Сценарий "Хуш киләсең яңа ел!" (Здравствуй, Новый год!)

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: новогодний праздник, Новогодний сценарий


Балалар залга керәләр Чыршыкай-купшыкай җырына

Алып баручы:

Күрәсезме чыршыны? Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан ул кунак булып килгән!
Балалар, сезгә чыршы ошыймы?

СӨМБЕЛЬ.

Исәнме, чыршы исәнме!
Яна ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен,
Балалар күптән көтте.

КӘРИМ.

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.

Амелина.

Чыршы,чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.

Амалия.

Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.

А.Б.

Яшел чыршы тирәсенә
Якынрак басыгыз
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Бүген күңел ачыгыз!

Җыр "Чыршы янында".

А.Б: Карагыз әле, балалар, чыршының утлары нигәдер янмый.

Әйдәгез бергә тылсымлы сүзләр әйтәбез:

"Чыршы, чыршы, утларыңны кабызчы!" (утлар кабына, балалар кул чаба)

ЛИАНА.

Здравствуй, елочка лесная,
Серебристая, густая,
Ты под солнышком росла
И на праздник к нам пришла!

Ж.ТИМУР.

Ёлочка красивая,
Ёлочка густая,
На пушистых веточках
Бусинки сверкают!

М.ТИМУР.

Наша ёлка высока,
Наша ёлка велика,
Выше мамы, выше папы,
Достает до потолка.

Песня. Здраствуй, ёлочка!

А.Б.

Матур чыршыны күреп туймыйбыз,
Чыршы янында җырлап уйныйбыз!
Балалар, әйдәгез әле бер биеп алыйк.

Полька

(балалар утырышалар, кызларны малайлар озата)

Алып баручы: Балалар, бәйрәмәбез күптән башланды, ә Кыш бабабыз, Кар чәчәк белән хаман күренми. Әллә безнең балалар бакчасын таба алмый микән? Әйдәгез әле бергәләп чакырыйк, адашып йөри күрмәсен!

Балалар: Кыш бабай, Кар кызы кил безгә-Яңа ел бәйрәменә! (убырлы керә)

Убырлы: Ишетәм-ишетәм! Киләм-киләм!

Убырлы: Исәнмесез балалар, Исәнмесез кунаклар, мине көттегезме?

Балалар: юююк без Кыш бабай белән Кар кызын көттек.

Убырлы: Нәрсәгә ул пенсионер? Кай төшем ким?

А.Б. Кыш бабай күңелле җырлар белә... Ә син беләсеңме соң?

Убырлы: Ха-ха-ха, конечно, әле күптән түгел генә "Голос" конкурсыннан кайттым.

А.Б. Шулай мени? Әйдә җырлап күрсәт әле. (Җырлый)

А.Б. Кит моннан, шундый җыр була мени? Хотя бы бии беләсеңме?

убырлы.:Беләм (Бии)

А.Б. Шушындый бию була мени. Әйдәгез әле балалар Биеп күрсәтик.

Бию Шалтыравыклар

А.Б. Кыш бабай шигыр.дә тыңларга ярата.

Убырлы. Миндә яратам.

Кыш килде.

Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта...
Өч ай торыр торса,-
Аның гомере кыска.

Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән;
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.

Марсель.

Юеш көннәрдә
Зарыгып беттек.
Кыш бабабызны
Сагынып көттек.

А.Б. Убырлы, беләсеңме кыш бабай бүләкләр дә тарата...

Убырлы: Иии бүләкләр миндә дә күп ул, каяле минем капчыгым. Хәзер күрсәтәм.

- Менә машина-бер тәгәрмәче генә ватылган. Менә курчак-бер аягы гына сынган. Менә скатерть, бер генә төштә көя кискән.

Убырлы. Ник көләсез сез? Әллә ошамыймы?

А.Б. Юк, безгә мондый бүләкләр кирәк түгел, безгә кыш бабай кирәк.

- Әйдә Убырлы болай сөйләшәбез, көч сынашып карыйк.әгәрдә без җиңсәк, син үзегезгә кайтып китәсең

Убырлы: Ха-ха-ха! Шушы малявкалар беләнме?

Ярар, нәрсә эшләргә кирәк?

А.Б.Шушы чыршы тирәли йогерергә кирәк була? Уен "Кем беренче дип атала?" Кем беренче чыршыны әйләнеп урындыкка утыра, шул җиңүче.

