Урок татарской литературы "Творчество и биография Хасана Туфана"

Разделы: Литература


Максатлар: - Хәсән Туфанның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштыру;

  • Алдагы сыйныфларда Хәсән Туфан иҗаты буенча алган белемнәрне ныгыту һәм яңа мәгълуматлар бирү;
  • Нахакка җәберләнгән шәхесләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Материал: Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты: рус мәктәпләренең 11нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. 11нче сыйныф өчен. – К.: Тат.Кит.Нәшр, 2012 ел.

Өстәмә материал: Р.Р. Хөрәмшина “Шигырьләрдә - минем йөрәгем”. – К.: “Милли китап”, 2000 ел.

Х. Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?...”. – К.: “Тат.кит.нәшр.”, 2000 ел.

Җиһазлау: Х.Туфан портреты, аның тормыш юлына караган иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе, магнитофон язмалары: “Агыла да болыт агыла” шигыре (автор үзе), “Әйткән идең” җыры (Ә.Бакиров муз., Х.Бигичев башкаруында), проектр.

Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү.

Дәреснең методы: Иҗади уку методы.

Укыту алымнары: Укытучы сүзе, сайлап уку, әңгәмә, эзләнү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I. Оештыру өлеше:

Дәреснең кыскача эчтәлеге, эшләнәсе эшләр турында әйтү.

II. Яңа материал өстендә эш:

  1. Х. Туфан укуында “Агыла да болыт агыла” әсәрен тыңлау һәм фикер алышу.
  2. План буенча шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча чыгышлар ясау.
  3. Шагыйрьнең тормышы турында өстәмә материаллар белән танышу.
  4. “Әйткән идең” җырын тыңлау.

III. Ныгыту. Х.Туфан шигырьләрен яттан сөйләү һәм фикер алышу.

IV. Йомгаклау.

  1. Укучыларның җавапларына анализ ясау.
  2. Билгеләр кую.

V. Өй эше.

  1. Х. Туфан иҗаты турында мәкаләне конспектлаштыру (87-89 б.).

Ошаган бер шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз.

XX гасыр иртәсе безгә бик күп бөек уллары белән бергә сөекле шагыйребез Хәсән Туфанны бүләк иткән (проектрда Х.Туфан портреты). Әдәбиятта ул үзе шигырь булып яшәде. Татар шигъриятен Туфансыз күзаллау мөмкин түгел. Туфан ул – халык җаны, халык моңы, халык йөрәге.

Кадерле укучылар, без бу дәресебезне бөек шагыйребез Хәсән Туфанга багышлыйбыз. Бүгеннән башлап сезнең белән бергә берничә дәрес дәвамында Туфан илендә йөрербез, аның мәңгелек иҗаты белән танышырбыз.

Хәсән Туфан иҗатының төп лейтмотивы булып кеше язмышы, шагыйрьнең авыр минутларда булган кичерешләре, туган илгә мәхәббәте тора. Менә бу шигырдә әлеге лейтмотив иң тулы ачылган кебек. Әйдәгез шагыйрьнең үзен тыңлап карыйк әле.

(Хәсән Туфан укуында “Агыла да болыт агыла” әсәре яңгырый).

Укучылар, бу Хәсән Туфанның үз тавышы. Шигырьне тыңлаганда сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килде?

Укучылар җаваплары: Шагыйрьнең сагышы, авыр язмышы, туган илне сагынуы, күктәге болытлар һ.б.

 Укытучы: Шигырдән соң килгән музыка нинди хисләр тудыра?

Укучылар җаваплары: Күңелгә шом өсти, шагыйрь язмышы турында борчылулар тудыра.

Укытучы: Дөрес, укучылар, сез инде Хәсән Туфан иҗаты белән түбәнрәк сыйныфлардан ук таныш. Шуңа күрә бу дәресебездә шагыйрь тормышы һәм иҗаты турында бергәләп сөйләрбез. Дәреснең темасы: “Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре”.

Әйдәгез түбәндәге сораулар буенча эшебезне башлап җибәрик (укучылар белән әңгәмә барышында проектрда Х.Туфанның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителә):

Укытучы: Хәсән Туфан кайда һәм кайчан туган?

