Габдулла Тукай иҗатында халык мифлары

Разделы: Иностранные языки


Кереш

Мифология (грекча “миф”-сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турындагы хикәятләре җыелмасы. Мифларны өйрәнү белән шөгыльләнүче фән тармагын да кайчакта мифология дип яки, конкретлаштырып, фәнни мифология дип йөртәләр.[ Әхмәдуллин 1999: 127]

Татар халкының йола-гадәтләренә, тормыш-көнкүрешенә, тарихына мөнәсәбәтле туган мифлары бар. Алар борынгы кешенең хәл-әхвәлен, табигать куенындагы яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен әһәмиятле. Шунлыктан мифлар язма сәнгать тарихында да үз кыйммәтләрен саклыйлар. Мифка нигезләнгән әсәрләр кайсы гына халыкта булмасын, аларны классик югарылыкка җиткән җәүһәрләр дияргә нигез бар.

Мифларга ышану кимегәннән соң да, мифология җирлегендә эшләгән поэтик образ тудыру алымы халык лирикасыннан тыш, язма поэзиядә дәвам иткән һәм, тагын да камилләшеп, аңлы рәвештә кулланучы сәнгатьчә фикерләү чарасына әверелгән.

Г. Тукай иҗатында халык мифлары

Мифология (грекча “миф”-сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турындагы хикәятләре җыелмасы. Мифларны өйрәнү белән шөгыльләнүче фән тармагын да кайчакта мифология дип яки, конкретлаштырып, фәнни мифология дип йөртәләр.[ Әхмәдуллин 1999: 127]

Татар халкының йола-гадәтләренә, тормыш-көнкүрешенә, тарихына мөнәсәбәтле туган мифлары бар. Алар борынгы кешенең хәл-әхвәлен, табигать куенындагы яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен әһәмиятле. Шунлыктан мифлар язма сәнгать тарихында да үз кыйммәтләрен саклыйлар. Мифка нигезләнгән әсәрләр кайсы гына халыкта булмасын, аларны классик югарылыкка җиткән җәүһәрләр дияргә нигез бар.

Мифларга ышану кимегәннән соң да, мифология җирлегендә эшләгән поэтик образ тудыру алымы халык лирикасыннан тыш, язма поэзиядә дәвам иткән һәм, тагын да камилләшеп, аңлы рәвештә кулланучы сәнгатьчә фикерләү чарасына әверелгән.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да мифка нигезләнгән әсәрләре дөнья әдәбиятын баетучы калкулык булуы шик тудырмый. Тукай иҗатында мифларның мәҗүсилек чорыннан ук килеп җиткәннәре дә чагылыш тапкан. Аларның безнең заманнарда халык арасында яшәп калганнары күп түгел. Әмма борынгылар фикерен саклаган, халыкның йола, гореф-гадәтләре белән өретелгән мифларны шагыйрь яхшы белә һәм, аларда ерак бабаларның үткәнен, эстетик фикернең килеп чыгышын тоеп, бу хәзинәләрне үз милләтенең рухи тормышын, аны борчыган проблемаларын чагылдыруда оста файдалана. Мифлар шагыйрь иҗатында исемнәре белән генә күренп китми, бәлки алар әдип әсәрләренең нигезендә ята. Нәкъ менә тәфсилле сурәтләнешкә җиткән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрләре шулар рәтеннән [ Җәләлиева М.Ш. 2001: 3]

“Шүрәле” поэмасының исеме дә, җисеме дә мифларга мөнәсәбәтле туган. Монда мифик образлар төркеме җыелган чынбарлык дөньясына тәэсирле булулары кеше янында арадаш яшәүләре белән кызыклы. Шүрәле- поэма сюжетын урап алган миф герое. Халык үзенең әкиятендә Шүрәле турында әле шүрләп, әле шаярып, әле сагаеп сөйли. Ул табигать иркәсе, урман хуҗасы икән. Шагыйрь аны әкияттәгечә куркыныч кыяфәтле, адәмнәрне кытыкларга яратылган озын бармаклы урман пәрие итеп сурәтли. Әгәр Тукай миф сюжетын гына шигырьгә салып бирсә, ул кадәр гүзәл, буыннан буынга күчәрлек мавыктыргыч әдәби әсәр тумас иде. Әдипнең олуг шигъри таланты- яңа иҗат җимеше бирүендә.

