Методы повышения познавательной деятельности учащихся на уроках татарского языка

Разделы: Иностранные языки, Общепедагогические технологии


Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – балаларны татар әдәби телен практик рәвештә куллануга әзерләү. Укучылар татарча иркен сөйләшә, үз фикерләрен язма формада җыйнак кына бирә,  вакытлы матбугатны укый алырлык булырга тиеш.
Танып белү эшчәнлеген оештырганда да без бу максатны күз алдыбызда тотабыз. Танып белү эшчәнлеге ишетеп аңлау күнекмәләре формалашуы белән нык бәйле. Ишетеп аңлау механизмының формалашуы һәм үсеше күзлегеннән караганда,  тыңлау һәм аңлауга караган барлык күнегүләрне дүрт төргә бүлергә мөмкин.

1. Тану сәләтен үстерү күнегүләре.

2. Оператив хәтер эшчәнлегенә бәйле сәләтләрне үстерү күнегүләре.

3. Эквивалент алмаш механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре.

4. Ихтималлы фаразлау механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре.

Әлеге күнегүләрне укытучылар дәресләрдә киң кулланалар. Үземнең эшчәнлегемдә кулланылы торганнары турында әйтеп үтәсем килә.

Тану сәләтен үстерү күнегүләре

1) Сүздәге авазларны аера белү
Бу күнегүләрнең максаты – укучыларның фонематик ишетүен үстерү. Башлангыч рус сыйныфларында авазларны, басымлы иҗекләрне билгеләү күнегүләрен тәкъдим итәм. Берничә сүз әйтеп күрсәтәм һәм бирем бирәм. Балалар, тиешле сүзне ишеткәч, кул күтәрәләр.
Мәсәлән: Тыңлагыз да «ә» авазы кергән сүзләрне әйтегез: күлмәк, чалбар, алъяпкыч, кояш, түбәтәй, бүрек, яулык, шәл.

2) Сүздән иҗекләрне аера белү

Мәсәлән:
а) Тыңлагыз да һәр сүздәге иҗекләр санын әйтегез: китапханә, сүзлек, китап, дәрес, сорау;

б) Тыңлагыз да ике иҗекле сүзләрне әйтегез: йорт, түбә, чорма, ишек, тәрәзә, баскыч, кое.

3) Сүзтезмәләрне аера белү

а) Тыңлагыз да «ә» авазы кергән сүзтезмәләрне әйтегез: безнең укытучы, шәфкать туташы, яңа мәктәп, беренче дәрес;

б) Тыңлагыз да өч иҗекле сүзләр кергән сүзтезмәләрне әйтегез: яңа суыткыч, зур тәрәзә, безнең мәктәп, өченче сыйныф.

4) Төп интонацион конструкцияләрне аера белү

Балаларга таныш билгеләре ясалган карточкалар таратыла. Җөмләне тыңлагач, алар тиешле карточканы күрсәтергә тиеш.

Мәсәлән:

Бүген җылы. Бүген җылымы? Бүген җылы!

5) Хәбәрләмәнең үзәген табу

Балалар сорауларны тыңлый да һәрберсенә бер сүз белән җавап кайтара.

- Син кичә урманга бардыңмы?

- Син урманга кичә бардыңмы?

- Син кичә урманга бардыңмы?

- Урманга кичә син бардыңмы?

6) Грамматик материалны белүгә нигезләнгән аеру

Мондый күнегүләрне җанлылык һәм җансызлык категориясен белүгә нигезләнгән аеру, килеш категориясе күтәрелә ала.
Мәсәлән: Тыңлагыз да кем? соравына җавап бирүче сүзләрне әйтегез: йорт, әти, әни, ишек, бабай, тәрәзә, эт, аю, әби, абый, песи.
Тыңлагыз да кая? кайда? сорауларына җавап бирүче сүзләрне әйтегез: урманга, кибеткә, әнинең, урак, кышны.

7) Лексик материалны белүгә нигезләнгән аеру

а) Сүзләрне тану. Балалар, сүзләрне тыңлап, шуларның сурәте төшерелгән рәсемнәрне күрсәтәләр;

б) Сүзләрне тематик берләштерү күнегүләре. Мәсәлән, тыңлагыз да, уку әсбапларын белдерүче сүзләрне әйтегез: дәреслек, китап, чалбар, кашык, каләм, чәнечке, пычак, бетергеч.

2. Оператив хәтер эшчәнлегенә бәйле сәләтләрне үстерү күнегүләре

Монда хәтер тирәнлеген арттыру күнегүләре керә. Мәсәлән: тыңлагыз да икенче җөмләдә нинди сүз өстәлгәнен яки төшеп калуын әйтегез.