Укучылар җаваплары: Хәсән Туфан Казан губернасы Аксубай волостенә кергән

һәм Иске Кармәт дип йөртелгән авылда 1900 елның 27 нче ноябрендә (яңа стиль белән 9 нчы декабрендә) крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән.

Укытучы: Аның әти-әнисе ниндиерәк кешеләр булганнар?

Укучылар җаваплары: Әнисе “ифрат шигъри җанлы кеше иде”. Дөньяның матурлыгын күрергә Хәсән Туфанны ул өйрәтә. Әтисе күп һөнәрләргә ия кеше була, улын да сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек һөнәрләргә өйрәтә.

Укытучы: Үсмер Хәсәннең Галия мәдрәсәсендә укуы турында нәрсәләр беләсез? Аннары Уралдагы тормышы турында искә төшерик.

Укучылар җаваплары: 1914 елда Хәсәнне Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Монда ул Г.Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, Шәехзадә Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, ширырь түгәрәгенә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә. “Галия”дә ике ел укыганнан соң Туфан, белем алуын дәвам иттерү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә. Анда ул слесарь, токарь булып эшли. 1918-1923 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта, үзлегеннән халык авыз иҗатын өйрәнә.

Укытучы: Х. Туфанның Казанга килүе турында нәрсә беләсез?

Укучылар җаваплары: 1924 елда Х. Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта битәсендә балалар укыта, аннары “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Казанда ул үзенең олы мәхәббәтен-артистка Луиза Салиәскәрованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

Укытучы: Ул вакытта Луиза (Гайникамал) Салиәскәрова күренекле артистка була. Туфан шактый соң - утыз дүрт яшендә өйләнә. Яшь аермасы зур булуга карамастан, алар бик тату яшиләр. Туфанны кулга алганда аның дүрт яшьлек кызы һәм дүрт айлык нәни улы кала. Менә бу фоторәсемдә без Луиза Салиәскәрова белән Хәсән Туфанның яшь чакларын күрәбез.

Укытучы: Х. Туфанның Казанда язылган әсәрләре турында нәрсә әйтә алабыз?

Укучылар җаваплары: Казанга килеп урнашкач та, шагыйрь ике ел рәттән үзе эшләгән завод цехларына барып кайта. Шушы сәяхәт нәтиҗәсендә “Урал эскизлары” (1926) исемле атаклы шигырьләр бәйләме һәм поэмалары туа.

Укытучы: Дөрес. Хәзер шул “Урал эскизлары” циклыннан “Уралга” дип аталган шигырен тыңлап үтик әле. (бер укучы “Уралга” шигырен сөйли)

Хәсән Туфанның егерменче еллардагы иҗатын искә төшерик.

Бу елларда Х. Туфан Уралда металлургия заводында большевиклар яклы эшче буларак таныла. Нинди әсәрләр язды икән ул?

Укучылар җаваплары: Х. Туфанның 20 нче еллардагы поэмалары (“Башлана башланды” (1927), “Ике чор арасында” (1927), “Бибиевлар” (1927) ) башлыча Урал эшчеләре тормышы белән бәйле. Шагыйрь үзе белгән тормыш материалына мөрәҗәгать итә, үзе күргән вакыйгаларга нигезләнә. (бер укучы “Башлана башланды” поэмасыннан өзек укый)

Укытучы: Бу елларда Х. Туфан позиясендә лирик агым һәм халыкчан образлылык көчәя китә. Бу тенденция “Ак каен”, “Озату” кебек шигырьләрдә аеруча ачык күренә. Әйдәгез хәзер “Ак каен” шигырен тыңлап үтик әле. (бер укучы “Ак каен” шигырен яттан сөйли)

Менә без сезнең белән Х. Туфанның тормышында булган иң трагик вакыйга - аның кулга алыну периодына җиттек. Бу темага киңрәк тукталырбыз.

Укучылар, сезгә сүз бирәм.

Укучылар җаваплары: 1937 елны Х. Туфанны чор идеологиясенә каршы булган әсәрләр язуда гаепләп, язучылар союзыннан чыгаралар.

