"В поисках здоровья" конспект образовательной деятельности для детей подготовительной группы на татарском языке

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: детский сад, здоровый образ жизни, развитие речи, здоровое питание, подготовительная группа, спорт, спортивные игры, Развитие речевой деятельности


Тема: "Сәламәтлек эзләү".

Максат: Сәламәтлек өчен кеше үзе җаваплы.

Программа эчтәлеге:

  • балаларга үз сәламәтлекләрен кече яшьтән үк сакларга һәм ныгытырга кирәклеген аңлатуны дәвам итү;
  • сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;
  • әңгәмә барышында бәйләнешле сөйләм үстерү;
  • спорт белән шөгельләнергә, актив ял итәргә, сәламәт тукланырга теләк,начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү.

Әзерлек эше:

  • "Хәрәкәттә- бәрәкәт" темасына күргәзмә оештыру;
  • сәламәтлек, сәламәт яшәеш турында әңгәмәләр үткәрү;
  • спорт төрләре турында альбомнар карау.

Җиһазлау: посылка, биремнәр белән конвертлар, күз, колак, борын.

Шөгель барышы

- Балалар, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик һәм аларга хәерле көн телик.

-Хәерле көн.

-Дөрес, төз итеп утырабыз һәм шөгелебезне башлыйбыз. Балалар, безгә инопланетяниннар посылка һәм хат җибәргәннәр. Хатны укып китик.

"Борын-борын заманда башка планетада яшәүче инопланетяниннар Җиргә безгә охшаган кеше җибәрергә уйлаганнар. Инопланетяниннар арасында бәхәс килеп чыккан, беренчесе кеше- көчле, икенчесе кеше- акыллы, өченчесе кеше сәламәт булырга тиеш дигән. Бәхәс барышында бу өч сыйфатның да һәр кешегә кирәк булуын аңлаганнар, ләкин бер кешегә барысын бергә бирергә теләмәгәннәр. Шуңа күрә кеше өчен иң мөһим нәрсәне- сәламәтлекне яшерергә уйлаганнар. Берсе сәламәтлекне биек тауга, икенчесе диңгез төбенә, өченчесе кешенең үзенә яшерергә кирәк дигән."

Балалар, инопланетяниннар безгә яшерелгән сәламәтлекне табарга һәм кешенең сәламәтлеген кем сакларга тиешлеген дә ачыкларга кушканнар. Сәламәтлекне табарга безгә бу китап ярдәм итәр. Китапның беренче битен ачар өчен табышмакның җавабын әйтергә кирәк.

"Ике агай тау артында яши,
бер-берсен күрми" (күзләр)

-Дөрес, күзләр безгә нигә кирәк?

-Күз безгә күрү өчен кирәк.

-Дөрес, күзләр-күрү органы. Күзләргә нәрсәләр зыян китерә?

-Озак телевизор карау, китап караганда, рәсем ясаганда дөрес утырмау,күп компьютерда уйнау, күзләрне юмау аларга зыян китерә.

-Ничек сакларга кирәк күзләрне?

-Компьютерда күп уеннар уйнамаска, телевизор озак карамаска. Рәсем төшергәндә, китап караганда дөрес итеп утырырга. Күзләрне юып чиста тотарга.

-Бик яхшы. Димәк күзләр яхшы күрсен өчен, кем аларны сакларга тиеш?

-Кеше үзе.

-Балалар, әйдәгез, күзләргә гимнатика ясап алабыз.

1. Плотно закрываем-широко открываем(повтор. 5 раз)

2. Посмотреть налево-направо, вверх-вниз (3 раза)

3. Вращение глазами 2 сек. в одну сторону, потом в другую (3 раза)

4. Быстро моргаем(10 раз)

-Икенче битне ачар өчен,икенче табышмакны тыңлыйбыз.

"Бер агачта ике яфрак" (колаклар)

-Дөрес, колаклар безгә нәрсәгә кирәк?

-Колаклар безгә ишетү өчен кирәк.

-Әйе, колаклар-ишетү органнары.

-Колакларга нәрсәләр зыян китерергә мөмкин?

