Максат. Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләренә мәхәббәт, ярату, кызыксыну тәрбияләү.
Бурычлар.
- Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.
- Төрле милләт халыкларының җырлы - биюле уеннары аша балаларның сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен, игътибарлылык һәм хәтердә калу күнекмәләрен үстерү.
- Туган телнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белергә өйрәтү, шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлар һәм техник чаралар. Интерактив такта, презентация, яулыклар, милли костюмнар, уеннарга атрибутлар.
Алып баручы. Хәерле көн балалар, хөрмәтле тәрбиячеләр, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән Халыкара Туган тел көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашу теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Балалар безнең республикабыз күп милләтле. Анда татар, рус, удмурт, чуваш, мари һ.б. милләт халыклары яши. Ә безнең бакчага нинди милләт балалары йөри соң?
Балалар җавабы: татар, рус, удмурт.
Алып баручы. Бик дөрес. Сез бүген бәйрәмдә татар, рус, удмурт телләрендә шигырьләр тыңларбыз, уеннар уйнарбыз.
Татар, рус, удмурт балалары үз туган телләрендә шигырьләр сөйлиләр.
Бала.
Мы в любимом Татарстане дружно, весело живём.
По-татарски, по-удмуртски и по-русски мы танцуем и поём.
Веселиться вместе с нами всех друзей к себе зовём.
Алып баручы. Ә хәзер бергә күңел ачып төрле халык уеннарын уйнап алыйк әле.
- Татар халык уены: "Яшел яулык"
- Удмурт халык уены: "Сукыр така" ("Слепой баран")
- Рус халык уены: "Гори, гори ясно"
Удмурт биюе "Ялыке"
Алып баручы. Ә хәзер безнең балалар тел турында шигырьләр сөйләп үтәрләр:
- Газинур Морат "Туган тел", "Физкультура".
- Энҗе Мөэминова "Туган телем".
- Хакимҗан Халиков "Сөйләшәләр безнеңчә".
- Шәйхи Маннур "Яхшы бел".
- Александр Шибаев «В день солнечный июльский».
- Александр Яшин «Русский язык».
Под задорную русскую мелодию в зале появляется Петрушка.
Алып баручы. Балалар, безгә кем кунакка килгән?
Балалар. Петрушка!
Петрушка. Здравствуйте, гости дорогие!
Я, Петрушка-молодец, на макушке - бубенец!
Хорошо пляшу, всех ребяток рассмешу!
Петрушка. Ой, а что это у вас за праздник такой сегодня? День рождение у кого то?
Дети. Сегодня день родного языка!
Петрушка. День родного языка! А я тоже знаю стихотворение на родном языке.
(Петрушка рассказывает стихотворение «И родной тел»)
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
Алып баручы. Балалар, Петрушка безгә нинди телдә шигырь сөйләде?
Балалар:русча һәм татарча.
Алып баручы. Балалар, Петрушка татар теле белән рус телен буташтырып сөйләгәч шигырь матур тоелдымы?
Балалар: юк.
Алып баручы. Петрушка, син үзеңнең ялгышыңны аңладыңмы?
Петрушка. Да, понял! Нельзя говорить сразу на двух языках. Нужно говорить на своем родном языке. И конечно изучать и знать языки и других народов.
Алып баручы. Бик дөрес, Петрушка. Балалар әйдәгез әле Петрушка белән бергә «Милли киемнәрне дөрес итеп әйт» интерактив уенын уйнап алыйк әле. (Петрушка белән уен)
Интерактив уен «Милли киемнәрне дөрес итеп әйт»
Балалар интерактив такта янына чыгып, экраннан татар, рус, удмурт, мари, чуваш милли киемнәрен дөрес итеп аерып күрсәтергә тиеш.
Алып баручы. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе, шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы аһәңлеге өчен барыбыз да армый-талмый көрәшергә, эшләргә тиеш. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сез төрле телләрдә уеннар уйнадыгыз, биедегез, җырладыгыз, матур итеп шигырьләр сөйләдегез. Туган телегезне онытмагыз, хәр милләт халыкларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итегез.
Телебезне күңел гөле итеп
Саф көенчә саклыйк гомергә.
Рухи дөньяң булсын халкың моңы
Туган телең йөрсен синең белән бергә.
Ә хәзер бергәләп Г.Тукайның "Туган тел" җырын җырлыйк.