Шүрәлегә ялганып Су анасы килә. Алар һәр икесе- борынгы мифик геройлар, халык авыз иҗатында киң таралган образлар. Авыл малаеның ялгыш адымы (алтын тарак урлавы) аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Бу очракта шагыйрь, әкият өлгесеннән килеп, укучыны гыйбрәтле уйга сала. Икенче якны да искәртәсем килә: халыкның төшлек кояшы турысында су коенырга ярамавын кисәтүендә фәнни тәҗрибә ята түгелме? Су анасы бик төгәл сурәтләнгән портреты белән укучының дикъкатен яулый.

Ә менә Дию дигән миф – шагыйрьнең “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасының бөтен сюжет үзәгендә; ул (Дию) инде ирония, сатира белән генә сурәтләнгән сәхифәләрне тәшкил итә. Һәр сатирик образ, бер үк вакытта, реаль кеше, татар дөньясындагы бер социаль катлам вәкиле. Финалда укучы тормышчан шәхесне, аның реаль җирлеген [Г. Тукай 1985: 191] ачык сиземли:

Ул Дию күздән югалды, юк булып,

Очты Яңа Бистә якка, ут булып...

“Сабыйга” [Тукай Г. 1985:74] шигырендә дә мифик геройларны шагыйрь байтак санап китә:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр,

Барчасы юк сүз –аларның булганы юктыр гомер...

Ислам дөньясының мифлары- Тукай поэзиясенең милли бизәкләрен, аның шигъри музыкасын, фикер киңлеген җыйнак сурәтләнешкә этәргән кулай үрнәкләр алар. Ниһаять, ул үзенең талант үткенлеген, чишмәдәй аккан хисләрен, эстетик идеалын, тормыш наменә, милләте хакына чиккән газапларын миф бишегенә салып, Илаһы белән уртаклашып кына, рухына минутлык тынлык, иҗатына илһам таба.

“Пар ат” [ Тукай Г. 1985:72] шигыренең эчтәлегенә игътибар итик: монда лирик геройның туган ягына кайту моңнары белән торган җиреннән аерылу сагышлары бергә уралып, дулкынлы хисләр агымы туа. Туган якларга килеп керү куанычы иртәнге азан моңына күмелә:

Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Шагыйрьнең милли хисләрен, көткән өметләренең чынлыгын монда “оҗмах”, “хур”бизәкләре белдерә:

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Тукайның күпчелек әсәрләрендә төп фикернең символы булып мифик герой басып тора. Кайбер очракта шигырьдәге бер мифик образ бит буе язып бетерә алмаслык уй-хисләрне ача да куя.[ Тукай Г. 1985:210]:

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә...

Бу өзек- “Шагыйрь” дип исемләнгән шигыреннән. Анда әдипнең мәсләге, иманы турында сүз бара. Тукай үзенең кыйбласын билгеләп, шигъри чишмәсе башында торган милләтенә изге антын, көрәшен, йөз аклыгы вә хакыйкатькә тугрылыгын миф персонажы- “Газраил” аша ачып бирә. Газраил –җан алучы явыз фәрештә. Халык арасында ул- күп таралган дини-мифологик образларның берсе. Шагыйрь аны “Көзге җилләр” шигырендә ддә бик урынлы куллана. Әмма монда Газраил образы аянычлы чынбарлык алдында үзе көчсез кала, биредә аның мәгънәви кыйммәте арта төшә

[ Тукай Г. 185:196] : Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,

Җан алырга кызганудан, анда Газраил җылый...

Г. Тукайның шигъри әсәрләре монда искә алынганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Мин, фәкать аның поэзиясенең күп үзенчәлекләреннән берсен генә алып, фикерләрем белән уртаклаштым. Шулар арасында бәхәсле яклар да булуы мөмкин, чөнки татар әдәбиятында мифлар бик өйрәнелгән өлкә түгел бит.

Әмма мәрхүм әдип- миф дөньясы аша Күк һәм Җир яшәешенең өзлексез агышын, андагы мәңгелек мәсьәләләрне милли-тарихи җирлектән торып сурәтли алган бөек зат. Ул үзенең фикри тирәнлегенә, ихлас тасвири осталыгына мифлардан күп азык тапкан икән, бу аның эзләнгән кыйбласы ич. Шагыйрь, җан азыгына, йөз аклыгына әверелгән Коръән Кәримгә баш орып, халкының зарлы дөньясын, ымсынган өметен, милли фаҗигасен реаль күрсәтә. Шуңадыр аны туган халкы бик яшьли үз шагыйре итеп таный, аның саф вөҗданы, рухи пакълеге алдында баш ия.

