Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү

Разделы: Общепедагогические технологии


Хәзерге шартларда сыйфатлы белем бирү төп бурыч булып тора.Ә рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче татар теле укытучыларның төп бурычы-укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленә хөрмәт тәрбияләү,бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Шушы бурычны истә тотып, дәресләрдә рус телле укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү зур әһәмияткә ия.

Рус мәктәбендә укучы татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтү укытучыдан зур хәзерлек эше таләп итә. Телгә өйрәтүнең төп максаты — алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булу. 1 нче сыйныфтагы укучыларны алу белән иң беренче чиратта мин укучыларның сүзлек запасын баету өстендә эшлим. Практика күрсәткәнчә, көндәлек аралашу өчен 2000-2500 сүз җитә. Димәк, беренчедән алып тугызынчы класска кадәр укучы рус телле балага 3000 махсус сайлап алынган сүзне белү зарури. Башлангыч сыйныф баласы 1000 сүз өйрәнеп бишенче сыйныфка килә. Бу аның лексик минимумы. 1000 еш кулланыла торган сүзне белү текстларның 80% аңлауны тәшкил итә, икенче 1000 сүз тагын 8–10% аңлау дәрәҗәсен үстерсә, ә өченче 1000 тагын 4% ны бирә. Ләкин безнең төп бурычыбыз – укучыны аралашырга өйрәтү. Яңа сүзләрне ятлап кына моңа ирешеп булмый. Шулай ук тел турында кагыйдәләр өйрәнү генә дә җитми.

Икенче төп бурыч – балада чит телне өйрәнүгә теләк уяту (мотивация тудыру). Сөйләм эшчәнлегенең 4 төре бар: аудирование (тыңлап, ишетеп аңлау), сөйләм (диалог, монолог), уку һәм язу. Бу өлкәдә эшләгәндә өйрәтелә торган телдәге сөйләмне дөрес кабул итү, аңлау; сөйләшүдә катнашу (диалогик сөйләм), күргән һәм ишеткәннәр турында сөйләү(монологик сөйләм), татар текстын уку һәм аңлау, татар телендә дөрес язу күнекмәләрен булдыру максатлары куела.

- татар телен өйрәнү теләге уяту;

- сөйләмдә яңа сүзләрне,сүзтезмәләрне активлаштыру;

- текст белән эшләргә өйрәтү,текстның төп мәгънәсен билгеләү;

- дәресләрдә алган белемнәрне иҗади куллана белүләренә ирешү;

Эшемдә түбәндәге технологияләрне кулланам:

- шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технология;

- коммуникатив технология;

- башкача уйлау;

- сәламәтлекне саклау технологиясе;

Үз дәресләремне коммуникатив технологиягә нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча алып барам.Телне коммуникатив ысул белән , ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга урта гомуми белем бирү мәктәпләре программасы таләп иткән күләмдә белем һәм күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Әлеге технология нигезендә цикллап эшләү укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерә, татар телендә авыр фикерләүче укучыларга да уңышлар китерә. Һәр өйрәнгән материалны аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә калмыйча, аралашуда кулланырга тиеш. Шул очракта гына укучы тел өйрәнүнең мәгънәсен аңлый, кирәклеген тоя, теләп, кызыксынып, яратып өйрәнә.

Шуңа күрә укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып , һәр дәрестә төрле алымнар кулланам, аларны актив сөйләмгә тартырга тырышам.Һәр дәресне башлар алдыннан һава торышы, укучыларның кәефләре турында әңгәмә оештырам, дежур укучы белән дә әңгәмә булдырыла.

Дәресләрдә:

- презентация яки укылган текст буенча ситуатив биремнәр;

- төрле уеннар;

- монологик сөйләмне диалогик сөйләмгә әйләндерү;

- ситуатив биремнәр тәкъдим итүне бик еш кулланам.

Мәсәлән, 1 нче сыйныфта “Мин чисталык яратам” темасын үткәндә презентация буенча түбәндәге ситуатив биремнәрне тәкъдим итәм, схемалар буенча, терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзибез.

1) У:Кыз нишли? у: Кыз бит юа.

