“Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча лексик-грамматик материал
Татар теленнән технологик карта.
Укытучы: Ибрагимова Гөлназ Әзгать кызы.
Предмет: татар теле.
Сыйныф: 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Дәрес тибы: Яңа белем үзләштерү.
Тема: "Кыргый хайваннар дөньясы" темасы буенча лексик-грамматик материал.
Дәреснең максаты: Хайван исемнәрен, билгеләрен һәм нәрсә яратуларын әйтә белү.
Дәреснең бурычлары:
- Кыргый хайваннарны күз алдына китерү өчен шарт тудыру.
- Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, образларга дөрес бәя бирә белү.
- Хайваннарга карата ихтирам хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет: "Кыргый хайваннар дөньясы" темасы буенча лексик-грамматик материалны үзләштерү;
Метапредмет: Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану;
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Белем алуда универсаль гамәлләр:
Шәхескә кагылышлы гамәлләр:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.
Танып белү гамәлләре:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
- төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив гамәлләр:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.
Регулятив гамәлләр:
- уку мәсьәләсен формалаштыру, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.
Төп төшенчәләр: Кыргый хайваннар
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты , рус теле
Төп ресурслар:
- Татар теле, Р.З.Хәйдарова, З.Р.Назипова, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, 2014 ел.
- Өстәмә: белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, дәрескә кирәкле авыр сүзләрнең тәрҗемәсе язылган карточкалар, рәсемнәр.
Эшчәнлекне оештыру формасы: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Метод: Проблемалы ситуация тудыру.
|
Дәрес этаплары |
Укучы |
Укытучы эшчәнлеге |
Планлаштырылган нәтиҗә |
|
Универсал уку гамәлләре |
|||
|
1.Мотивлаштыру |
Сәламләшү - Дежур укучының җавабы |
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, сезгә! Кәефләрегез ничек? |
ШУУГ: эмоциональ активлык тудыру; |
|
II. Белемнәрне актуальләштерү |
Көтелгән нәтиҗә: Өй эшен тикшерү. |
Сорау: 119нчы биттәге 5 нче күнегүне тикшерү.Рәсем ясарга яки кош турында сөйләргә. |
РУУГ: бәя - укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә
үзләштерүен аңлавы; |
|
2.Уку мәсьәләсен кую |
Хайваннарны дөрес итеп ике төркемгә бүлү. -Бу-ат -Бу-эт -Бу-төлке -Бу-әтәч -Бу-куян -Бу-сыер -Бу-тиен -Бу-тавык -Бу-аю -Бу-чеби -Бу-бүре Көтелгән нәтиҗә: |
Рәсемнәр ярдәмендә йорт һәм кыргый хайваннарны ике төркемгә бүлү (авыл һәм урман рәсеме) Сораулар: -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? -Бу нәрсә? Темага чыгу. |
Коммуникатив: |
|
III этап. Уку мәсьәләсен чишү |
Укучылар сүзләрне кабатлыйлар, тәрҗемә итәләр Укучылар сүзтезмәләр төзиләр, чиратлап басып җавапны әйтәләр. Җавапларын әйтәләр. Укучылар дәфтәрләрдә язмача эшлиләр. |
1.Сүзлек өстендә эшләү: 3. Парларда эшләтү. 4. Карточкалар белән эш.Нокталар урынына кирәкле хәрефләрне
яздыру. |
Шәхси УУГ: |
| Физкультминутка | Укытучы хайваннарны атый, ә укучылар йорт хайваннары булса утыралар, кыргый хайваннар булса басалар | ||
|
IV.Белемнәрне куллану, ныгыту |
Укучылар җөмләләрне дөресләп язалар. Дәлилләп нәтиҗә ясату. Көтелгән нәтиҗә: һәрбер хайванның үзенә генә хас сыйфатлары һәм яраткан ризыклары була Диалогны парларда уку. Укучылар табышмакның җавапларын атыйлар. |
1.Төркемнәрдә эшләү. 2.Парларда эшләү. 119нчы бит,1нче күнегү-диалог 3.120нче бит,3нче күнегү-табышмакның җавабын табарга |
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау; |
|
V.Рефлексия |
Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү. |
1. Нәтиҗә ясау: |
ШУУГ: үз уңышларың -уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер
йөртү; |
|
VI. Йомгаклау |
Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. |