Убырлы. Конечно, мин беренче.(Сөмбель, Айгизә). (ике тапкыр)

А.Б. Ә хәзер гир күтәреп карыйк әле

Уен "гирләр күтәрү". 2 балла

(Убырлы соңгы уйный һәм аягына штанганы төшерә)

Убырлы:Ай-яй-яй, аягым өзелде, ай авырта. Бирегез миңа, авыртуны баса торган дару, тизрәк бирегез!

А.Б. Убырлы безнең дару юк, ә менә безнең әкиятебез авыртуыңа шифа булыр.

Убырлы: Шулаймы, ягез әле күрсәтегез, карап карыйм.

А.б.: Яле карап кара. Абдулла Алиш

"Куян кызы"

(звучит музыка сказки)

А.б.: Борын-борын заманда яшэгэн ди бер куян. Анын бик иркэ матур кызы булган.

(эни урын жыйештыра, кыз курчагын ашата)

Әни куян: - Кызым, матурым

Кыз куян: - Әу, әнием

Әни куян: - Кызым, мин сине яратам (аркасын сыпыра)

Кыз куян: - Әни, мин дә сине яратам! (кочаклый)

А.б.: Шулай тату итеп яшәгәннәр алар. Суык кыш житте, салкын көннәр башланды, калын кар жирне каплады. Әнисе кызына итекләр буләк итә.

Әни куян: - Мә кызым, аякларын өшемәсен.

Кыз куян: - Рәхмәт әни! (кия, сикерә) жылы, йомшак итекләр! (бии)

А.б.: Шул куян кызы итекләрен киеп урманга уйнарга китте. (ходит по сугробам высоко поднимая ножки и поет веселую песню) Тирән карлардан йөрде, ләкин куян кызы жылы итекләргә өйрәнмәгән була, бик тиз туя, һәм салып ташлый (сала)

Кыз куян: - салам, салам! - әни күрмәсен! - Яшерәм!

А.б.: куян кызы кар өстендә дә боз өстендә дә яланаяк йөри икэн.(веселая музыка)

Аягы авырта башлаган (грустная музыка).

Кыз куян: - Уф, аягым авырта (аксый)

А.б.: Елый-елый өенэ кайта (елый)

Кыз куян: - Әни-әни, аягым авырта

Әни куян: Әй кызым, аягын боз булган бит. Нишләргә! (карый, сыпыра)

А.б.: Шул вакытны тиен килә (музыка)

Тиен: - Кайгырма, куянкай. Аңа доктор Айболит ярдәм итә.

Әни куян: - Доктор Айболит кайда ул?

Тиен: - Әйдәгез, үзем алып барам.

Әни куян: Әйдэ барабыз (музыка, урман буйлап баралар)

Тиен: - Менә килеп життек! (домик с надписью АЙБОЛИТ)

ВСЕ: - Исәнмесез, Доктор Айболит!

Доктор Айболит: Исәнмесез, рәхим итегез. Нәрсэ булды?

Эни куян: - Кызымнын аягы авырта (ике кулын селки-селки)

Д.Айболит: -Утырыгыз, күрсәтегез, карыйм. Ә-ә-ә аягы өшегән,! (берет лекарство) Хәзер-хәзер дару сөртәм (сөртә)

Куян кызы: Аягым тәзэлде!!!

Әни куян: - Рәхмәт, Доктор Айболит.

Әни куян һәм Куян кызы: Тиен, сина дэ рәхмәт!

Доктор Айболит: - Әниенне тынла, акыллы бул!

Кыз куян: Тынлармын!

А.б.:

Шул шатлыктан алар биергә тотындылар!!!
(тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Биергә басыйк әле.
Уйнап, көлеп, жырлап, биеп
Куңелне ачыйк әле!)
(артисты кланяются взявшись за руки)

А.б.: Ролләрне башкардылар

Куян әние - АДЕЛЯ. Куян кызы - Камилла

Тиенкәй - Динә. Доктор Айболит - Ильяс.

А.б.: Балалар! Куян кызы инде хәзер әнисенең сүзен тыңлый, киез итеген салмый, киеп йөри. Сез дэ әниләрегезне тыңлагыз, тәртипле булыгыз.

Утырган вакытта Убырлы: Доктор, доктор туктагыз әле, минем дә аягым хаман авырта бит.Миңа да рецепт язып бирегез әле.

Доктор Ильяс: Ай-хай авыр. Хәзер скорой чакырам. (Телефон ала, шалтырата). Ало, чыршы аланына срочно скорый.

Скорый тавышы.Кем чакырды, кемгә ярдәм кирәк.

