Внеклассное мероприятие на тему "Герой – поэт М.Д. Жалиль"

Разделы: Внеклассная работа


Максатлар:

1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең биографиясе, иҗаты белән таныштыру.
2. Легендар шагыйрьнең иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
3. Ватан өчен гомерләрен кызганмаган геройлар белән горурлану хисе тудыру, геройларның исемнәрен хәтердә тоту кирәклеген аңлату.
4. Муса Җәлилнең шигырьләренә язылган җырлар белән таныштыру.

Җиһазлау:

Муса Җәлилгә багышланган альбом, китаплары күргәзмәсе, балаларның шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләре, сәхнәләштерү өчен өй, койма макетлары, табигатьне сурәтләгән агачлар, үләннәр рәсеме, мультимедиа,фортепиано.

Китаплар күргәзмәсе:

1. Муса Җәлил.“Кечкенә дусларга” . Шигырьләр, поэмалар. (Казан, 1980 ел)
2. Муса Җәлил. Әсәрләр. (Казан, 2004 ел)
3. Муса Җәлил. Хатлар, поэмалар, биографик материаллар. (Казан, 1976 ел)
4. Муса Җәлил. Шигырьләр. I том (Казан, 1975)
5. Муса Җәлил.“Моабит дәфтәрләре”. (Казан, 1963 ел)

Сыйныфтан тыш чараның барышы.

Алып баручы:

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

Февраль аеның кояшлы матур көнендә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. (Экранда М.Җәлилнең портреты, тормыш юлына багышланган слайдлар
күрсәтелә ).

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Бүгенге кичәне без аның кыскача гына тормыш юлы һәм иҗатына багышларбыз.

Татар биюе башкарыла. (Татар халык музыкасы яңгырый.)

Алып баручы:

Муса Җәлил 1906 нчы елда элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә.

1 нче укучы “Бишектә” шигырен сөйли.

Такмак әйтер
Сиңа җилләр.
Алмагачы әкият сөйләр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли, әлли бәү!

Алып баручы:

Муса Җәлил яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксына башлый, 1916 нчы елда үзенең беренче шигырен яза. Муса 6 яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Ул бик тиз вакыт эчендә 1 нче сыйныф материалын үзләштерә. Җыр дәресләрендә беренче булып җыр башлый.

“Карак песи” (М. Җәлил шигыре, Җ. Фәйзи көе ) җыры башкарыла.

Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:

– Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.

Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!

– Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең!

2 нче укучы “Маэмай” шигырен сөйли.

Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә һәм күп күрә.
Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да, сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм.
Ул окоптан окопка
Хат ташырга өйрәнсен!
Командирын дошманнан
Яклашырга өйрәнсен!
Яралыга су илтсен,
әрнәрсәгә өлгерсен.
Нәрсә генә сизсә дә,
Командирга белдерсен.
Менә шуның барсын да
Мин өйрәтәм Акбайга.
Акбай әзер һәрвакыт
Туган илен сакларга!

Алып баручы:

Аның беренче шигыре 13 яшендә “Кызыл йолдыз” газетасында басылып чыга.

Муса Җәлил шигырьләре балаларны яшьтән тәрбияле булып үсәргә өнди.

“Сәгать” (М. Җәлил шигыре, Ф. Әхмәтов көе ) җыры башкарыла.

Сәгать суга: “Даң – даң!”

Хәбәр бирә таңнан.
Мәктәпкә барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат
Күрә: эшләр харап,
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: “Келт – келт,
Тиз мәктәпкә кит, кит!”
Марат аңа дәшә:
“Тукта, мине көт, көт!”
Сәгать җырлый: “Дин – дин!”
Мин бит туктый белмим,
Моннан ары зин – зин,
Миңа карап йөр син!”

3 нче укучы “Сандугач һәм чишмә” шигырен сөйли.

Таң атып, нурлары
Үпкәндә кырларны,
Чишмәләр, күлләрне
Һәм калын урманны,
Сандугач, уянып,
Канатын кагына
Һәм карый, ашкынып,
Тын урман ягына.
Ул якын сердәше
Чишмәне сагына,
Таң кошын юксынып,
Чишмә дә зарыга.
Һәр иртә Сандугач
Чишмәдә коена.
Бу аңа чиксез зур
Дан булып тоела.

Алып баручы:

1919 нчы елда Муса үзенең туган авылында “Кызыл чәчәк” исемле балалар оешмасын җитәкли. Әлеге оешма авыл балаларына патриотик, интернациональ тәрбия бирү юнәлешендә эшләгән.

4 нче укучы “Имән” шигырен сөйли.

Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын,
Имән җырлый искә төшереп
Шаулап үткән яшь чакларын.

Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.

“Чишмә” (М. Җәлил шигыре, Ж. Фәйзи көе ) җыры башкарыла.

