Максат: Шәһәребездә яшәгән һәм хәзерге көндә яшәүче күренекле шәхесләр белән горурлану.
Бурычлар:
- Шәһәребезнең күренекле шәхесләре- герой очучы А.Н. Епанешников, рәссам И.И. Шишкин, кавалерист кыз Н.А. Дурова һәм шагыйрә Г. Әхтәмова турында белемнәрне ныгыту, системага салу.
- Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү; бәйләнешле сөйләм телен камилләштерүне дәвам итү.
- Шәһәребездә яшәгән һәм хәзерге көндә яшәүче күренекле шәхесләргә карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Очучы Александр Епанешников, кавалерист кыз Надежда Дурова, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова, рәссам Иван Шишкинның портретлары, өченче мәктәпнең фотосурәте, Надежда Дурова һәм Иван Шишкин һәйкәлләренең фотосурәтләре, рәссам Шишкин картиналарыннан күргәзмә.
Техник чаралар: пианино, фонограмма язмасы.
Залны бизәү: зал төрле төстәге шарлар белән бәйрәмчә бизәлә. Зал стеналарына данлыклы кешеләрнең портретлары эленә, рәссам И.И. Шишкин картиналарыннан күргәзмә оештырыла.
Алдан үткәрелгән эш:
Очучы А.Н. Епанешников һәм рәссам И.И. Шишкин музейларына экскурсия; Г. Әхтәмованың шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү; “шәхес”, “күренекле”, “герой” сүзләре белән сүзлек өстендә эш.
Тәрбияче һәм музыка җитәкчесенең әзерлеге: тәрбияче балаларга күренекле шәхесләрнең тормышы, иҗаты һәм батырлыклары турында сөйли, балаларны экскурсиягә алып бара. Музыка җитәкчесе балаларга “Туган як” (Н.Андарьянова көе һәм сүзләре) һәм “Гүзәл Алабугам” ( Владимир Мироваев көе, Дибәҗә Каюмова сүзләре) җырларын өйрәтә. Балалардан кичә көнне бәйрәмчә киенеп килүләре сорала.
Кичә барышы
Залда Ләлә Абдуллина сүзләренә Владимир Мироваев көй язган “Чулман” җыры фонограммада яңгырый. Шул вакытта музыка залына балалар бер-бер артлы тезелеп керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.
Җыр “Гүзәл Алабугам” (җыр башкарганнан соң балалар урындыкларга утыралар)
Алып баручы: Хәерле кич, балалар, кунаклар, әти-әниләр!
Залыбызга карагыз әле, ул матур итеп бизәлгән, шәһәребезнең күренекле кешеләре портретлары эленгән. Без бүген кичәбездә шәһәребездә яшәгән һәм хәзерге көндә яшәүче данлыклы кешеләрне искә алырбыз. Бөтен дөньяга танылган рәссам Иван Иванович Шишкин турында Аделина сөйләп үтәр.
Аделина: И.И. Шишкин Алабуга шәһәрендә туып үскән. Ул бала чактан ук рәсем ясарга яраткан. Капкаларга, коймаларга, идәнгә- кайда рәсем ясап була, бар җиргә рәсем ясаган. Шуңа күрә аңа буяучы дип кушамат биргәннәр. Иван Иванович Шишкин яшьтән үк табигатькә гашыйк булган. Үзенең картиналарында табигатьне сурәтләгән. Аның “Нарат урманы”, “Арыш басуы”, “Имәннәр” картиналарын белмәгән кеше юктыр.
Алып баручы: Рәхмәт, Аделина. Шәһәребездә И.И. Шишкинның музее бар. Аңа һәйкәл куелган.
Алып баручы: Ә менә бу һәйкәл кемгә куелган? (балаларга фотосурәт күрсәтелә)
Балалар: Кавалерист кыз Надежда Дуровага.
Алып баручы: Кавалерист кыз Надежда Дурова турында Булат сөйләр.
Булат: Надежда Дурова ,туган көне көнендә чәчен кисеп, кыз күлмәкләрен казаклар киеменә алыштырып, сугышка китә. Французларга каршы сугышта ул бөек полководец Кутузовның адьютанты була. Сугышта батыр кыз ике офицерны коткара, шул батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Алабугага кайта, хикәяләр яза башлый.
Алып баручы: Рәхмәт, Булат. Ә хәзер, балалар, Н.Андарьянова көе һәм сүзләренә “Туган як” җырын җырлап үтәбез.
Җыр “Туган як”
Алып баручы: Бераз уйнап та алыйк. Татар халык уены “Бас уртада”.
(уеннан соң балалар утыралар)
Алып баручы: Шәһәребезнең данлыклы кешеләрен искә алны дәвам итәбез. Бу очкыч турында Динара сөйләп үтәр.(тәрбияче очкыч макетын күрсәтә)
Динара: Бу-герой очучы Александр Епанешников очкычының макеты.Ул Алабугада туып үсә. 3нче мәктәпттә укый. Ана тәмамлагач, Саратов шәһәрендәге очучылар мәктәбенә укырга керә. Аннан очучы була. Бервакыт шәһәр өстеннән очканда, очкычның моторы эшләми башлый. Епанешников, бар көченнән тырышып, очкычны шәһәр читенә алып чыга һәм төшеп шартлый. Бу батырлыгы өчен, аңа һәлак булганнан соң, Герой исеме бирелә. Хәзер ул укыган 3нче мәктәп аның исемен йөртә. Без анда экскурсиядә булдык.
Алып баручы: Күрәсезме, кунаклар, балалар, шәһәребездә нинди бөек, танылган кешеләр яшәгән! Хәзерге көндә дә бездә алтын куллы, уңган эшчеләр, нефтьчеләр, оста шагыйрь-шагыйрәләр яши. Шуларның берсе- шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова. Ул күп кенә шигырьләр, хикәяләр авторы. Аның шигырьләренә үзебездә яшәп иҗат итүче композитор Владимир Мироваев көйләр дә яза. Шундый җырларның берсе- “Кичке таң”. Хәзер әлеге җырны башкарып үтәбез.
Җыр “Кичке таң”
Алып баручы: Сезнең игътибарыгызга шагыйрәнең шигырьләрен тәкъдим итәбез. Земфира Г. Әхтәмованың “Алабуга корылмасы” шигырен укыр.
Земфира Г. Әхтәмованың “Алабуга корылмасы” шигырен яттан сөйли.
Алып баручы: Адель шагыйрәнең “Алабуга нуры” шигырен укыр.
Адель “Алабуга нуры” шигырен яттан сөйли.
Алып баручы: Бүген без кичәбездә Алабугада яшәгән һәм яшәүче данлыклы кешеләрне искә алдык. Без алар белән горурланабыз, аларга охшарга тырышабыз, алар турында истәлекләрне мәңге онытмабыз.
Кичәбезнең ахырында Ләлә Абдуллина сүзләренә Владимир Мироваев көй язган “Чулман” җырын тыңларсыз.
Җыр “Чулман”
Алып баручы: Бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Кулланылган әдәбият
- Гөлзадә Әхтәмова “Алабугам минем”, 1995 ел,Чаллы, “КамАЗ” нәшрияты.
- Фазыл Шәех, Дибәҗә Каюмова, Гөлзадә Әхтәмова “Чулман язмалары” , 1997 ел, Алабуга.
- А.Т. Сабиров “Их помнит Елабуга.
- Ф.Х. Валитова, Н.А. Шмонов “Страницы из жизни кавалерист-девицы Н.А. Дуровой”.