Дәрестә уен элементларын отышлы куллану

Разделы: Общепедагогические технологии


Бүгенге заман шартлары уку процессының гуманлыгы, бала шәхесенә якын килүгә, анда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлеш алу һәм күпкырлы шәхес формалаштыру белән характерлана. Бу мәсьәләне гамәлгә ашыру балаларны яңача укыту һәм тәрбияләүне таләп итә. Укыту укучыларның танып белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Тарихи тәҗрибә кәрсәткәнчә, уку яшәешнең һәр чорында да авыр булган. Җиңел уку булмый, әмма без - укытучылар бу процессны кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә бурычлыбыз.

Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү мине психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту - тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуацияләрен кертергә кирәк. Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

«Уен - әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен - кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул,» - ди В.А.Сухомлинский.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан - тел материал өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Безнең сферага килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта , уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, үстерелешле һәм социальләштерүче уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Уеннарны яңа материалны аңлатуда да, ныгытканда да,телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер - берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Уен фикер эшчәнлеген активлаштыра, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм осталык күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер - берсенә ярдәм итүтеләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында балаларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Уен җиңүгә кызыксынуны уята, шуңа күрә дә укучы балалар биремнәрне төгәл үтәргә тырышалар, уен кагыйдәләрен саклыйлар.

Дәрес структурасына хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик - грамматик уеннар, төрле башваткычлар, таблицалар белән эшләүне кертү бик тә уңай була. Боларны куллану механик хәтерләүне, ятлауны инкяр итә.

Дәрестә реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуацияләр урын алырга тиеш. Мәсәлән, "Китапханәдә", "Мәктәптә", "Кунакта", "Базарда", "Безнең гаилә", "Мин Татарстанда яшим", "Кибеттә" һ.б.

Ситуация - аралашуда укучылар актив катнашсыннар өчен, кирәкле сүзләр, фразалар, җөмләләрне дөрес итеп укытып, әйттереп карау зарури. Аралашу темасы таләп иткән эмоциональ атмосфера тудыру да гаять мөһим. Дәрескә уен өчен кирәк булган предметлардан файдалану, яисә аларны алыштыра торган макетлар, уенчыклар куллану да истә калдыруны күпкә җиңеләйтә. Мәсәлән, әле кисәкчәсен кулланганда, -мы/-ме сорау кисәкчәләре кулланганда уку өчен кирәк-ярак предметларны кулланырга була.

"Базарда" темасын үткәндә кәрзин һәм җиләк-җимеш, яшелчә макетларын файдаланырга була. Йорт рәсеме белән уен оештыру бик отышлы. Аны күпчелек дәрестә кулланабыз. Мәсәлән "Помоги словам найти свой домик" уенында өй эченә кушымчалар языла, сүзләр бирелә. Шул сүзләрне йортларга урнаштырырга кирәк. "Расположи слова (предложения) в свои домики" уенында йорт эченә ел фасыллары языла, сүзләр (җөмләләр) бирелә.

Рольле уеннарны куллану"Ашамлыклар кибетендә", "Ашханәдә" кебек темаларны өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була. Әйбернең үзенчәлекле якларын: төсен, формасын, күләмен атый белү активлаша. Сорау бирү, аңа җавап кайтару, репликалар, диалоглар төзү сәләте үсә.

Һәр дәрестә Шүрәле катнаша. Аның биремнәрен үтәргә, яки яңа ярдәм итәргә кирәк була. Болай эшләгәндә дә балаларда кызыксыну уяна.

Дәрестә әкият, хикәя укылган булса, аларны сәхнәләштерәбез. Ахырда иң яхшы уйнаучы билгеләнә. Бу балаларны аеруча мавыктыра. Мондый уеннар тәрбияви яктан бик әһәмиятле. Алар баланы хисләндерәләр, нәфислек тойгысы уяталар.

"Сүз уйлау", "Исем уйлау", "Әйтеп бетер" һ.б. шундый төрдәге уеннарны уйнар алдыннан укытучы "булдыра алганча татар сәзләре генә әйтегез дигән таләп куя һәм укучы өчен ул җаваплы бирем булып тора.

Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан санамышлар, тизәйткечләр, җырлар, шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, кроссвордлар татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

Конкрет дәрестә кирәк алымнарны сайлый белү, дәресне яхшы күрсәтмәлелек белән тәэмин итү, дәрестә игелеклелек һәм үзара аңлашу булдыру кирәк.

Безнең төп максатыбыз - рус телендә сөйләшүче балаларда татар теленә, аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның дуслыгын арттыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, үз фикерләренэзлекле, дәлилли, нәтиҗәләр ясый, бәхәсләшә белү, бер - берсе белән аралашу культурасын үстерү. Ә төп бурычыбыз, балаларга нәтиҗәле белем, тәрбия бирү юнәлешендә эшләү.

Литература
  1. Макаренко А.С. Лекции о воспитании детей / Под ред. А.С.Макаренко и В.Н.Колбановского. - 4-е изд. - М: Учпедгиз, 1952.
  2. Селевко Г.К. Современные образовательные технологии: учеб. пособие - М., 1998.
  3. Сухомлинский В.А. Гомеремне балаларга бирәм. - Киев; Радяська школа, 1969.