Сүз белән эшләргә өйрәнәбез.
1. Рәсемнәрне игътибар белән кара.

2. Рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән? Җавабынны ничек исбатлый алыр иден?
Урманны үзеңнең күргәнен бармы? Рәсемдәге урманнарның сезнең як урманына кайсысы ошаган?
3. Фикерне тулыландырып яз.
Урман -__________________
4. Булдыра алган кадәр сүзтезмәләр төзеп яз.
Урман (нинди?)
Урман -__________________
5. Урманда үсә торган нинди үсемлекләрне, яши торган хайваннарны, бөҗәкләрне, кошларны беләсең , шуларны яз.
_________________________
6. Татарстан урманнарына хас сүзләрне сайлап ал, асларына сыз.
Нарат, кедр, лиана, каен, усак, мүк, саксаул, чикләвек, ак аю, тиен, көнгерә, төлке.
7. Үзең яшәгән якның урманын сурәтлә. Урман ни өчен кирәк, уйла, җавабыңны яз.
_________________________
Җөмлә белән эшләү.
1. Җөмләне игътибар белән укы.
Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше.
2. Җөмләдә нәрсә турында сүз бара?Шул сүзнең астына кызыл каләм белән сыз.Урман турында нәрсә әйтелә? Астына яшел каләм белән сыз.
3. ”Агаччыл үсемлекләр” сүзтезмәсен ничек анлыйсың?
_________________________
4. Сүзләрне укы. Агач исемнәренең астына яшел каләм, ә куак исемнәре астына кызыл каләм белән сыз.
Каен, карлыган, балан, нарат, чыршы, гөлҗимеш, шомырт, миләш, усак, абага, имән, өрәңге.
5. Урманның кеше тормышында файдасы бармы? Булса, нинди, яз.
_________________________
6. Текстны укы.
Урмандагы тереклек – үсемлекләр, җәнлекләр, гөмбәләр – үзара тыгыз бәйләнештә торалар, бергәләшеп уртак тормышта яшиләр.
Ылыслы урманда чыршы һәм нарат агачлары, мүк, абага, нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек — үләннәре үсә.
Яфраклыурманда каен, юкә, өрәңге, имән, миләш агачлары, чикләвек, кура җиләге, гөлҗимеш, балан куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
- Текстта нәрсә турында сүз бара? Шул сүзләрнең астына яшел карандаш белән сыз.
- “Уртак тормышта яшиләр” сүзтезмәсенең мәгънәсен аңлатып яз.
_________________________
7. Тексттагы үсемлекләрнең кайсылары сезгә таныш? Кызыл каләм белән астына сыз.
8. Рәсемнәрне кара, белгән үсемлекләрнең астына исемен яз.

Текст өстендә эш
1. Текстны укы.
Урманны кем генә яратмый икән? Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман-илһам чыганагы.
Матурлыгы,табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Без сулый торган һаваны сафландыра,тузанны чистарта. Шуңа күрә урманның һавасы һәрвакыт саф була.
Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Дару үләннәренең дә бик күбесе шунда үсә. Башта урман кешеләргә тәмле-тәмле җиләкләрен бүләк итә. Соңга таба чикләвек һәм гөмбәсе үзенә чакыра.
Урмандагы һәр агач табигатькә үзенчә бер ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мәсәлән, каен агачы. Аның май аенда җыелган яфраклары бавыр, бөер авыруларын дәвалый.
Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк!
Йосыф Гәрәйдән.
2. Текстта сүз нәрсә турында бара? Шул турыда яз.
_________________________
3.Текстта бар сүзләр дә аңлашыламы? “Ямь бирә” сүзтезмәсен ничек аңлыйсың? Яз.
_________________________
4.Текстны укы.
Урман
Шаулый анда һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү беләнЧут-чут сайрыйлар кошлар,
Тиен, керпе, куян, бүре
Йөриләр бер сукмактан
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага,
Булса чишмә-суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
5. Урман турында тагын нинди фикерләр тупладың? Урман хайваннары исемнәре астына кызыл каләм белән сыз.
6. Тагын нинди урман бөҗәк-хайваннарын беләсең, өстәп яз.
_________________________
7. Урманның файдасы нәрсәдә? Яз.
_________________________
8. Урман турында нинди әсәрләрдә укыганың бар? Язып куй.
_________________________
9. Бирелгән әсәрләрнең исемнәрен укы. Кайсы әсәрләрдә урман темасы бар? Яшел каләм белән асларына сызып куй.
- Шүрәле
- Кәҗә белән сарык
- Шуктуган маҗаралары
- Рөстәм маҗаралары
- Су анасы
- Гөлчәчәк
10. Беренче текстның соңгы җөмләсен укы. Бу җөмләне ничек аңлыйсың? Фикерләреңне язып куй.
_________________________
Кулланылган әдәбият
- Әдәби уку. 4 сыйныф. Ике кисәктә. Г.Н.Мөхәрләмова, Д.М.Абдуллина;– Казан, 2021.
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, Ф.Ә.Ганиев, Казан, “Мәтбугат йорты нәшрияты, 2005 ел.
- https://litcorpus.antat.ru/ADABI_UKU/4snf/part1/