Разработка урока по родному (татарскому) языку "Кереш сүзләрне куллану" (использование вводных слов)

Разделы: Иностранные языки, Общепедагогические технологии

Класс: 5

Ключевые слова: вводные слова, татарский язык


Предмет: татар теле.

Сыйныф: 5 нче сыйныф, рус төркеме.

Дәрес тибы: Яңа белем үзләштерү.

Тема: Кереш сүзләрне куллану.

Дәреснең максаты: Кереш сүзләрне куллана белү.

Дәреснең бурычлары:

  • Кереш сүзләрне күз алдына китерү өчен шарт тудыру.
  • Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, образларга дөрес бәя бирә белү.
  • Үзара туганлык, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предметные: җөмләдә кереш сүзләрне таба белүне формалаштыру;

Метапредмет: Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Белем алуда универсаль гамәлләр:

Шәхескә кагылышлы гамәлләр:

  • укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;
  • уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Танып белү гамәлләре:

  • тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
  • төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив гамәлләр:

  • башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
  • үз фикерләреңә ышандыра белү;
  • иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Регулятив гамәлләр:

  • уку мәсьәләсен формалаштыру, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

Төп төшенчәләр: кереш сүзләр

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле

Төп ресурслар: Татар теле, Р.З.Хәйдарова, Г.М.Ахметзянова, 5 нче сыйныф өчен дәреслек, 2014 ел.

Өстәмә: белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, дәрескә кирәкле авыр сүзләрнең тәрҗемәсе язылган карточкалар, рәсемнәр

Эшчәнлекне оештыру формасы: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.

Метод: Проблемалы ситуация тудыру.

Татар теленнән технологик карта