Яр астыннан чишмә ага
Челтер-челтер тавышы.
Жил искәндә иелеп кала
Читкә үскән камышы.
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез,
Башка жирдән эчмәгез!
Пионерлар чишмәсеннән
Колхозчылар су ала.
Кызыл сакчы аргамагын
Шул чишмәдән сугара.
Челтер-челтер чишмәбез
Күгелҗем тау ярында.
Су эчмичә китмәгез,
Поход үткән чагында!

5 нче укучы “Чәчәкләр” шигырен сөйли.

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгрегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.
Җил көйләп тибрәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.

Алып баручы:

1931 нче елда шагыйрь 1нче Мәскәү Дәүләт университетын тәмамлый. Шул арада “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле татар журналлары чыгаруда катнаша, аларның җаваплы редакторы була.

6 нчы укучы “Җырларым” шигырен сөйли.

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

“Сугышка кадәрге фотосурәтләр” җырының көенә вальс башкарыла. (Экранда сугыш чорындагы сурәтләр, күренешләр күрсәтелә).

Алып баручы:

1941 нче елда Муса Җәлил туган илне сакларга сугышка китә. Аның гимнастерка кесәсендә шигырьләр язылган куен дәфтәре була. Ул редакциядә утырмый, һәрвакыт частьләрдә, подразделениеләрдә йөри. Солдатлар арасында яши һәм үзенең мәкальләренә, шигырьләренә материаллар җыя.

Алып баручы:

1942 нче елда Муса Җәлил каты яралана һәм тоткынлыкка төшә. Моабит төрмәсендә утырганда бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат итә.

7 нче укучы “Тик булса иде ирек” шигырен сөйли.

Юк, барсыннан да элек,
Тик булса иде ирек,
Кылчым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.

Тыныч көй астында “Кызыл ромашкалар” биюе башкарыла. Алып баручы “Кызыл ромашкалар” шигырен укый.

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәләр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-берсеннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?”
Әйтте кызыл ромашка:
“Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында.

8 нче укучы “Ышанма” шигырен сөйли.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр
“Ул егылган арып”,– дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”,– дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”,– дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Алып баручы:

Шпандау хәрби төрмәсендә 1944 нче елның 25 нче августында Муса Җәлил җәзалап үтерелә.

1956 нчы елның 2 нче февралендә М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясенә лаек була.

Укучылар, без бүген Муса Җәлилнең туган көненә багышлап кичә үткәрдек. Бүгенге тынычлык өчен көрәштә М. Җәлил дә үзенең шигырьләре белән сезнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра, туган илне яратырга, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Халык батыр улын беркайчан онытмый. Һәр шәһәрдә диярлек М. Җәлил исемен йөрткән урам бар, аңа һәйкәл куелган. Казанда опера һәм балет театры М. Җәлил исемен йөртә. Безнең туган шәһәребез Әлмәттә дә аның исеме белән аталган урам бар, герой-шагыйрьгә һәйкәл куелган. Герой-шагыйрь М. Җәлил исеме һәрвакыт күңелләрдә саклансын.

Шагыйрь кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек! Кичәбезне “Җилләр” шигыре белән тәмамлыйбыз.

9 нчы укучы “Җилләр” шигырен сөйли.

Җилләр, җилләр, исегез,
Болытларны кисегез!
Зәңгәр диңгез өстендә
Ак дулкыннар ишегез!
Җилләр, җилләр, сез җитез,
Сез исәсез нинди тиз!
Тик бер сорау бирергә.
Зинһар, рөхсәт итегез!
Җир йөзендә шундый тук,
Шундый иркен тормышлы,
Шундый киң һәм шундый нык,
Шундый матур күренешле,
Әллә ничә диңгезле ,
Әллә ничә урманлы,
Шат кояшлы, көндезле
Тагын берәр ил бармы?
Җилләр, җилләр әйттеләр:
– Мондый ил тик бер генә;
Чәчәк кенә, гөл генә
Безнең туган ил генә.

Кулланылган әдәбият:

  1. Муса Җәлил. “Кечкенә дусларга”. Шигырьләр, поэмалар. (Казан, 1980 ел.)
  2. Муса Җәлил. Әсәрләр. (Казан, 2004 ел.)
  3. Муса Җәлил. Хатлар, поэмалар, биографик материаллар. (Казан, 1976 ел.)
  4. Муса Җәлил. Шигырьләр. I том. (Казан, 1975.)
  5. Муса Җәлил. “Моабит дәфтәрләре”. (Казан, 1963 ел.)
  6. Музыка хрестоматиясе. (Казан. “Мәгариф” нәшрияты.1999 ел.)
  7. “Уйныйбыз да, жырлыйбыз” хрестоматиясе. (Яр Чаллы, 1991 ел.)