Сценарий поэтического развлечения по родному языку "Габдулла Тукай"

Разделы: Работа с дошкольниками


Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Алып баручы:хөрмәтле балалар, олылар кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Телсез идек-Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.

С.Кудаш.
Җыр “Яз җитә”
Җ.Фәйзи көе
Ф. Кәрим сүзләре.

1) Кояш көлеп карый безгә,
    Күзләр чагыла,
    Елгалардан бозлар ага
    Дингез ягына.

    Кушымта:Яз, яз, яз җитә
    Тәрәзәне ачтылар
    Тып-тып-тып итә
    Эре-эре тамчылар.

2) Агачка кунып чыпчыклар
    Чыелдашалар
    Яшькелт-кара сыерчыклар
    Әй җырлашалар.

    Кушымта:Яз, яз, яз җитә
    Тәрәзәне ачтылар
    Тып-тып-тып итә
    Эре-эре тамчылар.

Регина:

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Анжела:

Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара?

Милана:

Яз килә, яз килә
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.

Алып баручы: Безнең татар халкы матур җырлар , шигырьләр белә. Матур итеп биюләр башкаралар. Ә хәзер безнең кызлар башкаруында чәчәкләр биюен тәгьдим итәбез.

“Бала белән күбәләк” – җыры.

Рәдис:

Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Регина:

Мин торам кырларда,
Урманда, болында.
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.
Шүрәле керә.

Шүрәле: Исәнмесез,балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе,син бит Шүрәле.

Шүрәле: Балалар,минем уйныйсым килә,әйдәгез кети-кети уйныйбыз.

Алып баручы: Юк,без Шүрәле,кети-кети уенын уйнамыйбыз,әйдә “ Ачык авыз” уенын уйныйбыз.

Уен “ Ачык авыз”.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җаза бирелә.

Алып баручы:

Дуслар нишлибез,
Су анасы килә.
Су анасы керә.

Шүрәле: Әй син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.

Су анасы: Юк,юк. Чәчләремне тарарга,тарагымны эзлисем бар.

Шүрәле: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (күрсәтә)

Су анасы: Минем тарак,минем алтын тарак. Рәхмәт, Шүрәле.

Ә мин дөрес килдемме? Тукай бәйрәменә өләктемме? Рәхәтләнеп шигырьләр тоңлар идем.

Алып баручы: Дөрес килдең. Безнең балалар күп шигырләр беләләр.

Илсинә:

Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә
Җылы яктан кошлар кайтканда
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.

Айзиля:

Әле укый белмәсәк тә
“Туган телне” җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләрен сөйләп,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр”
Безнең дуслар барсы да.

Дима:

И туган тел, и матур тел
Әткәм, әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

Рәсим:

Туган җирем идел буе
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.

Зиля:

Татарчасы туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң,
Сине сөя торган тел.

Рамиль:

Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,
Пычраттырмам бу телне мин бер кемгә дә.

Су анасы: балалар, ә сезнең арада тапкырлар бармы? Сез табышмаклар яратасызмы?

Балалар: әйе, яратабыз.

Су анасы:

Лампа түгел-яктырта
Мич түгел-җылыта. (кояш)
Сикереп тешә
Бозны тишә (тамчы)
Ишегалдында таш була
Өйгә керсә су була. (боз).
“Туган телем” җыры.

1) “Балам“ диеп туган телдә
    Эндәшә миңа әткәй
    Әнием дип әнкәемә
    Мин туган телдә әйтәм.

    Дөньяда иң матур ил
    Ул минем туган илем.
    Дөньяда иң матур тел
    Ул минем туган телем.

2) Туган телемдә сөйләшәм
    Яшим мин туган илдә.
    Туган ил – дигән сүзне дә
    Әйтәм мин туган телдә.

    Дөньяда иң матур ил
    Ул минем туган илем.
    Дөньяда иң матур тел
    Ул минем туган телем.

3) Иң изге хисләремне мин
    Туган телдә аңлатам
    Шуңа күрә туган телне
    Хөрмәтлим мин яратам.

    Дөньяда иң матур ил
    Ул минем туган илем.
    Дөньяда иң матур тел
    Ул минем туган телем.

Шүрәле: Ә сез мәкальләр беләсезме соң?

Алып баручы: Әйе,беләләр.

Николай: Туган илем – Туган анам.

Максим: Туган илем – туган өем.

Самира:

Иң татлы тел – туган тел
Анам сөйләп торган тел.

Эльвина:

Тел кешене дус итә
Бер – беренә беркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

Ангелина:

Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.

Эльвина:

Без татарлар, Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.

СУ АНАСЫ уены.

Балалар түгәрәккә басалар.Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. әгәр дөрес әйтсә шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.

Шүрәле: Миңа сезнең бәйрәмегез охшады. Мин күп шигырләр тоңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән.

Су анасы: Рәхмәт балалар. Мин үземә файдалы әйбер алдым. Җәй көнне су буена ял итергә килегез.

Бергә: без сезгә күчтәнәч алып килгән идек (зур гөмбә бирәләр).

Ә хәзер сау булыгыз! (Китәләр).
“Җырлыйк әле туган телендә “ җыры.

1) Без яшибез төрле якларда
    Сөйләшәбез төрле телләрдә
    Ә туган телебез, әниләр телебез
    Яши ул безнең күңелдә.

2) В городах мы и в селах живём,
    И о дружбе мы песню поём,
    А любовь, доброта всем понятна всегда
    Мы друзья, мы друзья навсегда.

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөльнур Айзатуллова шигыръ юллары белән тәмамлыйм.

Мин бәхетле, әгәр балаларым,
Сөйләсәләр ана телендә.
Кайгыларын, шатлыкларын бергә,
Бүлешсәләр татар телендә.