Укытучы: Язучы Рафаил Мостафин Х. Туфанның кулга алыну эшен бик җентекләп тикшергән. Шул тикшерү нәтиҗәсендә Х. Туфанга ягылган ялалараның (Р. Мостафин Х. Туфанның кулга алыну сәбәпләрен шагыйрьнең “җиде гөнаһы” дип атый) берсе итеп аның “Ант” һәм “Индустриаләштерү бизгәге” әсәрләре дип табалар. “Ант” поэмасы Ленинградта Сергей Миронович Киров үтерелүенә багышлап язылган әсәр була.

Икенче сәбәп итеп шагыйрьнең “шәхесе шикле” итеп карыйлар: фамилиясен дүрт тапкыр алыштыруын гаеплиләр (Гөлзизин, Хәзрәтов, Кусинов, Туфан).

Гөлзизин – чукындыру политикасы вакытында Туфан гаиләсе чукынмый, шуның өчен әнисе Гөлзизә исеменнән фамилия ясыйлар, әтисенең фамилиясен йөртергә хакы булмый.

Хәзрәтов – 1905 нче елдагы революциядән соң Х. Туфанның өлкән туганы бер чиновникка ришвәт (взятка) биреп, документларын Хәзрәтов фамилиясенә күчерә.

Кусинов – Гражданнар сугышы вакытында шагыйрь Колчак кул астында калган территориядә Омскидан ерак түгел бер казах авылында балалар укыта. Аклар армиясенә алынмас өчен (ул вакытта казахларны алмыйлар иде) казах дусты Хәсән Кусинов документларыннан файдалана, шушы исемгә паспорт ала.

Туфан – аның әдәби псевдонимы. Кызу, тынгысыз булганы өчен бабасының кушаматын үзнә ала.

Өченче сәбәп – Колчак яулап алган территориядә яшәү (шагыйрьне аклар армиясендә хезмәт итүдә гаеплиләр).

Дүртенче сәбәп – чит илләрдә чыга торган газета-журналлар алдыра һәм укый, Япониягә киткән татар шагыйре Исхак Хәйруллин белән дустанә мөнәсәбәттә була. Шуны гаепләп чыгаралар.

Бишенче сәбәп – “Халык дошманы” Гомәр Галигә теләктәшлек итү (тәнкыйтьчене яклап чыгыш ясаганы өчен гаепләнә).

Алтынчы сәбәп – “Әдәби карак”, яшь шагыйрьләрнең хезмәтен үзләштерү. Эш болай була. Яшь шагыйрьләр Мөхәммәт Садри һәм Нури Арсланов җыр тексты язалар, ләкин ул уңышлы чыкмый. Аны Х.Туфанга редакцияләргә бирәләр. Х. Туфан аны шулкадәр яхшырта, баштагы текстның әсәре дә калмый, өр-яңадан яза. Үзе сорамаса да, Х. Туфанны автор итәләр. Ләкин моны соңыннан “каләмдәш дуслары” гаепләп чыгалар.

Җиденче сәбәп – Туфан Казаннан китеп ике ел Кавказ, Урта Азия буйлап сәяхәт итә. “Чик буе зонасында һәм Басмачылар хәрәкәте барган урыннаннарда йөрү очраклымы?” дигән сорау белән “компитентлы органнар”ның игътибарын Туфанга юнәлдерәләр.

Бу мәсьәләне караганда Газиз Иделле, К.Тинчурин, Т. Гыйззәт, Ш. Камаллар Х. Туфанны язучылар берлегеннән чыгаруны бертавыштан хуплыйлар. Ләкин, белгәнегезчә, соңыннан аларның күбесе үзләре дә кулга алынып үтерелә.

Укучылар, Х. Туфан тормышының бу чоры турында сөйләүне дәвам итәр өчен сүзне сезгә бирәм.

Укучылар җаваплары: (Х. Туфанны төрмәгә ябулары турында сөйли )

Укытучы: (укытучы Х. Туфанның Казандагы төрмә камерасында Фатих Кәрим белән очрашу вакыйгасы турында укып үтә - “Идел” №10, 2000 ел, 65-66 б.)

