Әбидә кунакта (Праздник осени)

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: осенний праздник


(балалар кулларына яфраклар тотып, музыка астында залга керәләр: "Танец осенних листочков" и полукругом)

Алып баручы: Карагыз әле, балалар, нинди матур залыбыз!

Бүген без сезнең белән алтын көз бәйрәменә җыелдык. Көз турында матур җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, сары-кызыл яфраклар белән уйнарбыз.

Көзләр җитте, алтын көзләр җитте,
Кошлар китте җылы якларга.
Сандугачның моңлы тавышы да
Ишетелми мондый чакларда!

Марьям:

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр!
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр!

АМАЛИЯ.

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.

ФАНИС.

Сары,сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, яфа яфрак-
Көзнең матур чаклары.

Аделя.

Яфракларны коя-коя,
Бакчабызга килде көз,
Алтын сары яфракларны
Кулыбызга җыйдык без.

Җыр: Яфраклар коела.

(Яфракларны куябыз)

ЛИАНА.

Наступила осень,
Пожелтел наш сад.
Листья на берёзе.
Золотом горят.

АМЕЛИНА.

Спят березы в серебре,
Ярче зелень сосен,
Потому что на дворе
Золотая Осень.

Жыр: Тише-тише тишина (утыралар)

Алып баручы:

Сары яфрак белән безнең бакча тулган,
Кояшта елмаймый, белмим нәрсә булган?

Балалар: Көз җитте!

(Көз кызы керә)

Көз кызы:

Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы? Мин көз кызы!
Бәйрәмегез дә башланган икән инде, бераз соңга калганмын бугай.

А.Б.

Рәхим ит, Көз кызы! Син безнең кадерле кунагыбыз!
Түрдән уз! Безнең белән бергәләп күңел ачырсың.

Көз кызы: Рәхмәт.

Көз кызы: балалар минем кәрзинемне карагыз әле, ул нинди бай, көзге матур яфраклар,алмалар белән тулган.
Әйдәгез әле бергәләп түгәрәктә җырлап алыйк.

А.Б. Жыр "Коз,коз, эйтэле"

А.Б: Көз кызы безнең балалар син килүгә дип бик матур бию әзерләделәр.

Бию: Дождик пошел.

Көз кызы: Ай-яй булдырдыгыз, бигрәк матур биедегез. Минем дә сезнең кебек бөтерелеп-бөтерелеп биисем килде. (Яфраклар чәчелә)

- Ой, онытылып хисләргә бирелеп, яфракларымны да чәчеп җибәрдем.

А.Б.: Борчылма көз кызы, хәзер җыябыз без аны.

- Әйдәгез әле Данис белән М.Тимур

Көз кызына булышыйк, кем тизрәк җыяр микән.

Уен: Яфрак җыю.

Көз кызы: бигрәк уңган балалар икәнсез, рәхмәт сезгә.

Минем бу яфраклар белән урманнарны бизисем бар. (борчылып) Эх, шул урман читендә Зәйнәб әби яши, әле аның бәрәңгесе дә җыелып бетмәгән.

А.Б.:Балалар әллә Зәйнәб әбигә булышып кайтабызмы?

Б-Р: Әйе.

А.Б.: Кунакта булып кайтырбыз.

Көз кызы:Әле сез кунакка да йөрергә яратасызмы?

Балалар: Әйе

А.Б. Зәйнәб әбинең өйе урман читендә үк бит, Нәрсә белән барыйк микән? Якын ара түгел бит.

Б-Р: Поезд, машина, автобус.

А.Б: Әйдәгез без поезд белән барыйк,вагоннарны тактык,ычкындырырыга ярамый.

- Көз кызы, синең дә юлың урман аша уза бугай?

Көз кызы: Әйе,әйе Мин дә сезгә утырыйм, җир өсләрен яфрак белән тутырыйм.

А.Б: Рәхим ит.

(поезд запасн.выход чыга. Икенче ишектән кергәнче өй,агач, скамейка куела. Бәрәңгене идәнгә чәчергә)

Зэйнэб әби:

И-и, карале кемнәр килгән!
Күптән сезне кунакка көткән идем!
Сагынып беттем үзегезне!
Кара ничек үскәннәр! Исәнмесез, балакайларым!

Балалар: Исәнме, әби!

А.б.: Зэйнэб әби! Без сиңа булышырга дип килдек бит әле, көз көне бакчада эшләр бик күп була бит.

Зэйнэб әби: И-и, шулай шул, балалар, быел эш күп булды. Бабай белән җәй буе бакчага су сиптек, чүп утадык, аннары бай уңышны җыеп та алдык. Менә бәрәңгене генә җыеп бетереп булмады, ярдәм итәсез әллә?

