Урок математики с элементами Сингапурской методики. 4-й класс

Разделы: Математика

Класс: 4


Тема: Билгесезтапкырлаучыны табу.

Максат:

  • укучыларны билгесез тапкырлаучыны табу һәм тигезләмәләр чишү күнекмәләре белән таныштыруны дәвам итү, х ∙ 8 = 26 + 70 тибындагы тигезләмәләр чишү;
  • мәсьәлә чишү, исәпләү алымнарын камилләштерү;
  • логик фикерләү сәләтен үстерү.

Материал: дәреслек,76нчы бит.

Җиһазлау: презентация, компьютер, ноутбок, карточкалар, смайликлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

– Хәерле көн, укучылар!Сез дәрескә әзерме? Әйдәгез үзегезнең яндагы партнёрларыгыз белән исәнләшегез һәм бер-берегезне сәламләгез. Күтәренке күңел, яхшы кәефләр белән математика дәресен башлыйбыз.
Өй эшен тикшерү.

II. Актуальләштерү

Телдән исәпләү күнегүләре. Слайд №1

ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы. Укучылар мин сезгә мисалларның җавапларын әйтәм.Сез бу җаваплар белән килешсәгез басасыз,килешмәсәгез утырып торасыз. Ни өчен килешәсез? Баскан укучылар җавапларын аңлатып бирәләр.

600 – 330 = 270;
400 + 460 = 840;
560 + 240 = 800;
270 – 90 = 180;
72000 м =720 км;
15 т = 1500 кг;
7сәг = 420 мин;
50000 – 5000 = 40000;
9999 – 99 = 999

Арифметик диктант. Слайд №2

  • 900 һәм 9 санының өлешен язарга
  • Тәүлекнең яртысы ничә сәгать була?
  • Стадионда 5000 урын бар. Шуның яртысына утырганнар? Ничә урын буш калган?
  • 150 см ничә дм га тигез?
  • 333 санын 0 гә тапкырлагач ничә була?
  • 1000 санын 1гә тапкырлагач ничә була?
  • Ярты кг да ничә грамм була?
  • 360 секундта ничә минут ?
  • Яклары 6см га тигез булган квадратның мәйданы күпме була?
  • 1ц да ничә кг?

III. Яңа тема өстендә эш

Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы : билгесез тапкырлаучыны табу.

Максатыбыз: билгесез тапкырлаучыны табу һәм тигезләмәләр чишү күнекмәләре белән танышуны дәвам итү, х ∙ 8 = 26 + 70 тибындагы тигезләмәләр чишү;
мәсьәлә чишү,исәпләү алымнарын камилләштерү;
логик фикерләү сәләтен үстерү.

Укучылар тапкырлау гамәлендәге компонентларны без ничек атыйбыз? Тапкырлау гамәле нинди гамәл белән бәйләнгән? Дәреслектәге таблица өстендә эш.
Безнең алдыбызда ике тигезләмә.

Слайд №3

Х ∙8 = 96 х ∙ 8 = 26 + 70

Алар кайсы яклары белән ошаган,кайсы яклары белән аерыла? Аларны чишү тәртипләре аерыламы? Телдән чишелешләрен аңлату.

№375 нче күнегүне дәфтәрдә һәм тактада эшләү.

7 ∙ х = 140 : 2 х ∙ 4 = 84 + 16

Мәсьәлә чишү. №376

Столяр һәм аның өйрәнчеге урындыклар төзәткәннәр.Өйрәнчеге көн саен 10 ар урындык төзәтеп, 6 көн эшләгән, ә столяр шул кадәр эшне 4 көндә башкарган.Оста көненә ничә урындык төзәткән?
Мәсьәләне игътибар белән укыйбыз,кыскача язылышын язабыз.Бер укучы тактада эшли,калган укучылар дәфтәрдә эшлиләр.

IV. Физкультминут

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы. Укучылар, ә хәзер безнең ял минуты. Басабыз,урындыкларыбызны этеп куябыз.

Укучылар музыка астында хәрәкәт итәләр,кушылалар. Музыка туктагач,туктап калалар. Биремнең җавабы нинди сан була, шул кадәрле төркемнәргә берләшәләр. 20 секунд вакыт бирелә.

1. 1 миллион санында ничә ноль,шуның яртысы кадәр берләшергә.

Укучылар музыка астында хәрәкәт итәләр,кушылалар. Музыка туктагач,туктап калалар. Биремнең җавабы нинди сан була, шул кадәрле төркемнәргә берләшәләр. 20 секунд вакыт бирелә.

2. Кызлар илле сум, малайлар йөз сум. Бер төркем 150 сум.

Укучылар музыка астында хәрәкәт итәләр,кушылалар. Музыка туктагач,туктап калалар. Биремнең җавабы нинди сан була, шул кадәрле төркемнәргә берләшәләр. 20 секунд вакыт бирелә.

3.Тапкырлау гамәлендәге компонентлар санынча кушылабыз.

 

V. Үтелгән тема өстендә эш. Зурлыкларны кушу һәм алу. Дәфтәрдә һәм тактада эшләү

№378

Слайд №4

3 км 865 м + 7 км 428 м 8 т 36 ц – 4 т 18 ц
12 км 020 м – 8 км 350 м 1 т 200 кг – 486 кг
75 м 86 см х 4 6 кг 150 г х 8

Карточкалар белән эш.

x + 320 = 80 ∙ 7 x – 180 = 240 : 3 400 – x = 275 + 25

VI. Белемнәрне тикшерү. Тест эшләү

1. Алмазның яраткан телевизион тапшыруы 1 сәг. 20 мин бара.Бу вакыт ничә минут була?

А) 80 минут Б) 120 минут В)100 минут Г) 30 минут

2. Кайсы санны бүлгәндә калдык 8 була?

А) 53 :9 Б) 29:6 В) 48:5 Г) 79:10

3. (600 – 45 : 9) ∙ 10 + 16 аңлатмасында беренче кайсы гамәл эшләнә?

А) кушу Б) алу В) бүлү Г) тапкырлау

4. Егерме мең алты йөз алты саны

А) 20066 Б) 2606 В) 20606 Г) 200606

5. Залда тамашачылар өчен 150 урын бар.Шуның биштән бер өлешенә укучылар утырган.Укучылар ничә урынга утырган?

А) 300 Б) 100 В) 30 Г) 50

6. Бер түтәлдән 180 кг кишер җыйдылар,ә икенчесеннән 260 кг.Барлык кишерне тигез итеп 8 капчыкка тутырдылар.Һәр капчыкта ничәшәр кг кишер булган?

А) 45 Б) 55 В) 50 Г) 40

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

Мин сезгә смайликлар таратам.

Смайликның үзегезгә охшаганын айлап алыгыз.

  • «Мин аңладым, башкаларга да ярдәм итә алам»
  • «Мин чишәргә өйрәндем, ләкин миңа ярдәм кирәк»
  • «Миңа дәрестә авыр булды»

– Кем үзенең сайлаганын аңлатырга тели?
Хәзер чыгу өчен билетлар таратам. Сез үзегез сайлаган смайликны билетыгызга беркетеп парковкага куярсыз.

Өй эше бирү: №379, мисалларны чишәргә. Билгеләр кую.