Х. Туфанны колониядән колониягә йөртәләр, хәтта бандитлар белән бер камерага утырталар. Ләкин алар да Х. Туфанга бернинди начарлык эшли алмыйлар, чөнки ул үзе турында барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирә. Шагыйрь икәнлеген белгәч, тегеләр кызыксыналар, шигырь укуын сорыйлар. Х. Туфан аларга русча да татарча да ширырьләр укый. Кичләр буе укыган китапларының эчтәлеген сөйли. Гомердә кулларына китап алмаган бандитлар авызларын ачып тыңлыйлар. “Граф Монтекристо”ны сөйләгәндә хәтта таңга хәтле йокламыйлар. Шулай итеп, уголовниклар аңа тимиләр генә түгел, кулларыннан килгәнчә ярдәм дә итәләр. (укытучы Х. Туфанның пиджагын урлау вакыйгасы турында сөйлий - “Идел” №10, 2000 ел, 68б.)

Нинди генә лагерьдә, төрмәдә булса да Х. Туфан үзенең тырыш хезмәте белән абруй казана һәм аны бригадир итеп куялар. Х. Туфанны кешеләр дә хөрмәт итә, хәтта хайваннар да ярата. Х. Туфан үзенең истәлекләрендә еш кына шундый вакыйганы искә төшерә: (укытучы Покровка авылында сөргендә яшәгәндә Прометей кушаматлы үгез белән бәйле булган вакыйганы сөйлий -“Идел” №10, 2000 ел, 69б.)

Укучылар, Х. Туфан тормышының бу чоры турында сөйләүне дәвам итегез.

Укучылар җаваплары: (Х. Туфанның СССР Верховный Советы Президиумына җибәргән үтенечендә язган юлларын укый).

Укытучы: (укытучы Х. Туфанның хатыны белән хатлар язышканы турында сөйли)

Х. Туфан тоткынлыкта да әсәрләр иҗат итүдән туктамый. Төрмәдә ул күп кенә шигырьләрен стеналар, сыхарилар эченә яшерә иде. Кызганычка каршы, төрмәдән-төрмәгә күчкәндә, күп кенә шигырьләре югалып кала. Бу чорда язылган әсәрләр арасында иң популяр шигырьләрдән берсе – “Илдә ниләр бар икән?”. Шуны тыңлап үтик әле. (бер укучы әсәрне яттан сөйли)

Укучылар, Х. Туфанның тоткынлык дәвере турында тагын нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар җаваплары: (Х. Туфанның иреккә чыгуы турында сөйли)

Укытучы: Кызганычка каршы, Х. Туфанның кайткан җиренә сөекле хатыны үлгән була (өстәмә материал: “Җан рәхәтем-шигъриятем...”-“Идел” №10, 2000, 64 б.)

Бу югалтуны Х. Туфан авыр кичерә һәм “Әйткән идең” дигән шигыре аның шушы кичерешләренең иң югары ноктасыдыр дип уыйлыйсы килә. Шигырьгә музыканы композитор Ә. Бакиров язган, җыр мәрхүм Мәшһүр җырчыбыз Х. Бигичев язмасында бирелә. Әйдәгез бу җырны тыңлап үтик әле. (җыр тыңлыйбыз).

Х. Туфан Казанга әйләнеп кайткач, җиң сызганып иҗат эшенә керешә. Бер-бер артлы шигырьләр яза. Билгеле, 16 ел буе тоткынлыкта заяга үткән гомер шагыйрь күңелен рәнҗеткән, кимсеткән. Ул үзенең иҗат иптәшләренең теләктәшлеген күрергә теләгән. Шушы темага “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре язылган. Әйдәгез әле бу шигырьне тыңлап үтик. (бер укучы шигырьне яттан сөйли)

Тырыш хезмәте өчен Х. Туфан Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге белән бүләкләнә. Гомеренең соңына кадәр шагыйрь иҗат эшен ташламый. 1981 нче елда Х. Туфан Казанда үлә.

Әлбәттә, бер дәрес кысаларында без Х. Туфан турында барысын да әйтеп бетерә алмыйбыз. Алдагы дәресләрдә без сүзебезне дәвам итәрбез.

Өй эше: Х. Туфан иҗаты турында мәкаләне конспектлаштыру, бер шигырен ятлап килү.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!