А.Б: Әлбәттә, әби.

Уен: бәрәңге җыю

(Кәрим, Җ.Тимур)

Зәйнәб әби: Ай, рәхмәт балалар! Менә бит тиз генә бетердегез. Балалар, сез әкиятләр яратасызмы соң? Сезгә бер әкият сөйлим әле...

А.б.: Без сиңа әкият үзебез сөйлибез хәзер!
(балаларга полумаскалар кидерә)

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү

  • Шалкан - Ш.Амилия
  • Бабай - Марсель
  • Әби - Камилла
  • Кыз - Айгиза
  • Эт - Сөмбель
  • Песи - Динә
  • Тычкан - Кәрим

А.б.: Яшәгән ди бер авылда бабай белән әби. Җәй көне утырткан ди бабай шалкан. Су сипкән, чүбен утаган.

("бабай" - Көрәк белән казый, орлык утырткан була, лейкадан су сибә, кереп китә)

Менә күп үтми, аз үтми шалкан үсеп чыккан.

(тәрбияче шалкан өстендәге тукыманы алып куя, бабай бакчага чыга)

Бабай:

Ай-һай, нинди зур шалкан! (шалканны тарта башлый) Булмый!
Әй, әби, кил монда! Булыш әле!

Әби:

Ишетәм-ишетәм! Киләм-киләм! (шалканны икәү тартып карыйлар, килеп чыкмый).
Әйдә кызыбызны чакырабыз.
Кызым, кызым кил монда, булыш безгә.

Кыз:

Ишетәм, ишетәм. Киләм-киләм. (тартып карыйлар, тартып чыгаралмыйлар)
Әйдә, Акбайны чакырабыз!

Бабай белән әби (бергә): Акбай! Кил монда! Булыш әле!

Эт: Һау-Һау!

А.б.:

Акбай әбинең итәгеннән тотынды, әби бабайның биленнән.
Шалканны бергәләп тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар.

Бабай: Әйдәгез, песи Мияубикәне чакырабыз!

Бабай, әби, эт (бергә): Песи Мияубикә, мияубикә! Кил монда! Булыш әле безгә!

Песи: Мияу-мияу!

А.б.:

Мияубикә Акбайның койрыгыннан, Акбай әбинең итәгеннән, әби бабайның биленнән тотынды.
Шалканны бергәләп тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар.

Бабай: Булмый! Әйдәгез, тычканны чакырабыз!

Бергә: Тычкан! Кил монда! Булыш әле безгә!

Тычкан: Пи-пи-пи!

А.б.: Тычкан Мияубикәнең биленнән, Мияубикә Акбайның койрыгыннан, Акбай әбинең итәгеннән, әби бабайның биленнән тотынды. Шалканны бергәләп тарталар, тарталар... Ух! килеп чыкты! И, сөенделәр, и сөенделәр!

Бергәләп бии башладылар! Күңелле көйләр ишетеп, күршеләре дә кереп җиттеләр (калган балалар да түгәрәккә басалар)

Зәйнәб әби: Ай, рәхмәт, балалар! Рәхәтләнеп ял иттем, ичмасам! (казлар тавышы). Ай балалар казларымны чыгарган идем, ябып керим әле, югала күрмәсеннәр.

А.Б: Бию "Два веселых гуся".

(Балалар утыралар) Әби керә: Иии, казкайларымны югалта яздым, көчкә яптым (тел.шалтырый).

Әби: Әлүү, әлүү. Кем әле бу?

- Әәә, улым син мени( көлә, сөенә), онытмыйсыыз (әзрәк тыңлый), өй рәхмәәт,рәхмәт. (тел.тыгып куя).

- онытмыйлар, онытмыйлар балакайларым, рәхмәт төшкерләре.

А.Б. Әбекәй, нәрсәне онытмаганнар?

Әби: Онытмыйлар(әкрен генә сузып). Көзен була торган бииик истәлекле көн бит, әллә сез белмисезме?

А.Б.: Көз бәйрәме.

Әби: Юк,юк, юк.

А.Б.:

Әәә, әлбәттә беләбез. Балалар әйдәгез әле, әйтегез,
Әби белми дип уйламасын тагы.

Балалар: Әниләр көне.

А.Б.: Әйе балалар, әниләр көне. Без бу бәйрәмгә әзерләнеп тә килдек әле.

Әби: ие шул беләсез икән, (исни), иии мичкә тәмлүшкәләр тыккан идем, пешеп яталар микән, карап килим әле.

