Дуслар җыелган җирдә.
(Икенче кечкенәләр төркеме өчен Яңа ел иртәсе)
Күңелле музыка астында Кар кызы балаларны чыршы бәйрәменә алып керә,балалар яшел чыршыга карап сокланалар, кунакларга үзләренең костюмнарын күрсәтеп әйләнеп алалар.
Алып баручы:
Әй, Яңа ел, Яңа ел!
Кил син безгә тиз(е)рәк!
Җыелышып түгәрәккә,
Басыйк, дуслар, бергәләп!
Чын күңелдән котлыйм Сезне
Яңа ел белән, дуслар!
Бүген монда яңгырасын
Шат авазлар, шат җырлар!
Карагыз әле, балалар, ничек матур монда! Безгә калын урманнан чыршы кунакка килгән! Әйдәгез әле, бергәләп чыршы белән исәнләшик!
Бергә: Исәнме,чыршы!
Алып баручы: Балалар,безнең чыршыбызның никтер утлары янмый.Әйдәгез,әле бергәләп кабызыйк.
Бергә: Чыршы,чыршы,утларыңны кабызчы!!! (утлар кабынмый)
Алып баручы: Кемдер әйтми калдырды ахрысы, чыршының утларын кабызасы килми. Әйдәгез әле, тагын бер тапкыр бергәләп эндәшик.
Бергә: Чыршы,чыршы,утларыңны кабызчы!!!
(чыршының тутлары кабынып китә, балалар кул чаба)
Алып баручы: Балалар,ә сезнең утлар белән уйнап аласыгыз киләме? Әйдәгез бергәләп утларга өрәбез.
(Балалар чыршы утларына өрәләр, утлар сүнә, аннан соң тагын кабызуын сорыйлар)
Алып баручы: Ә хәзер инде чыршыбызга багышлап шигырьләр сөйләп китик.
Бала:
Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен,
Балалар күптән көтте!
Бала:
Нинди матур безнен чыршы, җем - җем итеп яна ул!
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен, котлы булсын Яңа ел!
Бала:
Бүлмәдә чыршы агачы-ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә, бәйрәм итәргә килгән.
Бала:
Күрегез бу чыршыны,чыршының да чып - чыны!
Нинди төз, матур, биек,тора түшәмгә тиеп.
Бала:
Наша елка высока,
Наша елка велика,
Выше мамы, выше папы,
Достает до потолка.
Бала:
Мягкая, пушистая,елочка душистая,
Красивая, блестящая,живая, настоящая!
Бала:
Чыршы, чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матур булып,
Бизәлгәнсең бу юлы.
Бала:
Я шел чыршы тирәсендә,
Җыелып бертугандай
Әйлән-бәйлән уйнарга дип,
Ашыктык бабай белән.
Алып баручы:
Әйдә бергә биеп алыйк,
Әйдә бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк!
Җыр “Чыршыкай”
Алып баручы:
Посмотрите-ка, ребята,
Наконец-то Дед Мороз
На огромном вездеходе,
Елку из лесу привез.
1 ребенок: Зеленую!
2 ребенок: Пушистую!
3 ребенок: Душистую!
Дети (хором): Как она нам нравится, ёлочка – красавица!
Песня «Наша елочка - красавица»
Алып баручы: Ә без шигырьләрне дәвам итәбез.
Бала:
Яшел чыршы, басып торчы,
Өйнең түрендә.
Килдек бергә без биергә,
Синең тирәңдә.
Бала:
Кар бөртекләре,
Җем-җем итәләр
Җил искән саен,
Очып китәләр.
Бала:
Салкын кыш килде,
Ак карлар яуды.
Буран уйнады,
Таулар ясады.
Бала:
Кар яуган, яуган,
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар,
Урамнар, кырлар.
Алып баручы: Балалар,әйдәгез, чыршы янын гөрләтеп бер биеп алыйк.
Полька «Парлашып басабыз»
(балалар утырышалар)
Кар кызы: Балалар, бәйрәмебез күптән инде башланды, ә Кыш бабай һаман күренми. Әллә безнең балалар бакчасын таба алмый йөри инде? Әйдәгез әле, балалар, Кыш бабайны бергәләп чакырып карыйк, адашып йөри күрмәсен!
Балалар: Кыш бабай, кил безгә - Яңа ел бәйрәменә!
Кар кызы: Ишетмиме әллә безне... Әти-әниләр, әйдәгез сез дә кушылыгыз әле безгә! Бергәләп чакырсак, Кыш бабай ишетми калмас!
Бергә: Кыш бабай, кил безгә - Яңа ел бәйрәменә!
Кыш бабай: Ишетәм-ишетәм! Киләм-киләм!
(Кыш бабай керә, чыршыны бер әйләнеп, туктый)
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы: Яңа ел сезгә ак бәхетләр, шат көннәр алып килсен! Котлы булсын Яңа ел!