- Спроси у Кати , утром она моет лицо? (Катя җавап бирә)

- Скажи,что у тебя лицо чистое.

2) У:Малай нишли?у:Малай теш чистарта.

- Скажи,почему у тебя зубы белые и чистые?

(Чөнки мин иртәнһәмкич теш чистартам).

(1-2 укучы җавап бирә.).

Уеннар аша дәрес бурычлары да кую җиңел,укуга кызыксыну да арта,ягъни, уку эшчәнлеге мотивлаша.

Мәсәлән, “Көзге белән сөйләшү” уены.

Такта янына бер укучы чыга. Ул “көзге “була.

- Ребята, все, что вы хотите спросить у зеркала,спросите,оно скажет правду.

Укытучы үрнәк күрсәтә:

У:Көзге,көзге әйт әле,минем кулым чистамы?

Көзге:Әйе,синең кулың чиста.

у 1: Көзге,көзге әйт әле, минем чәчем матурмы?

 Көзге:Әйе,синең чәчең матур.(аккуратная ли, умный ли, красивый ли и т.д.)

Ситуатив күнегүләрдә сөйләм бурычлары төрле булу мөһим: спроси, узнай, предложи, поздравь һ.б.

Әйтик, дәресләрдә эшләнгән күнекмәләрнең, биремнәрнең кайбер
үрнәкләре : Узнай у друга:

- где останавливается автобус,который едет в Казань (сыйфат фигыльне сөйләмдә дөрес куллануны контрольгә ала);

- сколько сегодня уроков у седьмых классов (тартым кушымчаларын куллану);

- предложите другу (подруге) пойти сегодня в кино (теләк фигыль темасы ныгыта);

Яки: Спроси у друга:

- Любит ли он кататься на коньках (инфинитив темасын ныгыта);

- играет ли он зимой на улице(хәзерге заман хикәя фигыль темасын ныгыта)

Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән танышалар.

Һәр дәрестән соң аларның бу төр күнекмәләре арта бара, чөнки үрнәк диалог, аралашу ситуацияләре аша бу эш нәтиҗәле оештырыла.

Үрнәк диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин:

1. Диалогны тыңлагыз. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдырыгыз.

2. Диалогны рольләргә бүлеп укыгыз.

3. Диалогны рус теленә тәрҗемә итегез.

4. Тиешле репликаларны өстәп, диалогны укыгыз.

5. Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны укыгыз.

6. Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә тулыландырыгыз.

7. Бирелгән үрнәк буенча яңа ситуатив диалог төзегез.

8. Бирелгән терәк сүзләр белән диалог төзегез.

9. Бирелгән микродиалогларны берләштереп, гомуми диалог төзегез һ.б.

Диалогик сөйләмдә төрле типтагы репликаларны (ачыклау, раслау, инкяр итү,шикләнү, хуплау, исәнләшү, гаҗәпләнү, шатлану, күңелсезләнү, сораштыру, кабатлап сорау һ.б.) дөрес кулланырга, сорау репликага дөрес җавап реплика сайларга,мәгълүматны төгәл хәбәр итәргә, фикерне эзлекле белдерергә өйрәтү — укытучының җитди бурычы. Бу эш адым атлауны хәтерләтә. Бер адым ясауны бер төрле репликаны дөрес куллану мәгънәсендә аңларга кирәк. Шуңа күрә бу этапны диалогны “адымлап төзү” дип атарга мөмкин. Бу очракта диалог төзи белү күнекмәләрен үстерү күнегүләренең түбәндәге төрләрен күрсәтергә мөмкин:

1. Ситуациягә туры килгән репликаларны санап чыгыгыз.

2. Ситуациягә караган сорау, өндәү, тойгы, хәбәритү репликаларын кулланыгыз.

3. Җавап репликаны тулыландырыгыз (мисал өчен, инкяр итүнең сәбәбен аңлатыгыз).

4. Җавап репликаны башка грамматик калыплар белән белдерегез.

5. Бирелгән микродиалог нигезендә үзегез диалоглар төзегез.

6. Гомуми диалогны, үзегезуйлапчыгарганситуацияләргә туры китереп,микродиалогларга бүлегез.