Габдулла Тукай иҗатында синтаксик фразеологизмнарның кулланылышы

Фразеология, гомумән алганда, тел белемендә шактый тирән өйрәнелгән. Әлеге ва­кытта фразеологияне лексикологиянең бер тармагы итеп карау өстенлек ала. Ләкин фразеологизмны лексикология кысасында гына калдыру те­лебезнең сәнгатьле, сурәтле, тәэсирле бу байлыгын өйрәнү­не бик чикли. Фразеология күренеше тел белеменең грам­матика тармагында, аерып алганда синтаксис өлкәсендә, тикшеренү-эзләнүләр алып бару өчен дә уңдырышлы җирлек булып тора. Димәк, фразеология өйрәнә торган күренешләрнең даирәсе киң: лексикадан алып синтаксис­ка кадәр. Бу, үз чиратында, лексик һәм синтаксик фразе­ологияне аерым тармаклар буларак карауга китерә.

Фразеологик күренешләр­не синтаксик аспектта өйрәнү лексика яссылыгында тикше­ренүләргә караганда соңрак барлыкка килгән, шуңа күрә синтаксик фразеологизмнар турында мәгълүмат күп түгел. Синтаксик фразеология тө­шенчәсе үзе тиешенчә ачык­ланмаган, бу термин да ике­ләнүләр тудыра, нәтиҗәдә терминологиядә төрлелекләр күзәтелә, бу күренешнең чик­ләре, лексик фразеологизмнар белән нинди мөнәсәбәттә то­руы, синтаксисның төрле бүлекләрендә тоткан урыны төгәл билгеле түгел. Әлеге хезмәт - шушы өлкәдә эзлә­нүләргә ачыклык кертү юлында бер омтылыш буларак ка­бул ителер дип уйлыйм.

Индивидуаль мәгънәле һәм компонентларның индивиду­аль мөнәсәбәтләрен чагылды­ручы фразеологияләшкән тө­зелмәләрне синтаксик фразе­ологизмнар дип атыйлар. Лек­сик фразеологизмнар кебек үк, синтаксик фразеологизм­нар да телнең төрле стильлә­рендә кулланыла, әдәби әсәр­ләр тукымасында да үзенчә­лекле сурәтләү алымы була­рак үз урынын ала.

Г. Тукай иҗатында синтак­сик фразеологизмнар шактый күп кулланылган. Алар, сти­листик фигура буларак, әсәр­не тәэсирлерәк, үтемлерәк, җыйнак һәм образлырак итү­дә зур роль уйныйлар.

Синтаксик фразеологизм­нарны классификацияләгәндә аларны махсус грамматик схемалар белән бирү уңайлы дип табыла. Г. Тукай иҗа­тындагы синтаксик фразеоло­гизмнарның кулланылыш ак­тивлыгыннан чыгып, түбән­дәге структур схемаларга туры килгән төзелмәләрне күрсә­тергә мөмкин:

Иң еш кулланылган син­таксик фразеологизмнар - "SS-ын" схемасы буенча төзел­гән конструкцияләр. Мәсәлән: "Мондый кешеләрне "сары йорт"ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсә­се белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне яп­канда да "татар диванаханә"сенә ябарга кирәк" ("Былтырның хисабы");

"Кәкре түгелдер моның бармаклары - бик төз төзен,

Тик килешсез - һәрберсе дә ярты аршыннан озын" ("Шүрәле").

Мондый конструкцияләр­нең мәгънәсе - процессның билгесезлеге, килешеп бетмәү, икеләнү. «S күрсәткече уры­нына теләсә нинди сүз төрке­менә караган лексеманы ку­ярга мөмкин, мәгънә үзгәр­ми. (Чагыштыру өчен: "куян йөрәк" - "арыслан йөрәк" - лексик фразеологизмнарда бер компонентны алыштырудан мәгънә үзгәрә).

"SS-ын" һәм "S-ын S" схе­малы синтаксик фразеологиз­мнар үзара синоним. Г. Ту­кай аларны аралаштырып кулланган: "Извозчик: "Ера­гын ерак түгел дә, хәзрәтләр, сез хәзер генә менә бу йорт­тан ашап чыктыңыз. Әгәр мин шуны күрмәгән булсам, сезне 15 тиенгә дә алып кай­тыр идем: хәзер сез атка авыр буласыз" ("Ике хәзрәт вә из­возчик").

