян, озын колак, ә син кем?

Бака: - мин бака-бакылдык, көннәр суытты, көз җитте, керт мине зинһар өеңә?

Куян: - ә син бака берәр һөнәр беләсеңме? Белсәң, кертермен.

Бака: - мин бик тәмле итеп ашарга әзерлим. Менә хәзер балалар белән сиңа яшелчә ашы һәм компот әзерлибез.

Уен "Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне таны". Ике командага бүленәләр, бер команда яшелчәләр җыя, икенчесе җиләк-җимешләрне аерыа китерә.

Куян: - м-м-м, бик тәмлегә ошаган,рәхим ит бака, бергә күңелле булыр.

Тәрбияче: - шулай итеп куян белән бака бергәләп яши башлый.

Музыка астында төлке керә.

Төлке: - Терем, терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Куян: - бу матур җылы йортны миңа балалар төзеп бирде. Бака белән икәү яшибез. Син кем?

Төлке: - мин төлке. Хәйләкәр диләр мине.Минем дә бу җылы матур йортта сезнең белән яшисем килә.

Куян: - ә нинди кызыклы һөнәрең бар?

Төлке: - мин бик матур шигырьләр беләм, хәзер балалар белән сөйләп китәбез.

Төлке балалар белән шигырь сөйли һәм әкрен генә өйгә кереп китә.

Көчле музыка ишетелә, ерактан аю күренә.

Аю: - бик матур йорт күреп килдем.

Терем, терем, теремкәй,
Зур түгелсең, кечкенә,
Кертче мине үзеңә.
Бик нык йокым килә.

Куян: - нинди яхшы һөнәрең бар синең аю дустым?

Аю: - бәлки йортны саклармын(үзе исни, йокысы килә)

Бака: - кертик куянкай, безгә сакчы да кирәк.

Тәрбияче: - менә шулай итеп безнең җәнлекләр бергәләшеп матур гына яши башлыйлар. Куян кишер кимерә, бака пешерә, төлке шигырьләр укый, ә аю йоклый-йоклый Теремкәйне саклый.

Әйдәгез әле балалар, бер күңелле җыр җырлап алыйк.

Җыр: Яфраклар.

Шулчак кемдер ишек шакый. Карасалар көз кызы Сөмбелә икән.

Сөмбелә:

- мин Сөмбелә, көз кызы,
Муллык, байлык өләшүче.
Тырышканны хөрмәтлим,
Ялкаулардан читләшәм.

Күрәм, монда бик тырыш балалар җыелган, җәнлекләремә матур Теремкәй төзеп биргәнсез. Бу изге эшегез өчен тәмле алмалар белән сыйлармын. Ә хәзер уйнарга чакырам.

Уен "Кояш һәм яңгыр"

Тәрбияче: - Сөмбелә, күчтәнәчләр һәм уеның өчен зур рәхмәт сиңа, бездән дә күчтәнәч кабул ит.

Күңелле бию "Алтын камка"

Сөмбелә: - бу матур бию өчен зур рәхмәт сезгә. Гел шундый тырыш, акыллы, сәләтле булып калыгыз. Менә сезгә бер кәрҗин алмалар. Ә миңа китәргә вакыт, сау булыгыз!

Балалар: - сау бул, Сөмбелә! Рәхмәт!

Тәрбияче: - әйдәгез балалар җәнлекләр белән хушлашып, без дә кайтыр юлга чыгыйк.

Балалар: - язга кадәр, уңышлы кыш көннәре Сезгә.

Җәнлекләр: - рәхмәт сезгә, балалар!