7. Диалогик сөйләмне монологик сөйләмгәәйләндерегез.

8. Бирелгән репликаларны диалогта кулланыгыз.

9. Диалогик бердәмлектә куелмаган (әйтелмәгән) җавап репликаларны үзегез куегыз (әйтегез).

10. Репликалардагы фигыль заманнарын үзгәртегезһ.б.

Алда күрсәтелгән үрнәк диалог нигезендә эшләү, диалогны адымлап төзү алымнарыннан тыш аралашу ситуацияләрен киң куллану да нәтиҗәле булырга мөмкин.

Аралашу вакытында укучылар күп төрле лексик-грамматик материалны, реплика төрләрен, сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланырга мәҗбүр булалар. Бу очракта сөйләм эшчәнлегенең төрләре дә үзара тыгыз бәйләнешкә керә.

Бу эштә түбәндәге күнегүләрне кулланырга мөмкин:

1. Терәк сүзләр ярдәмендә рәсемнәр буенча диалог төзегез.

2. Монологик текст нигезендә диалог төзегез.

3. Типик аралашу ситуацияләренә караган микродиалоглар төзегез.

4. Укылган текстның эчтәлеге буенча диалог төзегез.

5. Төрле темага караган ситуацияләр буенча диалоглар төзегез һәм аларны зур бер диалогка (макродиалогка) — ситуатив-тематик комплекска берләштерегез.

Монологик сөйләмгә өйрәтү.

Диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Моның өчен һәр дәрестә диярлек өйрәнелгән лексик-грамматик материалга нигезләнеп, үрнәк текстлар,башлангыч сыйныфларда төрле типтагы рәсемнәр кулланам, бу төр эш укучыларга бик ошый. Баштан җөмләләр төзиләр, аннан тулы бер монолог – текст килеп чыгы.Монологлар төзергә өйрәтү максатыннан, түбәндәге күнегүләрне башкару шарт:

1. Текстның нинди темага караганын әйтегез.

2. Текстны укыгыз, төп җөмләне табыгыз.

3. Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирегез.

4. Текстны кисәкләргә бүлегез һәм аларга исемнәр уйлап табыгыз.

5. Текстның төп фикерен билгеләгез.

6. Текстның эчтәлеген ачыклаучы терәк сүзләрне табып әйтегез.

7. Тексттан төп фикерне белдерүче җөмләләрне язып алыгыз.

8. Тактада бирелгән җөмләләрне эчтәлек тәртибендә урнаштырыгыз.

9. План нигезендәтекстныңэчтәлеген сөйләгез.

10. Тексттагыперсонажларныңэшләренә бәя бирегезһәм үз мөнәсәбәтегезнебелдерегез.

11. Текстныңэчтәлегенәкараганрәсем буенчахикәя төзегез.

12. Текстныңэчтәлегенүз сүзләрегез белән языпбирегез.

13. Текстныңэчтәлегенкыскачаүз сүзләрегез белән сөйләгез.

Рус телендә сөйләшүче балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен,аралашу осталыкларын тикшерү-иң мөһим эшләрнең берсе.Телдән җавап бирүне тикшергәндә,укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә,ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен,белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын,өйрәнелгән тел берәмлекләреннән,җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә.

Сораулар һәм биремнәр алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалына бәйләп, сораулар бирелә.Һәр сыйныфта балаларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү алып барыла.

Билгеле булганча,9 нчы сыйныфларда имтиханны яңа формада бирүнең С 1 өлешендә хат язу тәкъдим ителә.Хат язарга өйрәткәндә укучыларны башта хатның башын һәм ахырын язарга өйрәтәм.Аннары терәк хатка таянып, җавап хаты язалар.Терәк хатны башта укыйбыз,тәрҗемә итәбез.Бу эш укучыларның язма сөйләмен тикшерү булып тора.