-Каты музыка тыңлау,колакларны юмау, җилле, суык көннәрдә шапкасыз йөрү, колакка төрле әйберләр тыгу аңа зыян китерә.

-Колакларны ничек сакларга кирәк?

-Суыкта шапкалар киеп, колакларны каплап йөрергә. Каты музыка тыңламаска. Колакларны юып,чистартып йөрергә.Колакларга төрле әйберләр тыкмаска.

-Бик дөрес. Димәк, колаклар яхшы ишетсен, авырмасыннар өчен кем җаваплы?

-Кеше үзе.

-Дөрес. Колакларга массаж ясыйбыз.

  • Ушки лепим (снизу вверх)
  • Дергаем ушки вниз, вверх, в стороны
  • Двумя пальцами гладим переднюю и заднюю часть ухи.

-Өченче табышмак рус телендә, игътибар белән тыңлыйбыз.

"Между двух светил
стою я один"

-Дөрес,бу-борын. Борын кешегә нигә кирәк?

-Борын кешегә сулау өчен кирәк. Борын аша үпкәләргә һава керә. - Балалар, ни өчен борын белән генә суларга кирәк?

- Һава борын аша үпкәләргә үткәндә бераз җылына, икенчедән һавадагы тузан борында кала, үпкәләргә үтми. Борын үпкәләргә үтүче һаваны бераз чистарта.

-Дөрес. Кеше организмы өчен чиста һава кирәк. Балалар, һаваны нәрсәләр пычрата?

-Машиналардан чыккан пычрак төтен, заводлардан чыккан зарарлы төтеннәр, тәмәке төтене.

-Һава пычранмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Машиналарга сыйфатлы бензин салырга. Заводларда чистарткыч корылмалар төзергә. Тәмәке тартмаска.

-Дөрес, балалар, тәмәке төтене һаваны гына пычратып калмый, тәмәке тартучыга да зур зыян китерә.Кешенең үпкәләре үсми, аврый башлый,организм агулана.

-Балалар, һаваны чистарту өчен нәрсәләр утыртырга кирәк?

-Һаваны агачлар чистарта, шуңа күрә күп итеп агачлар утыртырга кирәк.

-Ничек чистарталар соң алар?

-Углекислый газны сулыйлар, кислородны чыгаралар.

-Балалар, һава чиста булсын өчен, сулыш органнары авырмасын өчен кем җаваплы?

-Кеше үзе.

-Әйдәгез, барыбыз бергә дөрес сулыш алу күнегүләрен ясыйбыз.

Төз итеп басабыз, кулларны күкрәккә куябыз, җилкәләрне йөртми генә сулыйбыз (талгын көй куела).

-Дүртенче битне ачар өчен, сәламәтлек, сәламәт яшәеш турында мәкаль әйтергә кирәк.

Киләсе бит ачыла.

-Балалар, бу нәрсә рәсеме?

-Бу кешенең скелет рәсеме.

-Дөрес. Скелет кеше тәнен тотрыклы итә, эчке органнарны зарарланудан саклый. Скелет нәрсәләрдән тора?

-Скелет сөякләрдән тора.

-Сөякләр нык,чыдам булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Аларны ныгытырга. Сөякләр өчен файдалы витаминнар булган ризыклар ашарга.

-Нинди файдалы ризыклар беләбез?

-Сөт ризыклары. Ит ризыклары. Яшелчә-җиләк-җимешләр.

-Нинди ризыклар организмга зыян китерә?

-Коко-кола, чипсы, чупа-чупс, чәйни торган конфетлар(жевательные конфеты).

-Балалар, алдан әзерләгән тәҗрибәбезнең нәтиҗәләрен карап үтик әле. Ниләр эшләдек без?

-Җомга көнне коко-колага чи йомырка салып куйдык.

-Дөрес. Нәрсә булды икән йомырка белән? Аның кабыгы йомшаган, кока-кола аның кабыгын таркаткан, аңа зыян китергән. Балалар, безнең организмга да ул шулай тәэсир итә. Димәк, кока-кола безнең организмыбыз өчен зарарлымы?

- Зарарлы.