Алып баручы: Исәнме, Кыш бабай! Түрдән уз!
Кыш бабай:
Менә тагын килдем сезгә,
Яңа ел бәйрәменә!
Күрәм, быел үскәнсез, нинди зур булгансыз!
Таныдым барыгызны да:
Менә Әминә, Алия, Самира, Марат...!
Чыршы янына чакырам, түгәрәккә басыгыз!
Яңа елда уйнап, биеп,
Җырлап күңел ачыгыз!
Җыр «Кыш бабай»
Җыр җырлаганда Кыш бабайның бияләе төшеп кала. Кар кызы табып алып шул бияләй белән уйната.
Уен: Югалган бияләй
Алып баручы: Кыш Бабай, балалар сине бик көттеләр шигырьләр, җырлар, уеннар әзерләделәр. Әйдә кил, әле утырып бераз ял ит, шигырьләрне тыңлап ал.
Кыш бабай өчен шигырьләр.
Бала:
Матур бәйрәм җырыбыз,
Яңгырагач еракка.
Кыш бабабыз ишетеп,
Килгән безгә кунакка.
Бала:
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Бала:
Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән
Көтә кем генә,
Чыгар дип өйдән.
Бала:
Яңа елга бүләк алып,
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага,
Бүләкләр бирде.
Бала:
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!
Безгә якын дус бабай
Көтеп алдык без сине,
Күңелләргә хуш бабай.
Бала:
Уянып бүген иртән,
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы кыш бабай,
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып алыйк.
Бер тузан юк,саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
Бала:
Новый год! Новый год!
В гости елочка придет.
Дед Мороз и зайки,
Принесут подарки.
Бала:
За окном снежинки,
За окном мороз.
Дед Мороз подарки,
Нам в мешке принес!
Бала:
Әйдә, килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк-җырлыйк бергәләп.
Җыр “Ап – ак карлар”
Кыш Бабай: Балалар, сез миннән бераз гына булса да куркасызмы?
Балалар: Юк!
Кыш Бабай: Ә, сез шулай мени? Алайса мин сезне хәзер өшетәм!
Уен «Битләремне туңдырма!»
Кыш Бабай: Кызым, тамагым бик кипте, су гына китер әле.
Кар кызы: Хәзер бабай!
Кыш бабай чүмечтән салкын су эчә, калган суны балаларга чәчрәтеп, шаярта.
Кыш бабай: Ай-яй, бик арып киттем әле, кая әле кызым бераз ял итим (утыра да, йоклап китә)
Кар кызы: Балалар, әйдәгез әле, Кыш Бабай ял иткән арада бер әкият уйнап алыйк. Борын түгел, хәзер заманда яшәгән ди, бер бик тырыш Куян белән бер хәйләкәр Төлке. Куян бик тырыш булган, менә шундый матур өйдә яшәгән. Ә Төлкенең өе булмаган, Куян өенә һәрчак кызыккан.
(Төлке чыга)
1 Төлке:
Мин төлке – хәйләкәр,
Мин төлке - чибәркәй!
Бу өйдә миңа рәхәт,
Бу өйдә мин торачак! (өйне күрсәтә)
2 Төлке:Сәлам!Син ме бу, нинди хәйлә корасың?
1 Төлке: Менә бу өйне үземә алырга торам.
2 Төлке:И дустым, бәйрәм җитә, җүнсезләнмә, тимә куянга. Әйдә биеп алыйк.
Төлкеләр бииләр, дус Төлке чыгып китә, ә хәйләкәр Төлке Куян өненә юнәлә. Ишек шакый.
Төлке: Куян дустым, кунакка керт әле?
Куян: Рәхим ит.
Төлке: (өйдән кычкыра) Бу өйдә мин яшим, бар үзеңә өй эзлә!
Куян: Елап чыгып китә.
Шул арада дус куяннар сикерешеп киләләр.
Дус Куян:Куян дустым, ник елыйсың?
Куян: Ничек еламаска, мине Төлке өнемнән куып чыгарды, бик усал Төлке.
Дус Куян: Елама, дустым, әйдә бергәләп барабыз да, Төлкене куып чыгарабыз.
Куяннар: Төлке, чык! Төлке, чык!
Төлке:
Сикереп төшрәмен, атылып чыгармын!
Йоннарыгыз төрле якка очар!
Куяннар куркып кирегә өйгерәләр.
Куян: Әйттем бит,мин Сезгә бик усал төлке ул! (елый)
Дус Куян: Борчылма, дустым,әйдә сикереп биеп алыйк, кәефеңне күтәрик.
Куяннар биюе
Дус куяннар китә, Куян тагын кычкырып елый башлый.Шул вакыт бу тавышны ишетеп, өненнән Аю уянып чыга.
