“Кышкы могҗиза” беренче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Кышкы могҗиза”, конспект образовательной деятельности по развитию речи для первой младшей группы детского сада на татарском языке.Тема: “Кышкы могҗиза” (белем бирү эшчәнлеге конспекты)

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с


Тема: "Кышкы могҗиза"(белем бирү эшчәнлеге конспекты)

Максат: балаларны кар һәм аның үзлекләре белән таныштыру.

Бурычлар:

- балаларның сүз байлыгын, иҗади активлыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү;

- тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү, бармак белән рәсем ясау алымын кулланырга өйрәтүне дәвам итү;

- кышкы табигатькә соклану хисе, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү.

Җиһазлар: өстәлдә кышкы композиция, тәлинкәләрдә кар йомарламнары, кышкы рәсем, ак гуашь, дымлы салфеткалар, магнитофон

Алдан башкарылган эш: кышкы табигатьне күзәтү, карның сыйфатларын өйрәнү, "Кар ява" җырын өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: кыш, кар ява, җиңел, исә, дулый.

Эшчәнлек барышы:

- Исәнмесез, балалар! Безгә бүген кунаклар килгән, алар белән дә исәнләшик. (исәнләшәләр)

- Балалар, мин сезгә хәзер тылсымлы шигырь укыйм, тыңлагыз әле.

Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады,
Ап-ак булды урамнар,
Ап-ак булды түбәләр.

- Балалар, бу шигырь безне урамга күчерде. Карагыз әле, монда нәрсәләр бар? (Беренче өстәл янына баралар.) (Өй, куян, агач, кар. Бергәләп кабатлыйлар. Аерым җаваплар.)

- Бу нинди ел фасылы соң? (Кыш. Бергәләп кабатлыйлар)

- Кыш көне урамда ничек була, салкынмы, җылымы? Җил исәме? Буран дулыймы? Кар явамы? Карагыз әле монда күпме кар яуган. Сезнең кар бөртекләре белән уйныйсыгыз киләме? (кар бөртекләре таратыла.)

- Әйдәгез, кар бөртекләрен очыртабыз. ("Сулыш гимнастикасы. Балалар салфеткалардан киселгән кар бөртекләрен өреп очырталар.)

- Балалар, күрдегезме, кар бөртекләре ничек очалар һәм җиргә төшәләр. (Әйе.)

- Балалар, кар бөртекләре бик җиңел, шуңа күрә алар очалар. Әйдәгез карны тикшереп карыйк. Аның өчен безгә тәҗрибә почмагына барырга кирәк. Әйдәгез, без анда безнең күңелле поездга утырып барыйк.(Поезд музыкасы астында бер-берсенә тотынып, икенче өстәлгә таба баралар.)

- Балалар, карагыз әле, тәлинкәләрдә нәрсәләр бар? (Кар.)

- Әйе, кар йомарламнары. Тотып карагыз әле, кар нинди? (Салкын, ак)

- Әйе, балалар, кар ак, салкын, җиңел, йомшак. (Бергәләп кабатлыйлар)

- Балалар, җылыда кар эри, суга әверелә. Ә хәзер кар турында җырлы уен уйнап алыйк.

(Җырлы уен "Кар ява". Балалар җырлаган вакытта, кар йомарламнарын алып куеп, тәлинкәләргә су салына.)

- Балалар, карагыз әле, кар юкка чыккан бит, кая киткән микән безнең кар йомарламнары? (Суга әйләнгән, эрегән) Әйе, балалар, кар җылыда эри. (Кабатлыйбыз - кар эри.)

- Балалар, әйдәгез, юлыбызны дәвам итәбез. Утырышыгыз вагоннарга. (Поезд музыкасы астында бер-берсенә тотынып, балалар өченче өстәл янына баралар. Өстәлдә кышкы күренеш сурәтләнгән рәсем ята.)

- Карагыз әле бу рәсемне. Балалар, бу рәсемдә нинди фасыл сурәтләнгән? (Кыш.)

- Ә нәрсә җитми соң монда? (Кар бөртекләре.)

- Әйдәгез, без сезнең белән бу картинага кар бөртекләре ясыйбыз.(Өченче өстәл янына киләбез)

- Кар бөртекләре нинди төстә була? (Ак)

- Әйе, кар бөртекләрен ак буяу белән ясыйбыз. Балалар, безнең пумалалар юк икән бит. Нәрсә белән ясарбыз микән? Әйдәгез, бармаклар белән ясыйбыз. Игътибар белән миңа карагыз әле. Мин бармакны ак буяулы савытка манчыйм һәм рәсемгә бастырам. Эш беткәч, бармакны юеш салфетка белән сөртеп алырга кирәк. Әйдәгез, сез дә миңа ярдәм итегез. (Балаларның күмәк эше.)

- Карагыз әле, безнең рәсем матур булдымы? (Әйе.)

- Сез булдырдыгыз, балалар, сезгә бик зур рәхмәт тырышуыгыз өчен. Өегезгә кайткач, кар бөртекләрен ясарга әниләрегезне дә өйрәтегез, ярыймы? Безнең рәсемне әти-әниләргә күрсәтер өчен, элеп куярбыз. (Саубуллашу)