Укучы яза. – Укучы хат яза.

Бабай газет укый. – Бабай укый.

Шундый ук күнегүләр бәйләнешле текстлар белән дә үткәрелергә мөмкин.

3. Эквивалент алмаш механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре

Ситуацияне аңларга юнәлтелгән күнегүләр. Балалар, ситуация тасвирламасын тыңлап, аны аңларга тырышалар, соңыннан сорауларга җавап бирәләр. Бу төр күнегүләргә тыңлаган текст планын төзү эшчәнлеге дә керә.

4. Ихтималлы фаразлау механизмы эшчәнлегенә бәйле күнекмәләрне үстерү күнегүләре

Мондый күнегүләрне «ишеткәнне тулыландыру күнегүләре» дип йөртәләр

Мәсәлән: фразаларны төгәлләү, текстны төгәлләү.

Аңлауга нигезләнгән мондый эш төрләре татар телен актив үзләштерүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә, рус мәктәбендә татар татар телен укытканда, беренче эш итеп, балаларның татар сөйләмен тәрҗемәсез аңлау сәләтен үстерү, шулай ук татарча сөйләү темпын акрынлап ана телендәге темпка якынайту зарур.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештырганда индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү таләбе дә куела. Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләре белемнәрне үзләштерү методларын сайларга һәм нигезләргә мөмкинлек бирә. Барлык класслардагы балаларны без, белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә карап, өч төркемгә бүлә алабыз: сәләтле балалар, белемнәре уртача һәм начар үзләштерүчеләр.

Шуңа күрә без төп игътибарны уртача укучыга һәм өлгермәүчеләргә юнәлтәбез. Сәләтлеләрә катлаулырак күнегүләр тәкъдим итәбез.
Дифференцияле укутының төп максаты – көче һәм сәләтенә туры килерлек биремнәр эшләтеп, һәр укучының яңа материалны танып белүгә ирешү, аеруча сәләтлеләрнең үсеше өчен дә мөмкинлек тудыру.

Татар телен дифференцияле укыту – аеруча мөһим мәсьәлә. Чунки рус мәктәпләрендә бу фәнне өйрәнүнең шактый гына үзенчәлеге бар. Аның иң беренчесе һәм иң мөһиме – балаларның телне өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәсе төрле булу. Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга, яңа материалны танып белүгә ирешә.

Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Мин үзем яңа теманы өйрәнгәндә  көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга юнәлтәм. Өйрәнә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучылар өчен индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, өстәмә күрсәтмә әсбаплар, сораулар һәм карточкалар әзерлим.

Карточкаларны 4 төрдә әзерлим.

1 нче төр – тануга багышланган карточкалар. Монда укучылар биремнәргә әйе, юк кебек туры җавапларны сайлап бирергә яисә берничә варианттан дөресен әйтә белергә тиеш.

2 нче төр – сөйләм төзүгә багышлана. Монда укучылардан текст, монолог, диалогны, грамматик категорияләрне төзи белү сорала.
3 нче төр – үрнәк биремнәрне файдаланып эшләү.

4 нче төр – иҗади эш буенча карточкалар.

Хәзер сезнең игътибарга дифференцияләү принцибы белән төзелгән кайбер карточкалар үрнәген тәкъдим итәм.

1 нче төр – лексиканы кабатлау, ныгыту карточкалары. Тема буенча бирелгән сүзләрне үзләштерү өчен, балаларның мөмкинлекләренә карап, өч төрле карточка бирелә.

1) көчле укучыларга бирелгән карточкаларга сүзләр русча язылган, аларны татарчага тәрҗемә итәргә кирәк;

2) белемнәре уртача булган укучыларга сүзләр татарча бирелә, алар русчасын язарга тиеш булалар;

3) начар үзләштерүчеләргә сүзләр 2 баганада тәкъдим ителә. Беренчесендә сүзләр татарча язылган, икенчесендә бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсе бирелгән, ләкин алар тәртип буенча түгел. Укучылар кайсы сүзгә нинди тәрҗемә туры килүен табарга тиеш.

2 нче төр – күпкырлы карточкалар. Алар лексиканы кабатлау, ныгыту өчен файдаланыла. Балалар рәсемнәрдә сурәтләнгән предмет, үсемлек, җәнлек исемнәрен атап чыгалар.

