Урок-игра "Умники и умницы"

Разделы: Иностранные языки

Ключевые слова: умники и умницы


Максат:

  1. Укучыларның белемнәрен ныгыту, практик рәвештә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.
  2. Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү;
  3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, игътибарлылык, тапкырлык, оешканлык, бердәмлек тәрбияләү.

Җиһазлау: мультемедиа системасы, тел турында мәкальләр, бәяләү таблицасы.

Ярышның барышы

І. Оештыру өлеше.

Укытучы:

-Хәерле көн, укучылар! Хәерле көн, тел сөючеләр. Бәйгегә рәхим итегез.

Слайд №1

Укучылар ике төркемгә бүленә. Команданың исеме, девизы билгеләнә. Бәйгенең бәяләү кретерейлары билгеләнә. Слайд №2

Һәр биремгә тиешле баллар. Иң югары балл – 45

Баллар
1 5
2 8
3 6
4 7
5 9
6 1
7 1
8 2
 9 5
10 hәр дөрес җөмләгә 1 балл

II. Уенның барышы.

Слайд №3.

I. Татар хәрефләре булган сүзләрне генә языгыз.

Әни, кибет, театр, бакча, мәктәп, хата, көз, журнал, урындык, җиләк, яфрак, туп, яңгыр.

Слайд №4.

II. Татар милли ризыкларын аерып языгыз. Борщ, чәк-чәк, токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак, ботка, щи, кыстыбый, пылау, гөбәдия, коймак, катык, пилмән.

Слайд №5.

III. Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясагыз. Көн, бала,ата,төн, чага, ана, җиләк, савыт, кием,саба, җимеш, салым

Слайд №6.

IV. “Әйе, юк” сүзләре белән җавап бирегез.

  1. Яңа ел бәйрәме көз көне була.
  2. Азат ашханәдә дәрес әзерли.
  3. Безнең ял көнебез бик күңелле үтә.
  4. Марат кашык белән ипи кисә.
  5. Әни кичке ашка бәлеш пешерә.
  6. Ноябрь, декабрь , гыйнвар — кыш айлары.
  7. Яз көне кошлар җылы яктан очып килә.

Слайд №7.

V. Нокталар урныга тиешле саннарны куеп языгыз.

Бер елда ... ай. Айда... атна. Бер атнада... көн. Без ... көн укыйбыз. Көн саен ... дәрес. Без сыйныфта ... укучы. Без партада ... утырабыз. Мин ... рәттә утырам. Без өйдә ... кеше.

Слайд №8.

VI. Бу нинди җәнлек? Койрыгы зур, әфлисун төсендә, хәйләкәр.- Бу...

Слайд №9.

VII . Кыз әнисе белән нинди кибеткә кергән? Әнисе кызына чәчәле күлмәк, улына ак футболка, үзенә зәңгәр яулык алган.

Слайд №10, 11.

VIII. Бу кемнәр? Экранда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил портретлары күрсәтелә

Слайд №12, 13, 14, 15, 16.

IX . Әкиятләрнең исемен әйтегез. Экранда Калач, Шалкан, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык әкиярләреннән рәсемнәр күрсәтелә.

Слайд №17.

X. Бирелгән рәсем буенча җөмләләр языгыз. Экранда “ Яз килде ” темасына рәсем күрсәтелә. Һәр дөрес җөмләгә 1 балл бирелә.

Слайды №18- 27. Дөрес җаваплар күрсәтелгән.

Дөрес җаваплар

Слайд №18. 1нче бирем. Әни, мәктәп, көз, җиләк, яңгыр.

Слайд №19. 2нче бирем. Чәк-чәк, токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия, коймак, катык

Слайды №20. 3нче бирем. Көн-төн, бала- чага, ата-ана, җиләк- җимеш, савыт-саба, кием-салым

Слайд №21.4нче бирем.

  1. Юк
  2. Юк
  3. Әйе
  4. Юк
  5. Әйе
  6. Юк
  7. Әйе

Слайд №22. 5нче бирем. Бер елда 12 ай. Айда 4 атна. Бер атнада 7 көн. Без 6 көн укыйбыз. Көн саен 5 дәрес. Без сыйныфта 26 укучы. Без партада икәү утырабыз. Мин … рәттә утырам. Без өйдә ... кеше.

Слайд №23. 6нчы бирем. Койрыгы зур, әфлисун төсендә, хәйләкәр.

Бу- төлке.

Слайд №24. 7нче бирем. Кием- салым кибете

Слайд №25. 8нче бирем. Габдулла Тукай

Слайды №26. 8нче бирем. Муса Җәлил

Слайды №27. 9нчы бирем. Калач,Шалкан, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык

III. Нәтиҗәләр чыгару.

Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Хәзер балларны саныйбыз, нәтиҗә ясыйбыз.

Слайды №28. Һәр биремгә тиешле баллар

Иң югары балл - 45

Баллар
1 5
2 8
3 6
4 7
5 9
6 1
7 1
8 2
9 5
10 hәр дөрес җөмләгә 1 балл

IV. Йомгаклау.

Слайд №29. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

2 командага да Дипломнар тапшырыла.

Презентация.