8 март бәйрәме 2нче кечкенәләр төркеме. "Әнием, алтыным!"

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: 8 Марта, вторая младшая группа, татарский язык


АБ: Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз-әниләр, әбиләр, апалар, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыбызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Б:

Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар тарата
Яз килә, каршы алыгыз-
Дигән хәбәр тарата.

Б:

Без беләбез җылы язның
Иң беренче бәйрәме-
Әниләр, әби - апалар,
Хатын кызлар бәйрәме.

Б:

Яз килә, яз килә
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.

Җыр "Сыерчык"

Б:

Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга,
Таптамагыз!
Һич ярамый
"Әни" сүзен таптарга.

Б:

Әниемне кочаклыйм да
Битеннән үбеп алам
Әни, әни, әнием,
Мин сине бик яратам.

Б:

Сигезенче март белэн
Әниләрне котлыйбыз
Бәхет-шатлыклар телибез,
Бүләккә җыр җырлыйбыз!

Җыр "Әнием"

Мама, мама, мамочка,
Я тебя люблю.
Я тебе весёлую
Песенку спою.

Һәр кешегә әни кирәк,
Ә әни кемгә кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк.

Я рисую на листке
Алые тюльпаны
Напишу я в уголке
«Для любимой мамы»

(Балаларга чәчәкләр тарату)

Бию "Әнием" (Утыр)

(Музыка әби керә)

Әби: абау, нинди бию тавышы бу? (оглядывается) Кая эләктем мин? (балаларны курмичә бүтән якка карап сөйли).

АБ: Әби син бит балалар бакчасына килден. (Әби куркып китә).

Әби: Ничек инде балалар бакчасына? Каян килеп эләктем мин мында? Мин бит үземнең балаларым, оныкларным янына Казанга баручы бит.

Әби: Нишлим инде хәзер? Казанга бармаганыма күптән шул.... Автобус рейсларын бутаганмын инде.

АБ: Әби бездә генә калыгыз, бездә бит бүген әниләр бәйрәме, бергә күңел ачырбыз.

Әби: Ярар, балалар сездә бик матур һәм күңелле икән, калыйм беразга.

(Әби сумкасыннан күзлеген алып кия, телефонын алып связьне тикшерә, аска, өскә йортә һәм игътибарын залда утыручы әниләргә юнәлтә. (Тыныч кына музыка янгырый)

- Бу сезнең әниләрегезме? Бигрәк чибәр әниләрегез. Беләсезме бу чибәрлек астында күпме тырышлык, үҗәтлек,фидакарьлек, күпме йокысыз төннәр. Авырлыкларга да карамастан алар сезнең беренче елмаюыгызны, әни диюләрне, тәпи китүләрне беркайчан да онытмый. Сез үссәгез дә әниләрегез бу мизгелләрне һәрвакыт күңел түрендә саклар.

АБ: Бик хак сүзләр әбекәй.

Полукругка басалар

Бала:

Дөньяда иң җылы әби -
Безнең әби беләбез.
Шуңа күрә энем белән
Куенына керәбез.

Бала:

Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам,
Яратам мин аны.

Бала:

Без сезне бик яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзегезгә,
Матур җыр җырлыйбыз.

Песня "Поцелую бабушку"

А.б.:

Безнен балаларыбыз
Колеп кенэ торалар
Барысы да дуслар алар
Уйнарга яраталар.

Әби: Әйдәгез әле мин сезгә балалар "Читән" уенын уйнатам.

уенЧИТЭН

Әби: балалар әниләрегезне тикшереп карыйбызмы читән уенын уйный алырлармы?

(Уен әниләр белән)

Бала:

Минем бар ике әби,
Икесе дә бик әйбәт,
Мине яраткан өчен
Әбиләргә зур рәхмәт.

Җыр "Дәү әнигә бүләккә" (Малайлар киенә)

АБ: Әйдәгез әле малайлар, бәйрәмебезне матрослар биюе бедән дәвам итик.

"Матрос" биюе (әби чыгып китте, пирогларын бирә)

АБ:

Безнең төркем малайлары
Акыллылар, осталар.
Барысы да бертугандай
Җырларга яраталар.

ҖЫР. "Гармун уйныйм".

Б:

Иртә җырлыйм. Кич җырлыйм,
Көне буе мин җырлыйм.
Әниемне, әбиемне
Бәйрәм белән мин котлыйм!

ЖЫР "ЯЗ КИЛӘ" (солистка)

Бию Барбарики

АБ:

Сатып алмадык бүләкләр.
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип уйладык.
Рәхим итеп сез алыгыз
Менә шушы бүләкләрне
Телибез сезгә иң изге,
Иң яхшы теләкләрне.