Урок – защита проекта "Вводные слова, слова-обращения и знаки препинания при них"

Разделы: Русский язык


Максат:

  • модаль сүзләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү, синтаксик күренеш буларак әһәмиятен аңлату;
  • җөмлә эчендә урнашу рәвешләренә карап, тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен үстерү;
  • фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык , әниләргә хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: уку-язу әсбаплары, дәреслекләр, карточкалар.

План

I. Кереш.

- Исәнмесез.Без җөмләнең модаль кисәкләре темасын өйрәнергә керешкән идек. Теоретик материалны ныклап белер өчен, мисаллар китерер һәм тыныш билгеләренең куелышын белер өчен эшне төркемнәргә бүленеп алып барган идек. 1нче төркем укучылары кереш сүзләрне, 2нче төркем укучылары эндәш сүзләрне, 3 нче төркем укучылары эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышы турындагы теоретик материалны ныклап өйрәнү һәм әдәби әсәрдән мисаллар эзләү өстендә эшләде.

- Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп
Өйрәткән энесенә.

Кояш, кояш
Мәңге балкый, мәңге нур сибә,
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.

  • Балачактан таныш бу шигырь юллары һәркайсыбызга таныш, аны көйгә салып җырлыйлар да, шулай бит?
  • Әлеге җыр эчтәлеге ягыннан нәрсә турында?(әниләрне ярату турында)
  • Әйе, тиздән язның беренче көннәре. Яз бәйрәмнәргә бик бай, бигрәк тә кайсы бәйрәме күңелегезгә якын?
  • Ярар, текстта без татар теленнән өйрәнә торган эндәш, я кереш сүзләр очрамадымы?

II. Актуальләштерү.

1нче төркем өчен сораулар:

- Кереш сүзләр турында ниләр белдегез?

(сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр)

(үтенүне, икеләнеп әйтүне, фикер чыганагын һәм төрле төсмерләрне белдерергә мөмкин)

(аларны уйга мөнәсәбәтен белдергән сүзләр дип атыйлар)

- Кереш сүзләр ничек һәм нинди итонация белән әйтелә?

(алар җөмләнең төп итонациясеннән бик аз сиземләнә торган итонация һәм пауза белән әйтелә )

2нче төркем өчен сораулар:

- Эндәш сүзләр нинди сүз төркеме белән белдереләләр?

(эндәш сүзләр баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелә)

-Эндәш сүзләр ничек әйтелә?

(эндәш сүзләр җөмләнең гомуми итонациясеннән аерымрак әйтелә, җөмлә башындагы эндәш сүздән слң – зуррак, җөмлә азагында урнашканы алдыннан кечкенәрәк пауза ясала)

3нче төркем өчен сораулар:

  • Модаль сүзләр,ягъни эндәш һәм кереш сүзләр - нинди синтаксик күренеш?
    (җөмләдә җөмлә кисәге итеп каралмый, әмма мәгънә ачыклыгы һәм төгәллеге өчен әһәмияе зур булган синтаксик күренеш)
  • Составы ягыннан модаль сүзләр нинди була?
    (җыйнак та, җәенке дә)
  • Алар янында нинди тыныш билгеләре куела?
    (өтер, өтерләр куела)

III. Проект – эзләнү нәтиҗәләре белән танышу.

- Укучылар, сүз башыбыз әниләр турында иде. Әни,әнкәй...Кадерләп, назлап әйтәбез без бу сүзне.Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, борчуларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниләребезгә яратып дәшәбез. Әмирхан Еникинең без яратып укыган “Әйтелмәгән васыять” әсәренең үзәгендә илгә-көнгә укымышлы балалар үстергән Ана – Акъәби образы тора. Әдәбият дәресләрендә әсәр белән танышу барышында төркемнәргә бүленешеп, эндәш, кереш сүзләр кергән җөмләләр эзләдегез, тыныш билгеләренең куелышын тикшердегез.

Укучылар “Әйтелмәгән васыять”тән тапкан мисалларны укыйлар.

IV. Физкультминутка.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,
Бик арыды миенм күз
Йомам күзем, ял итсен,
Ачам күзем: күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.

V. Дәреслек буенча эш.

1. дәфтәрләрдә число, тема языла

2. 1) дәреслек буенча 156 нчы күнегү

-бирем буенча эш: эндәш сүзләрне эзләп табарга

-дәфтәрләрдә һәм тактада Җырлар язам, җилкәй, исми тор!

Чишмәкәй! Тын! Әкрен!.. Чү! Шаулама!

Үткән гомерем, искә төшми тор!

2) Сафиуллина дәреслеге буенча 141 нче күнегү

- күпнокталар урынына кереш сүзләрне куеп язарга.

- дәфтәрдә һәм тактада Соңыннан, ниһаять, бу сүзсезлекнең дә үзенә күрә бер сәбәбе ачыкланды.Без, әлбәттә, шундук машинадан шыбырдашып коелдык.

VI. Иҗади биремле эш

Карточкалар буенча эш

1нче төркем өчен бирем:

Тиешеле тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз. Кара хәрефләр белән язылган җөмләгә синтаксик анализ ясагыз. Икенчне җөмләне тема итеп алып, кечкенә күләмле хикәя языгыз.

1) Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:

“И Сабый,-ди,-әйдә тышка, күңелең ач!”

2) Озын сүзнең кыскасы, начар укып, әниеңнең йөзенә кызыллык китерә күрмә.

3) Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:

“Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәресем кала”

Хикәя язганда файдалану өчен эндәш сүзләр: әнием, алтыным, бердәнберем

2нче төркем өчен бирем:

Тиешеле тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз. Кара хәрефләр белән язылган җөмләгә синтаксик анализ ясагыз. Икенчне җөмләне тема итеп алып, кечкенә күләмле хикәя языгыз.

1)Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

2)Эш кешене бозмый һичкайчан да,

Киресенчә, ул төзәтә бары.

3нче төркем өчен бирем:

Тиешеле тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз. Кара хәрефләр белән язылган җөмләгә синтаксик анализ ясагыз. Икенчне җөмләне тема итеп алып, кечкенә күләмле хикәя языгыз.

1) Син дә җырла, матур егет,
Син дә җырла, матур кыз!

2) Әй туган җир, матур да соң
Болының, урманнарың

VII.Тест

VIII.Дәрескә йомгак

IX. Өй эше

Приложение 1