Тема занятия: "Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә “Төсләр иле” буенча сәяхәт"

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: подготовительная группа


Максат: үтелгән материаллар буенча мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларының белем дәрәҗәләрен ныгыту һәм йомгаклау.

Бурычлар:

  • Ел фасылларының төп билгеләрен ныгыту, ай исемнәрен, атна көннәрен атау.
  • Күләм һәм тәртип саннарын 10 эчендә санауны ныгыту (күз күреме буенча озынлык һәм биеклек буенча чагыштыру), куеп карау юлы белән чагыштыру);
  • Таныш әкият, шигырьләрне әйтеп бирә алуда;
  • Исем сүзгә берничә сыйфат сүз сайлап әйтеп бирүдә;
  • Сүзләрне иҗекләргә бүлүдә күнектерү.

Үстерү:

  • Балаларның сүзлек запасын киңәйтү;
  • Логик уйлау сәләтен үстерү;
  • Эзләнү- сәбәп бәйләнешләрен ныгыту.

Тәрбия:

  • кызыксынучанлык, күзәтүчәнлекне;
  • Үзлектән эшли белү күнекмәләрен тәрбияләү.

Эш төрләре: фронталь, үзлектән, парлашып.

Шөгыль этаплары:

  • оештыру өлеше, сюрприз
  • максат һәм бурычлар кую
  • төп өлеш- балалар белән эшчәнлек
  • йомгаклау-нәтиҗә ясау, бүләкләү.

Шөгыль барышы:

(Балалар музыка астында төркемгә керә һәм кунакларны сәләмлиләр, түгәрәккә басалар)

Пумала һәм буяулар тотып Рәссам керә.

Рәссам: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез.

Р: Сез мине таныдыгызмы?

Б: Эйе.

Р: Дөрес, мин рәссам. Карагыз эле, нинди матур рәсем ясадым мин. Слайд №1

Р:

Что за чудо-чудеса,
В гости радуга пришла,
И дороңки принесла,
Все дороңки не простые,
А волшебные такие!
По дорожке кто пройдет -
Тот играет, много знает, всегда красиво говорит,
В подготовителҗную группу перейти спешит.

Тәрбияче: Балалар, сезнең әзерлек төркеменә күчәсегез киләме?

Б: Әйе

Р: нәрсәдер булды, рәсемем югалды. Хәзер без ничек әзерлек төркеменә күчәбез? Мин бүтән мондый ук рәсем ясый алмыйм.

Т: Борчылма, рәсемне ясарга без сиңа ярдәм итәбез, әйе бит балалар. Ә син безгә булышырсың. Яхшымы?

Р: Яхшы.

Т: Әйдәгез әле балалар, салават күперен дөресләп тезеп бирик. (Балалар тезәләр, тәрбияче сорауларына җавап бирәләр, төсләрне атыйлар).

Р: Рәхмәт, балалар. Тик безгә алга барыр өчен, биремнәр үтәргә кирәк. Һәр төстә бер бирем. Булдыра алырсызмы?

Б: Әйе.

Р: Менә сезгә кызыл бирем.

Т: (биремне укый).

Иртә яктыра, кар эри, сулар ага, кошлар кайта, кояш җылыта, бу кайчак була?

Б: Яз! Слайд №2 - яз рәсеме.

Т: Балалар яз айлары ничә? Нинди айлар? (Март, Апрель, Май).

- Хәзер әйдәгез, яз нинди булуын әйтеп бирәбез.

Б: Матур, чәчәкле,....

Р: (Слайд №3) Балалар, бу кайсы вакыт?

Б: Җәй.

Р: Җәй айларын әйтеп бирә аласызмы?

Б: Июнь, июль, август.

Р: (Слайд №4) Ә бу кайсы вакыт?

Б: көз.

Р: Ничек белдегез?

Б: ...

Т: Көз айларын әйтеп бирегез әле?

Б: Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Р: (Слайд №5) Менә монысын белә алмассыз әле.

Б: Кыш.

Т: Әйдәгез әле балалар, кыш айларын да әйтеп үтик.

Р: Булдырдыгыз.