Убырлы: Ай, һай аяк, әйтерсеңлә каткан таяк.

Скор:карый). Эш монда аякта гына түгел. Ә менә монда (күкрәккә күрсәтә).

Убырлы: Нәрсәә.... Аяк кая да, бу кая?

Скор: Менә кара әле, рентген күзәтүләре буенча Убырлы ханым, сезнең йөрәгегезнең яртысы каралган,әллә алдашып йөрисеңме, мәкерле эшләреңне эшләп ә?

Убырлы башын иеп: Әллә күренәме?

Скор: Монда бар эшләреңдә күренә,срочно йөрәгеңне чишмә суы белән юдырырга кирәк, мин сезне вынуждено госпитилизировать. Арткы утыргычка утыруыгыз сорала. (кочаклый, чыршыны бер әйләнеп чыгып китәләр)

А.Б. Төзәлсә генә ярар иде инде, убырлының аягы. Куян кызы, синең аягың ничек, авыртуы басылдымы?

Куян кызы: Әйе,менә.(бии)

А.Б. Күрәм, аякларың тәмам төзәлеп беткән, бии дә башлагансың. Синең биегәнне күреп аю дусларыннын да бииселәре килеп китте.

БИЮ АЮЛАР.

А.Б. Карагыз әле, аюлар кар көртләрен таптап, Кыш бабайның килер юлын ачтылар.

(Ат тавышы ишетелә. Кыш бабай белән, Кар кызы керә).

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар. Исәнмесез кунаклар. Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы: Яңа ел сезгә ак бәхетләр, шат көннәр алып килсен.

Кыш Бабай: Күрәм бик зур булгансыз, бер елда ничек үскәнсез!

Чыршы янына чакырам, түгәрәккә басыгыз!

Яңа елда җырлап, биеп күңел ачыгыз.

(Түгәрәккә басалар).

Җыр Кыш бабай.

Кыш бабай: Әйдәгез әле, бергәләшеп уйнап алыйк.

Өшетәм

Шел веселый Дед Мороз (Утырабыз)

Карчәчәк. Бигрәк җитез балалар булдыгыз әле сез.

Кыш бабай: Әйе, бигрәк җитезләр. Сезнең белән уйный-уйный эсселәдем, әллә эри дә башладым инде.

А.Б. Ай кыш бабай,эремә инде син,син утырып ял ит. хәзер безнең кызлар үзләренең биюләре белән бүлмәне җилләтеп, суытып алырлар.

БИЮ "КУРЧАКЛАР БИЮЕ"

А.Б. Кыш бабай балалар сиңа сөйләргә дип шигырьләр өйрәнделәр.

Шигырь.

Кыш бабай.

Бари Рәхмәт

Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чыгар дип өйдән.
Чыксаң, чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен әше дә.

Кыш бабай килгән.

Рәфис Корбан.

Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
Көттек сине, сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай?
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш бабай.

Кыш бабай.

Туфан Миңнуллин.

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә якын дус бабай,
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең.

Танцы Кыш бабай

Карчәчәк: Бабакай, балалар җырладылар, биеделәр, шигыр-р сөйләделәр, хәтта әкият күрсәттеләр. Ә синең бүләкләрең кая соң? Әллә тагын нарат астында калганмы?

Кыш бабай:Кайгырмагыз дусларым, Менә сезгә бүләкләрем! (Ылыслар тарата). Кайгырмагыз, балалар, менә хәзер барыгызга да берәр нарат ылысы таратып чыгам!

Карчәчәк: Син нәрсә инде, балалар тырыштылар, ә син аларга берәр ылыс кына бүләк иттең!

Карчәчәк: Тукта әле, кызым! Ылыслар бит гади түгел, ә тылсымлы. Сез алар белән чыршы янына килергә тиеш. Аннары тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк, соңыннан аларны чыршыга атарга . Дөрес әшләсәгез, ылыслар бүләккә әйләнер.

(Кыш бабай балаларны чыршы янына чакыра, тылсымлы сүзләрен әйтә,УТ СҮНӘ, Урындыкка тиз генә бүләкләр куела).

Бүләкләр таратыла.

Балалар: Рәхмәт, кыш бабай!

Кыш бабай: Бик күңелле үтте бәйрәмебез, безгә кирәк китәргә!

Телим сезгә Яңа елда тагын да зур үсәргә!

Кар кызы: Сау булыгыз, балалар! Сау булыгыз кунаклар! Котлы булсын Яңа ел!

Балалар: Сау булыгыз!

Алып баручы.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.