"Шарт фиг. + Хикәя фиг." схемасы буенча төзелгән син­таксик фразеологизмнар да Г. Тукай иҗатында еш кулла­нылган, шулай ук конструк­циянең компонентлары урын­нарын алыштыра ала, мәгъ­нә үзгәрешсез кала - тәвәк­кәллек, ризалашу. Мәсәлән, "Җавап: "Таһир-Зөһрә", "Бүз егет"тәге дәрәҗәдә үк "гый­шык тоту" элек заманнарда булса булгандыр, әүвәлгеләр, мискиннәр, бик яхшы күңел­ле булганнар" ("Ялт-йолт" идарәсеннән сөальләр);

"Көлсә көләләр

Кешеләр, күреп;

Тишекләреннән

Җил торыр өреп" ("Күңелле сәхифәләр");

"Артка бакма, даһием, иде­ал һаман да алда ул;

Алга барганнарга тик та­была табылса - Алла ул" ("Даһигә");

"Бабай...: "Милләт теләсә, ясасагыз ясарсыз тагы!" - дип кычкырды" ("Мөфти җубәләе").

Синтаксик фразеологизм­нарда тел чараларының сак­чыл, экономияле кулланылы­шы ачык күренә. Бу - кон­струкцияләрнең катгый төзе­леше һәм семантикасында ча­гыла. Ә синтаксик фразеоло­гизмнарны ирекле конструк­цияләр белән алыштырганда, сөйләмнең күләме арта, ул хиссез-төссез, буталчык, ар­тык җәенке була. Әйтик:

"Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн" ("Эш")

мисалындагы "тынсаң тынар­сың" конструкциясе "ял итәр­гә, хәл алырга теләсәң", "бик арысаң, тынарга теләсәң ты­нарсың" кебек төзелмәләрне алыштырып килгән, сөйләм­не җыйнак, шигырь калыбы­на туры килерлек иткән.

Шулай ук киң таралган синтаксик фразеологизмнар­ның тагын бер төре - "Шарт фиг. + Боерык фиг." схема­сы буенча төзелгәннәре. Алар да Г. Тукай иҗатында еш кулланылган: "Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сат­мыйм" ("Өч баш");

"Бирмә сер һичкемгә; сөй­ләшсәң сөйләш өстән генә;

Көл - караңгы йөз бирү ан-чак килешмәстән генә" ("...гә");

"Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломов тамы?

Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?!" ("Хәстә хәле").

Мондый конструкцияләр­нең мәгънәсе - юл кую, ри­залашу. Лексик фразеологиз­мнар кебек, алар да сөйләм­дә әзерлексез, автоматик рә­вештә кулланылалар, бер җөмлә кисәге булып билге­ләнәләр.

Ниндидер бер билгене кал­курак күрсәтү, әңгәмәдәшнең яки укучының игътибарын теге яки бу күренеш, фактка юнәлтергә теләү мәгънәсен "S дисәң (дә) S" формуласы бу­енча төзелгән синтаксик фра­зеологизмнар белән белдереп була.

Г. Тукай әсәрләрендә моңа мисаллар байтак. Мәсәлән: "Надан дисәң дә надан шул: пашча башың белән Гали ба­тыр башын таныма имеш" ("Өч баш"); "Казлар... сөй ләп баралар иде: "Мужик дисәң мужик, хуҗамыз безнең дә-рәҗәмезне белми. Ул безне, гүя ки простой казларны ку­ган шикелле, сөреп, сөртен-дереп куалый" ("Казлар").

Гадәтилекне, авторның хәбәргә битарафлыгын Г. Ту­кай SSинде (ул)” схемасы­на туры килгән синтаксик фразеологизмнар белән белдер­гән: "Руслар - руслар инде. Без "хатәмен - нәбиин" аяте­нә иман иткән мөселманнар, һичбер вакыт Печән базарын­нан пигамбәр вә мәзһәб баш­лыгы эзләмәскә тиешлемез" ("Тегеннән-шуннан").

Әйтергә кирәк, синтаксик фразеологизмнарда интонация һәм басымның дөрес куелуы да зур әһәмияткә ия. Татар тел белемендә басым һәм интона­ция мәсьәләсе галим Р.С. Аб-дуллина тарафыннан махсус тикшерелде. Аныңча, тойгы­лы иҗек басымы һәм тойгы­лы тоташ басым лексик, грамматик һәм модаль мәгънәләр­не аеруда актив катнашалар. "Ниндидер фикерне тагын да үтемлерәк итеп тыңлаучыга җиткерер өчен, логик басым­га тойгылы тоташ басым да өстәргә кирәк була" (Абдуллина Р.С. Риторика һәм ин­тонация. 35-36 б.). Әйтик, соңгы мисалда логик басым кабатланган сүзнең икенчесе­нә төшеп, беренче компонент күтәрелүче, икенче компонент төшүче интонация белән әй­телә.