Физкультминутка

Балалар өстәл янына килә.

Т: - Балалар, карагыз әле, өстәлдә нәрсәләр ята?.....

- Саныйбыз?....

- Ә хәзер иң озын елгадан башлап тезәбез. Иң озын елга кайсысы? (беренче)

- Ә иң кыскасы? (бишенче)

-Сулар яз көне кайдан барлыкка килә?

Б: Кояш җылыта...

Т: Бик дөрес.

Р: Балалар, ә менә Салават күперенең икенче төсе нинди бирем бирер микән? (Сары төс)

Т: Тартма эчендә предметлар. Сезгә әйтергә кирәк, бу предмет нәрсәдән ясалган? (предметлар күрсәтелә, балаларның җаваплары).

Слайд №6. Чәчәкле алан.

Р: Алдагы биремне карыйбыз. (Кызыл сары төс) Нәрсәләр бу?

Б: Чәчәкләр.

Т: Әйдәгез без дә, чәчәкләр аланы төзик (балалар өстәл яныны килә)

- Сезгә 4 ромашка, 5 кыңгырау чәчәге белән алан ясарга кирәк.

- Әйтегез әле, чәчәкләрнең саны тигезме?

- Нәрсәләр күп?

- Ничәгә?

- Ничек бүлдең?

- Булдырдыгыз.

Т: Балалар түгәрәккә бастык

- Нинди төсне сайлыйбыз?(яшел)

Атна көннәрен һәм бердән унга кадәр, уннан бергә кадәр санауны туп ыргытып санау.

Әйдәгез хәзер сүзләрне иҗекләргә бүлик (китап, ручка, шкаф, кыз, малай)

Балалар паласка җайлашалар.

Алдагы төс нинди? (зәңгәр)

- Әйе, кызыклы сорауларга җаваплар табырга кирәк.

- Сколько ушей, у двух мышей?

- 3 песидә ничә койрык?

- Сишәмбе атнаның ничәнче көне?

- Атнада ничә ял көне?

- Төнлә йоклыйбыз, гимнастиканы ясыйбыз...(иртән)

- Кояш көндез яктырта, ә төнлә...(ай)

- Без кич белән нәрсә ашыйбыз? (кичке аш)

Т: Әйдәгез ял итәбез. (Бер бала уртага чыга)

В понедельник я купался,
А во вторник рисовал
В среду - долго умывался,
А в четверг - футбол играл
В пятницу я прыгал, бегал, очень долго танцевал,
А в субботу… воскресенье - целый день отдыхал.

Р: Алдагы биремнәр, рәсем буенча таны! (Куе зәңгәр төс) (слайд 7, 8, 9)

(Су анасы, Юындыр, Дюймовочка, Бүре белән төлке, Кызыл калфак, Галт белән кәҗә, өч кыз, Тукран, Карлыгач, Песнәк, Кара карга).

Т: Соңгы бирем: (шәмәхә төс). Балалар математик диктант. Урыннарга утырдык. Игътибар белән тыңлыйбыз.

- Әйдәгез әле, дәфтәр битен искә төшерик.(өс, ас, уң, сул, уң, як өске..)

Диктант:

  1. Битнең уртасына кояш ясыйбыз.
  2. Битнең өстенә очпочмак.
  3. Битнең астына түгәрәк.
  4. Битнең уң ягына овал.
  5. Битнең сул ягына турыпочмаклык.
  6. Битнең уң өске почмагына чәчәк.
  7. Битнең уң аскы почмагына квадрат.
  8. Битнең сул өске почмагына болыт
  9. Битнең сул аскы почмагына елмаю.

Т: Булдырдыгыз, рәхмәт. Эшләрне матурлап куябыз.

- Ә хәзер әйдәгез, Салават куперенә рәхмәт әйтеп, шигырь сөйләп китик.

- Ошадымы сезгә Салават күпере буйлап бару? Нәрсә иң авыр тоелды? Ә нәрсә бик җиңел булды?

Р: Булдырдыгыз, балалар, сез әзерлек төркеменә әзер дип уйлыйм. Саубулыгыз.

Т: Саубулыгыз.