Әлеге карточкалар белән төрле грамматик темаларны (килешләр, тартым, сүзтезмә, җөмлә) үткәндә эшләргә мөмкин. Һәр укучы үз сүзе белән эшли, кагыйдәне мөстәкыйль рәвештә кулана. Биредә дифференциация биремнең күләмендә, катлаулыгында чагыла.
3 нче төр – төркемләп бир (сгруппируй)

Карточкаларга 12 сүз язылган, шуларны төркемнәргә бүлергә кирәк. Көчле укучыларага аларны 6 төркемгә бүлергә тәкъдим ителә.

Нинди принцип буенча бүлергә? Алар җавапны үзләре табарга һәм сүзләрне дөрес төркемләргә бүлергә тиеш. Уртача үзләштерүчеләргә - 6 төркемнең исемлеге татарча, ә начар үзләштерүчеләргә исә русча бирелә.

4 нче төр – дифференциация принцибы кертелгән карточкалар, тестлар төрле төсләрдә әзерләнә. Яшел төс – артта калучылар өчен, аларга иң җиңел биремнәр бирелә. Уртача һәм көчле укучыларга катлаулырак һәм күләмлерәк биремнәр бирелә. Аларның карточкаларына кызыл һәм зәңгәр төстәге тамгалар куелган. Мондый карточкалар аваз һәм хәрефләр, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә бик файдалы булла.

5 нче төр карточкалары диалоглар төзергә өйрәтү максатында әзерләнә. Көчле укучыларга диалогның темасы, анда кулланыла торган сорау алмашлыклары, ә калганнарына диалогның темасы, сорау алмашлыклары һәм җавапларга кертү өчен терәк сүзләр бирелә.
Башлангыч һәм югарырак классларда да дәресләрдә уеннардан еш файдаланам. Уен алымнары да танып белү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Без дәресләрдә яшелчәләр «җыябыз», кроссвордлар чишәбез, тылсымлы ромашканың яфракларын «өзәбез». Аларның барысында да укучыларга төрле биремнәр бирелә. Уеннарны оештырырга компьютер чаралары да ярдәм итә. Бу презентацияләр, smart биремнәр, кроссвордлар, ребуслар.

Мәсәлән, «Сан» темасын өйрәнгәндә, «Саннарны укы» уены тәкъдим итәм. Һәрбер укучыга карточкалар өләшәм. Анда шакмаклар өченә саннар куелган. Укучылар шул саннарны дөрес укырга һәм сүз белән язарга тиеш булалар. Бу эш һәр укучыга индивидуаль якын килеп эшләнә. Мондый уеннар теманы үзләштерүне күпкә җиңеләйтә. Шундый ук эшне smart презентациясе ярдәмендә дә үткәрәм. Укучылар предмет исәбе буенча тиешле саннарны табалар, предмет исемнәрен, килешләрне билгелиләр, җөмләләргә җитмәгән сүзләрне куялар һ.б.

Дифференцияле укытканда һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы үзләштерүгә ирешә.

Дәресләрдә сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны еш куланам. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга, төшенчеләрне ачыкларга булыша. Сюжетлы рәсемнәр сурәтләнгән вакыйгаларның тәртибен хәтерләп калырга, аларны эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтә. Рәсемгә карап хикәя төзү – иҗади эш. Бу безнең дәреслекләрдә шактый урын ала. Иң элек балаларны рәсемне «укый» белергә өйрәтергә кирәк. Башта бер темага ясалганнарын җентекләп карарга кушыла. Күзаллагач, балалар бәйләнешле җөмләләр төзиләр. Шуннан соң картинаның эчтәлеге буенча сораулар һәм терәк сүзләр тәкъдим ителә.

Танып белү эшчәнлеге дәрестән тыш эшләрдә дә дәвам итә. «Салават күпере» журналы буенча сәяхәт» темасына үткәрелгән кичәдә балалар әлеге журналның төрле рубрикалары белән таныштылар, журналда бастырылган әсәрләрне сәхнәләштерделәр, татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. «Сөмбелә», «Нардуган», «Нәүрүз», «Каз өмәсе» бәйрәмнәрендә балалар халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышалар, җырларын, уеннарын өйрәнәләр.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә: татар телен өйрәнгәндә, телне грамматик күренеш итеп кенә түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәнү максат итеп куела. Телне өйрәнү коммуникатив һәм аңлылык принципларына нигезләнеп алып барыла. Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп, яңа педагогик методлар кулланып үткәрсәң, үз эшеңә иҗади якын килсәң, рус балаларын да татар телен аңларга һәм шул телдә сөйләшергә өйрәтергә мөмкин.