Һәркемгә мәгълүм, Г. Ту­кайның иҗаты күпкырлы. Аның әсәрләрендәге һәр су­рәтләү чарасына зур күләмле хезмәтләр язарга мөмкин. Г. Тукай иҗатында кулланыл­ган синтаксик фразеологизм­нар да югарыда китерелгән төрләр белән генә чикләнми.

Шулай итеп, синтаксик фразеологизмнарны куллану шагыйрьнең эмоциональ-пси­хологик халәтен аңларга яр­дәм итә, сөйләмгә, әсәргә стилистик төрлелек, аһәңле яңгыраш бирә, укучы яки тыңлаучының фикерләү, ка­бул итү сәләтен үстерә.

Йомгак

Бөек шагыйрь Г. Тукай үз әсәрләрендә мифларны үстерү һәм камилләштерүдә гүзәл үрнәкләр барлыкка китерә. Мифлар эчтәлекне үзенчәлекле, тулы, дөрес итеп ача. Әдәби мифлар әсәр идеясен ачуда, геройларның холык-фигыльләрен һәм төп сыйфатларын күрсәтүдә әһәмиятле роль уйный. Г. Тукай һәр миф образының үз урынында булуын таләп итә. Шуңа күрә дә, миф образларын үзе бөтен нечкәлекләре белән белгән, үзен иҗат итәргә рухландырган, үз язмышы, тормышы белән бәйле вакыйгалар белән бәйләп язарга тырыша. Шулай итеп, Г. Тукай иҗатында мифлар төп максатка ирешүгә – тормышны реалистик рәвештә сәнгатьчә югарылыкта сурәтләргә, дөрес һәм тулы итеп чагылдырырга ярдәм итә.

Татар теле — бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәт — татар милләтенә карата булган мәхәббәт кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәт — татар милләтенә карата булган мәхәббәт кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәт белән чумасың. Ул диңгез төбеннән алып чыккан тел гәүһәрләрен халыкка бирергә тырышасың.

Татарстан Республикасында әдәбият hәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт премиясенең Г.Тукай исемен йөртүе бер дә очраклы түгел. Ел саен Тукайның туган көнендә бу зур бүләк иң лаеклыларга бирелә.

Тукай традицияләре... Ул әдәбиятыбызның үткән юлында ирешелгән биеклекләр, бүгенге иҗат газаплары hәм эзләнүләр, киләчәккә төбәлгән зур өметләр дигән сүз. Тукай мирасындагы hәм шәхесендәге сыйфатлар – гуманизм hәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм hәм халыкка тирән мәхәббәт, Ватанны сөю hәм халыклар дуслыгы – болар hәммәсе бүген дә безнең күңелләрне, бөтен кешелекнең рухи яшәешен биләп торган проблемалар. Димәк, Тукай актуаль дигән сүз бу!

Татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара. Тукай – үлемсез!

Г. Тукай…. Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем hәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… Моның сере әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.

Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе, исемен олы, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны да мәртәбәле итте.

Габдулла Тукай татар шигъриятен сәнгатьлелек ягыннан югары дәрәҗәгә күтәрде, аның дөньяга танылуына ярдәм итте. Г.Тукай – Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кергән олуг шагыйрь. Аның шигырьләрен күп милләт кешеләре үз телләрендә укыйлар. Тукай гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат иткән. Ул халыкның үлемсезлеге.

“Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!” Чыннан да, татар дөньясы бүген яңарыш юлында. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры безне якты киләчәккә өнди, милли рух тәрбияли.

Кулланылган әдәбият

  1. Абдуллина Р.С. Ритори­ка һәм интонация. Монография. - Яр Чаллы, 1999 - 400 б.
  2. Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда: IV том. Мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хат­лар (1902-1913). - К.: ТКН, 1977. - 431 б.
  3. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Төзүче­се Р. Даутов. - К.: ТКН, 1990. - 255 б.
  4. Тукай Г. Мәктәп уку­чысына ярдәмлек. Төзүчесе Н. Газизова. - К.: "Раннур", 2001. - 384 б.
  5. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.-238б.
  6. Мифы народов мира.-М., 1980.-356б.
  7. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда.- Казан: Татар. кит. нәшр.,- 2006, 2нче том.-344
  8. Татарстан китап нәшрияты 2003.
  9. «Ялкын» журналы 2006 ел, апрель.
  10. Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты турында очерк. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. - 86 б.
  11. Әдәбият теориясенә кереш. (коллектив). - Казан: Татар.кит.нәшр., 1987. - 302 б.
  12. Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра / Т. Галиуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003.