Текстны укып,аның эчтәлеген мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә күтәрү өчен,күп тырышлык куярга кирәк.Шуның өчен дәреслектә бирелгән текстларның кайберләрен дәресләрдә укучылар белән сәхнәләштерәбез. Балалар бу дәрескә бәйрәмгә әзерләнгән кебек бик теләп әзерләнәләр.Сәхнәләштерү- балалар өчен рольле уен.Текстны сәхнәгә куеп уйнау катнашучылар өчен дә,тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы.Чөнки бу дәрестә пассив тыңлаучылар юк.Алар-жюри әгъзалары.Карап утыручылар “актерларның” эшенә бәя бирергә әзерләнә.Алдан өйрәнелгән җөмлә калыпларын кулланып,уйнаучыларның рольне белү-белмәвен әйтә,аның сүзләрне дөрес әйтүенә,интонациясенә,осталыгына игътибар итә.

Текстны сәхнәләштерү эше берничә этаптан тора:сыйныфта һәм өйдә аңа әзерләнү, оештыру, йомгаклау. Мондый дәресләрне оештырганда берничә алшартны истә тотарга тырышам:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле икәнлеген истә тотып,балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- укучыларның уңай нәтиҗәләргә ирешүенә омтылу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне генә куллану.

Укучыларны сөйләмгә алып чыгу өчен дәреслектә төрле күнегүләр системасы бирелгән:яңа лексиканы үзләштерү.грамматик күнекмәләр формалаштыру.Укучылар текстны беркадәр кабул итәргә әзерләнгәч,текстны укыйбыз.Тексттан соң урнаштырылган өстәмә күнегүләргә зур игътибар бирелә,чөнки бу күнегүләрне үтәгәндә алда өйрәнелгән лексика текстта турыдан-туры кабатлана.төрле бәйләнешләргә керә.

Текстны сәхнәләштерүгә әзерләнгәндә тел материалының сыйфатын яхшырту бик әһәмиятле.Шуңа күрә дәреслектә бирелгән күнегүләрне төрләндерергә тырышам. Әйтик,”Ике раслауның кайсысы дөрес?”дип бирелгән күнегүне эшләгәннән соң,түбәндәге биремнәрне өстим:

- үзеңә ошаган раслауны тап;

- икенче раслауга сорау җөмләләр төзе;

- беренче раслауны кулланып диалог төзе һ.б.

Ситуатив күнегүләрне һәрвакыт төрләндерәм.мисал өчен 5 нче сыйныф дәреслегендә В.Осееваның “Уллар”хикәясеннән соң бирелгән ситуатив күнегүне алыйк:

Допустим,у мамы тяжелая сумка.

- Как ты ей предложишь помочь? (Җавапның төрле вариантларын кулланырга тәкъдим итәм: булышам, ярдәм итәм).

- Как ты скажешь о том,что хочешь ей помочь?(Җөмләдәге фигыльне төрле затларга куеп кабатлаттырам - булышырга телим,булышырга телисең, һ.б.)

- Как ты скажешь,что ты любишь помогать маме? (папе,бабушке,брату,сестренке и т.д.)

Мондый күнегүләрдән соң лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.Текстны сәхнәләштергәндә укучыга үзен иркенрәк хис итәргә мөмкинлек туа.

Гадәттә текстның күләме зур булмый ,димәк, катнашучылар саны да күп түгел. Шуңа күрә һәр укучы үзен актер ролендә дә, тыңлаучы ролендә дә сынап карый ала.Текстны дәрестә генә сәхнәләштереп калмыйбыз ,мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә ,кичәләрдә,ата-ана җыелышларында укучылар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.

Кулланылган әдәбият

1. Г.Г.Вакиловна.Электрон белем порталы.”Рус телендә сөйләшүче укучыларның аралашу сәләтләрен үстерү өчен инновацион технологияләр куллану”.

2. Н.Б.Мөхетдинова.Электрон белем порталы.Электрон җыелма.Буа шәһәре, 01.09.2013” Яңалыклар фестивале”.

3. ”Мәгариф”журналлары.

4. Р.Р.Нигъмәтуллина,Казан “Мәгариф”нәшрияты,2007 “Татарча да яхшы бел”.

5. Ф.Ф.Харисов “Мәгариф”1999 “Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтү”.

6. Ф.С.Сафиуллина “Мәгариф”нәшрияты,1994 “Татарча сөйләшәбез”(“Татарский язык в диалогах”)