-Балалар, сөякләр чыдам булсын, авырмасыннар өчен кем җаваплы?

-Кеше үзе.

-Безгә инопланетяниннар ризык рәсемнәре җибәргәннәр, тик алар барысы да бер конвертта,аларны сөт ризыкларына, ит ризыкларына, яшелчә һәм җиләк-җимештән ясалган ризыкларга аерырга кирәк. (әлеге биремне үтәргә өч бала чыга)

Тикшерү: һәр бала сайлап алган рәсемнәрне күрсәтә, ризыкны атый.

-Бишенче битне ачар өчен рус телендәге рифмовканы тәмамларга кирәк.

"Чтобы самым сильным стать
Нужно мышцы накачать
Сам построй себе фигуру
Развивай ... (мускулатуру)"

-Балалар, бу биттә кешенең мышцылары төшерелгән. Мышцылар- хәрәкәтләнү органнары, чөнки кешенең бар хәрәкәте мышцылар белән бәйле. Кешенең мышцылары көчле булсын өчен, аларны һәрвакыт эшләтергә кирәк. Мышцылар өчен эшләү-ул хәрәкәтләнү. Әгәр аларны хәрәкәтләндермәсәң,алар көчсезләнә. Мышцыларны без ничек эшләтә алабыз?

-Спорт белән шөгельләнеп, актив ял итеп, хәрәкәтле уеннар уйнап.

-Нинди спорт төрләрен беләбез?

-Хоккей, футбол һ.б.

-Актив ял итү- нәрсә ул?

-Чана шуу, хәрәкәтле уеннар уйнау, су коену һ.б.

- Мышцылар ныклы кеше эшчән, көчле була. Мышцыларның көчлелеген кем булдыра?

-Кеше үзе.

-Әйдәгез, бераз ял итеп алабыз (ял минуты- музыкаль физкультминутка)

-Балалар, инопланетяниннар безгә тагын бер уен җибәргәннәр "Нәрсә артык" дип атала. Безгә төркемнәргә бүленергә кирәк.Балалар,сезнең урындыкларга төрле төстәге түгәрәкләр беркетелгән,өстәлләрдә дә шундый ук төстәге түгәрәкләр. Кемнең урындыгында нинди түгәрәк, шул өстәл янына киләсез. Конверттагы рәсемнәрне игътибар белән карыйсыз, артык рәсемне табасыз, ни өчен артык булуын аңлатасыз.

- Алтынчы битне ачар өчен әлеге мәкальне дәвам итергә кирәк "Хәрәкәттә- ..." (бәрәкәт)

-Рәсемдә төшерелгән балалар нәрсә эшлиләр?

-Хәрәкәтле уеннар уйныйлар, актив ял итәләр.

-Балалар, сез дә ял көннәрендә актив ял итәсез икән. Сезнең ял көннәрен ничек үткәрүегез турында без фотокүргәзмә (презентация) әзерләдек.

Презентация карау, 1-2 бала чыгышын тыңлау.

-Җиденче битне ачар өчен табышмакка җавап табыгыз.

"Карыйм да көләм,
үз сүрәтемне күрәм"

-Дөрес, көзге. Инопланетяниннар безгә көзгеләр бүләк итеп җибәргәннәр(таратабыз). Көзге безгә сәламәтлекнең кайда яшерелгәнлеген табарга ярдәм итәр. Көзгеләргә карагыз. Сез көзгегездә кемне күрәсез? Димәк, инопланетяниннар сәламәтлекне кайда яшергәннәр?

-Кешенең үзендә.

-Сәламәтлекне кем сакларга тиеш?

-Кеше үзе.

-Шөгелебез ахырына якынлашты. Балалар, без инопланетяниннар яшергән сәламәтлекне таптык, ул кешенең үзендә яшерелгән һәм һәр кеше үз сәламәтлеген үзе сакларга тиеш. Рәхмәт, балалар. Барыгыз да тырыштыгыз.

-Монда кунакларга һәм әти-әниләргә дә бүләкләр бар икән. Болар киңәшләр. Кунакларга хәзер таратабыз, ә әти-әниләргә кичен таратырбыз.