Аю килә: Исәнме куян,ник елыйсың?Хәтта йокыдан уяттың.
Куян: Ничек еламаска,Төлке өнемнән куды.
Аю: Бер дә борчылма Куян, хәзер ярдәм итәрбез. Аю дусларым килегез, Куян дуска булышырга кирәк.
Аюлар өй янына алпан-тилпән баралар, шакыйлар.
Аю: Төлке, чык! Төлке, чык!
Төлке:
Сикереп төшәрмен,
Атылып чыгармын!
Йоннарыгыз төрле якка очар!
Аюлар куркып чигенәләр.
Куян: Әйттем мин Сезгә, бик усал Төлке.
Аю: Куян дустым, кәефеңне төшермә, әйдә безнең биегәнне карап тор.
Аюлар бииләр дә, китәләр.
Кар кызы: Куянкай, безгә бәлки Әтәч булышыр!
Куян: Булдыра алмас шул, бик усал Төлке.
Кар кызы:
Ә шулай да өметне өзмик әле, чакырыйк Әтәчне.
Әтәч, әтәч, әтәчкәй, кил бирегә чибәркәй!
Син барысыннан иртә торасың,
Җырлап бар дөньяны уятасың.
Җилкәсенә чалгы салып, салмак басып, Әтәч керә.
Әтәч:
Җилкәмдә чалгы йөртәм, төлкене хәзер куам!
Дусларым минем шәпләр – кыю, батыр тычканнар .
Тиз, тиз атлап барырбыз, кытыклап чыгарабыз.
Тавышыбыз бик көчле, җиңәбез сине, Төлке!
Тычканнар йөгереп чыгалар да, күңелле музыкага биеп алалар.
Кар кызы: Менә нинди кыю тычканнар!Әйдәгез,өй янына барыгыз, Төлкене куып чыгарыгыз!
Тычканнар Куян өне янына килеп ишек шакыйлар, Әтәч “Кикри-күк!” дип кычкырып куя. Тычканнар кереп Төлкене алып чыгалар.
Куян: Бик зур рәхмәт сезгә, тычкан дуслар! Хәзер мин үземнең өемдә яши алам!
Шул вакыт Кыш бабай уяна.
Кыш бабай: Мин төш күрдемме, әллә берәрсе чынлап та тәртип боздымы?
Кар кызы: (аңлата) Без барысында җайладык Кыш Бабай, бер дә борчылма! Төлке генә бераз үзенең хәйләкәрлеген эшкә җикмәкче иде.
Төлке: Кыш бабай гафу ит мине,мин бит шаяртырга гына теләгән идем. Ә алар үзләре гаепле, матур сүзләр куллана белмиләр. Зинһар өчен дигән булсалар, мин бик тиз чыгар идем.
Кыш бабай: Ә, менә ничек була дусларым, бер сүз бөтен нәрсәне хәл итә ала. Моны онытмагыз.Бер-берегезгә карата ихтирамлы булыгыз.
Балалар: Без сүз бирәбез.
Кыш бабай: Мин киткәнче балалар, тагын бер җырлап, биеп алыйк әле.
Балалар түгәрәккә басалар
Песня: Шел веселый Дед Мороз.
Кар кызы: Бабакай, Ә синең бүләкләрең кая соң? Әллә капчыгың тагын нарат астында калганмы?
Кыш бабай: Кайгырмагыз, дусларым,Менә сезгә бүләкләрем!
(Бияләеннән нарат ылыслары чыгара) Менә хәзер һәр берегезгә дә берәр нарат ылысы таратып чыгам!
Кар кызы: Син нәрсә инде Кыш бабай, балалар тырыштылар, ә син аларга берәр ылыс кына бүләк итмәкче буласыңмы!
Кыш бабай: Тукта әле син, кызым! Ылыслар бит гади түгел, ә тылсымлы. Сез алар белән чыршы янына киләсез. МИнем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйсыз һәм күзләрне йомасыз. Дөрес эшләсәгез, ылыслар бүләккә әйләнер.
(Кыш бабай ылысларны тарата, балалар белән чыршы янына килә, тылсымлы сүзләр әйтә, ут сүнә, шул арада әти –әниләр бүләкләрне урындыкларга куеп чыга, ут яна, балалар бүләкләр янына йөгерәләр)
Балалар: Рәхмәт, Кыш бабай!
Кыш бабай:
Бик күңелле үтте бәйрәмебез,
Ә безгә кирәк китәргә!
Телим сезгә Яңа елда
Тагын да зур үсәргә!
Кар кызы: Сау булыгыз, балалар! Сау булыгыз кунаклар! Котлы булсын Яңа ел!
Балалар:Сау булыгыз!
Алып баручы:
Сау бул инде чыршыкай,
Ямьләндердең бүлмәне.
Онытмабыз беркайчан,
Без бүгенге бәйрәмне!
Җыр: Чыршыкай.