А.Б.: Шушы мөмкинлектән файдаланып әниләребезне котлап китик әле.

(бер рәткә басалар)

А.Б. Коннэр якты булсын очен

Балалар. Эни кирэк!

А.Б. Йокы татлы булсын очен

Б-р. Эни кирэк!

А.Б. Ашлар тэмле булсын очен

Б-р. Эни кирэк!

А.Б.

Жил-янгырдан саклар очен,
Усаллардан яклар очен,
Бэхет-шатлык артсын очен

Бергэ. Эни кирэк! Эни кирэк!

Тэрб. Ин кадерле кеше жирдэ Эни, димэк.

ИЛЬЯС:

Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын

Кәрим:

Сезне, әнилэр, яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Буләк итеп узегезгә
Бер матур жыр жырлыйбыз.

«Без әниебезне котлыйбыз" жыры башкарыла.

Әйдәгез әле, әниләргә дә бик матур бер бию дә бүләк итик.

Мы маленькие звезды

(Бүләк тапшыру)

Әби: Пеште, пеште балакайларым, китмәдегезме әле? Сезгә дип өлгерттем. (Пешкән булочкалар күрсәтә)

А.Б. Әбекәй безгә кайтырга вакыт инде.

Әби: Үзегез белән алыгыз, кайткач тәмләп чәй эчәрсез.

А.Б.: Рәхмәт бик зур итеп

Балалар әйдәгез поездга утырдык, вагоннарны тактык.Саубул әби.
(поезд белән урыйбыз, утырабыз).

Кадерле әниләр!
Һәр көнегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын!

Шушының белән безнең әзерләнгән бәйрәмебез тәмам, ихтибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ә хәзер барыгызны да истәлекле фотога төшергә чакырам.

Экият «ШАЛКАН»

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Рэхэтлэнеп утырыгыз! Сегодня мы покажем вам русскую народную сказку «Репка» на татарском языке, это будет сказка.
«ШАЛКАН».

Алып баручы. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зу-у-ур үскән.

Бабай. (Бабай шалкан тирәсендә йөри).

Ай-яй, шалкан зур үскән
Ничек чыгарыйм?!
Әби, әби кил монда .

Әби. (Әкренләп чыга) Бабай, нәрсә кирәк?

Бабай. (Шалканга күрсәтеп).

Шалкан зур үскән
Бергәләп тартып чыгарыйк.

Бергә. Бер, ике, өч !

Әби. Булмый!

Алсу, Алсу, кил монда!

Кыз татар халык көенә бии-бии чыга.

Әби. (Кызга күрсәтеп) Бабай, Алсу матур бии.

Бабай. Әйе, матур.

Кыз. Әби, нәрсә кирәк?

Әби. (Кулы белән күрсәтеп).

Шалкан зур үскән
Бергәләп тартып чыгарыйк.

Бергә. Бер, ике, өч!

Кыз.

Булмый!
Акбай, кил монда!

Акбай. (Йөгереп чыга).

Һау-һау. Исәнме, Алия! Нәрсә кирәк?

Кыз. (Күрсәтеп)

Шалкан зур үскән
Бергәләп тартып чыгарыйк.

Бергә. Бер, ике, өч!

Акбай.

Һау-һау-һау. Булмый.
Шалкан зу-у-р! Мияу, Мияу, кил монда!
Музыка яңгырый.
Мияу җырлый-җырлый чыга.

Мияу.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,
Мин матур җырлыйм, җырлыйм,
Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ля,
Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мияу. Акбай, Акбай, нәрсә кирәк?

Акбай.

Һау-һау-һау.
Шалкан зур үскән
Бергәләп тартып чыгарыйк.
Бергә. Бер, ике, өч !

Мияу.

Мияу-мияу,булмый!
Тычкан-тычкан, кил монда!

Тычкан. (Пи-пи-пи килеп чыга).

Мияу-мияу, нәрсә кирәк?

Мияу. (Күрсәтеп).

Шалкан зур үскән
Бергәләп тартып чыгарыйк.

Бергә. Бер, ике, өч !

Шалкан. (Торып баса).

Мин зур үстем!
Витаминлы, бик тәмле!

Бергә «Шалкан» җырын җырлыйлар.

Ж. ТИМУР

Дует, дует ветер.
Дует, задувает.
желтые листочки
с дерева срывает.

Камилла:

Үзе көз ае булса да,
Бүген көн шундый ямьле.
Чөнки әниләр көне бит,
Шуңадыр бик күңелле.
: Син, әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреннән
Бар өйгә нур бөркелә.
Ралия: Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.