Использования научных трудов Ризаэддина Фахреддина на уроках родного языка и литературы
Галим Р.Фәхреддин сүзләрен яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә девиз итеп алырга мөмкин: "Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас". [2: 17]
Әйе, әхлаксыз баланың рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк, дибез. Шәхеснең тәрбиялелеген аның үз-үзен тотышына- тәртибенә карап бәялиләр. Тәртип- киң төшенчә. Кеше тормышының барлык якларын үз эченә ала, шуңа күрә әхлакның асылын билгеләгәндә, без шәхес тормышының кечерәк берәмлекләренә тукталабыз. Көндәлек тәҗрибә шуны раслый: үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлар җибәрсә, ул вөҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакытта ук гадәтләндерергә кирәк. Бүген сүзебез шул турыда булыр. Димәк, безнең төп бурычыбыз- һәр кеше үзендә әхлак тәҗрибәсе тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.
Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә якташыбыз Р.Фәхреддин хезмәтләрен еш кулланабыз.
Р.Фәхреддиннең педагогик карашларын, әдәби мирасын игътибар белән өйрәнсәң, үзе яшәгән дәвер кешеләренә караганда аның бер гасыр алга китеп фикер йөртүен аңлыйсың. Ул хезмәтләрендә, әсәрләрендә инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, гыйбрәтле хәлләр турында, хезмәт һәм бала тәрбиясенең искиткеч әһәмияте һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыкларга каршы гомер буе көрәшә.
Заманның бозыклыгын Р.Фәхреддин кешеләрдә әдәп-әхлак сыйфатларының түбән дәрәҗәдә булуында күргән. Милләтнең, илнең киләчәге яшь буында икәнлекне бик яхшы аңлаган галим баларга әдәп-әхлак, хезмәт тәрбиясе бирүгә аеруча игътибар иткән. "Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр",- ди ул.[2: 108]
Әйе, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Моның өчен ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, Шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 хезмәтен язган.
Беренче чиратта дөрес тәрбияне балага гаилә, ягъни әти-әнисе бирсә, мәктәптә балага әхлак тәрбиясен татар теле һәм әдәбият укытучылары бирә.
"Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвешле булыр",- дигән Риза Фәхреддин.[3: 105] Аның "Балаларга үгет-нәсыйхәт", "Әдәбе тәгълим", "Тәрбия" "Җәвамигуль кәлим шәрхе" китаплары бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, һәр тәрбияче һәм укытучының, укучының өстәл китабы буларак яшәп килә.
Дәресләрдә әдәп- әхлак кагыйдәләрен, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, өлкәннәрне, кечкенәләрне хөрмәт итәргә, хезмәт сөяргә өйрәтәбез. Безнең дәресләр кызыклы, файдалы, күңелле үтә. Әлбәттә инде, төп булышчы булып, Риза Фәхреддиннең балаларга багышланган үгет- нәсыйхәтләре тора.
Мәсәлән: "Мәктәптә кайчан рәхәт?", Л.Шагыйрьҗанның "Кызык та, рәхәт тә" темаларын өйрәнгәндә "Мәктәп әдәпләре" хезмәтеннән кайбер өзекләр өйрәнәбез:
- мәктәпкә барганда юлда уйнамагыз, тәрбиясез һәм бозык кешеләр белән бергә йөрмәгез; [3: 73]
- мәктәпкә килгәч, өс киемнәрегезне билгеле урынга куегыз, укытучы һәм иптәшләрегез белән исәнләшеп, алар белән бергә укый башлагыз; [3: 73]
- сүзегездә яки язуыгызда да булган ялгышларыгызны укытучылар төзәтсәләр, моның өчен күңелсезләнмәгез, чөнки укытучылар сезне яраталар вә сездә булган ялгышларны бетерергә тырышалар. һ.б.[3: 74]
"Чын дус", "Гайбәт әйбәт буламы?" темаларын өйрәнгәндә "Иптәшләр әдәбе" хезмәтеннән, Ә.Еникинең "Матурлык", Ш.Камалның "Буранда" әсәрләрен укыганда "Тәрбияле бала" хәдисеннән, "Кигән киемең урынлы булсын" темасын өйрәнгәндә "Киенү әдәпләре" Р.Бәшәрнең "Сөенеч" шигырен укыганда "Кыз балалар өчен генә" хезмәтләрен һәм башка күп кенә дәресләрдә Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләрен өйрәнәбез.
Р.Фәхреддин үзенең "Әдәбе тәгълим" исемле [6: 2] китабында мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучының коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә: "Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр, чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел фигыленә иярерләр. Соңыннан, ияргән нәрсәләре - аларда бер гадәт булып китәр. Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең: "Шулай булыгыз! Болай булыгыз!" дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар. Бер мөгаллим - ни кадәр галим вә ни кадәр зирәк булса да булсын, гүзәл холык иясе булмаса һәм дә гүзәл холкын вәгазьләренә яраклаштырып һәм фигыле белән күрсәтмәсә - аның укытуыннан файда күрелмәс. Файдасы торып торсын, бәлки зарар күрелер!"
Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай ди: " Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса, мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер. Мөгаллимнең алдында җыелып, тезелеп утырган балалар һәр ни кадәр кечкенә булсалар да булсыннар, аларны тәрбия итәчәк гыйлем - кар бөртегенә караганда мең тапкыр җиңел түгелдер. Бәлки тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләреннән хәбәрдар буларак, аңлылык белән хәрәкәт итүе зарур булыр. Тәрбия гыйлеме - сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән кушылган кагыйдә астына алынган бер гыйлем булганлыктан, атап киткәнебез гыйлемнәрнең һәр ни кадәр тәфсиллеге белән беленүе тиеш булмаса да, нигез вә терәкләре, игътибар ителгән ысулларыннан хәбәрсез булу да дөрес түгел" [6: 16]
Әлеге хезмәтендә, галим, яшь баланы укытучы-мөгаллимнең шәхес, гакыл, рух һәм гүзәл холык тәрбияләүче кеше буларак, һәрвакыт гадел булырга кирәклеген, гүзәл холык тәрбияләүнең нигезе дә гаделлек икәнлеген аңлатып бирә. Аның фикеренчә, һәр кеше - гадел булганда гына максатына һәм теләгенә ирешә алачак.
Тәрбияле, акыллы, көчле рухлы, хезмәт яратучан кешеләр безнең җәмгыятебез өчен бик кирәк, чөнки көннән-көн кешеләрнең шәфкатьсезлеге, әхлаксызлыгы, битарафлыгы артканнан арта. Яшьләрнең киләчәге безнең кулда бит. Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: "Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер." Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачак.
Әдәбият
- Балаларга үгет - нәсыйхәт. Казан: "Дом печати" нәшрияте, 2002.
- Р.Фәхреддин. Тәрбияле бала//Тәрбия. - 1999.
- Р. Фәхреддин: Тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек - хрестоматия, Р.Ш.Шаһиев. - Казан: РИЦ «Школа», 2005-272 б.
- Р.Фәхреддин. Җәвамигуль кәлим шәрхе. Казан: Татарстан китап нәшрияте,1990. - 552 бит.
- Ш.Ш.Җәләлов. Милли тәрбия нигезләре. Казан: "Мәгариф", 2003.
- Р.Фәхреддин. Әдәбе тәгълим. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1908.