Разработка урока по татарскому языку во 2-м классе

Разделы: Иностранные языки


Максат:

  1. Җөмлә турында төшенчә бирү.
  2. Исем, фигыль, сыйфат темаларын кабатлау һәм камилләштерү.
  3.  Кадерле, газиз әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Курсэтмэлелек: 1. Сюңетлы рәсемнәр, мәкальләр язылган плакатлар, җыр язылган а/я, терәк сүзләр язылган таратма материаллар.

Методик әдәбият:

  1. “Мәгариф” ңурналлары.
  2. Ә. З. Рәхимов. Психодидактика.
  3. А. Х. Нуриева “Татар теленнән дидактик материаллар”

Дәрес барышы:

Кабатлау

  1. Дөрес язу күнекмәләре.
    Оо – тактадан уку.
    – Нинди аваз? (Сузык)
    – Нинди сузык аваз? (Калын)
  2. Дәфтәргә бер юл язу.
    О хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу өчен нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?
    (Татар телендә беренче иҗектә генә языла, калган иҗектә (О) авазы ишетелсә дә Ы языла)
  3. Сүзләр әйтеп яздыру.
  4. Оркыя, кояш, он, болыт, кош, борын, борчак.
  5. – О хәрефе бу сүзләрдә кайсы иҗектә язылган?
  6. – Бу сүзләргә нинди сорау куеп була?
  7. – Кем? Нәрсә? Сорауларына нинди суз төркемнәре җава бирә?

6. Төркемнәрдә эш.

  1. төркем. Оча сүзенә Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүзләр табабыз.
  2. төркем. Кояш сүзенә Нинди? Соравына җавап биргән сүзләр язабыз.
  3. төркем. Алма сүзенә Нинди? Соравына җавап биргән сүзләр уйлыйбыз.

7. Рәсем буенча эш.

  1. Без өйрәнгән сүз төркемнәрен кулланып җөмләләр төзибез. Кайсы төркемкүбрәк җөмлә төзи. (3-5 җөмлә)

8. Физкультминутка. “Ак калач”.

  1. – Бу уенда без өйрәнгән сүз төркемнәре кулланылдымы?
  2. (калач – нәрсә? Ак, биек, тәбәнәк – нинди? Пешердек – нишләдек?

9. Яңа тема өстендә эш.

1. Тактада өч җөмлә төзү өчен сүзләр язылган:

А) килә, яз, ямьле.
Б) карый, кояш, якты.
В) кайта, кошлар, җылы яктан.

2. Укучылар дөрес итеп җөмлә төзиләр.

– Ни өчен алар җөмлә дип атала?
– Ия белән хәбәрне табып буламы?
– Нинди уйны белерә?

(Тәмамланган уйны)

– Җөмлә нәрсәләрдән тора?

(Сүзләрдән һәм сүзтезмәләрдән тора)

– Хәзер шушы ике җавапны кушып әйтик.

(Җөмлә тәмамланган уйны белдерә, сузләрдән һәм сүзтезмәләрдән тора)

– Безнең дәреснең темасы ничек була?

(Җөмлә)

– Рус теленә ничек тәрҗемә ителә?
– Ямьле яз җитте рус телендә ничек яңгырар?

Дәреслек белән эш.

287 нче күнегү. Кагыйдәне хор белән уку.

– Укучылар, әйдәгез әле уйланыйк, дөньяда иң газиз, иң кадерле кеше кем була? (Әни)

Әниләр турында җөмләләр төзиләр.

Р. Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре аудиоязмада яңгырый.

Әйе, балалар, дөньяда иң газиз, иң кадерле кеше – ул безнең әниләребез. Плакаттан әниләр турында мәкальләр уку.

283 нче күнегү.

әниләр турында матур сүзләр кулланып туган көн белән котлау открыткасы язу.

– Кемнең котлавы матуррак булыр икән?

Ныгыту.

Төркемнәрдә эш.

  1. Көчле төркем – 287 нче күнегү.
  2. Уртача төркем – 282 нче күнегү.
  3. Йомшак төркем – 284 нче күнегү.

Рейфлексия.

  1. Дәрестә нәрсә белдегез? (Җөмләнең нәрсә белдерүен)
  2. Нәрсә өйрәндегез? (Җөмләләләр төзергә)
  3. Билгеләр кую.

Өй эше. 280 нче күнегү.

“5” – 8 җөмлә.
“4” – 6 җөмлә.
“3” – 3 җөмлә.