Развлечение в старшей группе "Котлы булсын Науруз"

Разделы: Работа с дошкольниками


Максат:
1. Татар халык бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.
2. Туган як табигатен ярату, аны саклау.
3. Уеннар,җырлар, шигырьләр өйрәнү.
4. Балаларда җәнлекләргә,кошларга мәхәббәт тәрбияләү.
5. Дус, тату яшәү.

Балалар “Нәүрүз” дигән җыр астында милли киемнәрдән залга узалар.

Алып баручы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без бүген сезнең белән бәйрәмгә җыелдык.Нәүрүз-кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. Бу бәйрәмдә өйдән-өйгә кереп бүләк җыйганнар. Кешеләр теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар. Ярышлар уздырылган: уен- җыр булган.

Кыз керә.

Кыз. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул һаман килми. Урманга барыйм әле, Нәүрүзбикәне алып килим.

Урман күренеше. Кыз адашкан, елый.

Кыз. Әллә инде адаштым?
Урман хуҗасы. Кем бар анда, минем урманымда кем елый?
Кыз. Бу мин- Гүзәл булам.
Урман хуҗасы. Нишләп йөрисең син, кызыкай?
Кыз. Тиздән Нәүрүз җитә, ә Нәүрүзбикә юк. Аны эзләргә килгән идем, адаштым (елый).
Урман хуҗасы. Елама, кызыкай, мин сиңа тылсымлы чәчәк бүләк итәм. Ул сиңа Нәүрүзбикәне табарга ярдәм итәр.
Кыз. Рәхмәт сиңа,урман хуҗасы.
Урман хуҗасы. Ярый, кызым, хәерле юл сиңа. Мин дә китәм. Урманда яз көне эшләр күп.
Аю(йокыдан уяна). Мине кем уятты? Хәзер мин сине ашыйм.
Кыз. Тукта, Аю дус, менә бу чәчәкне иснәп кара әле.
Аю (чәчәкне исни). Нинди хуш исле бу чәчәк! Ачуларым да бетте инде. Мин бер шигырь сөйлим әле.

Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Бик күңелле тышта,
Кар эри, боз китә,
Чабышып йөриләр
Балалар бер читтә.

Кыз. Аю, рәхмәт сиңа.
Бүре (керә). Ууу, ит тә юк. Ашыйсы килә.
Кыз. Бүре дус, тукта, ашама мине. Мә, иснә бу чәчәкне.
Бүре. Исе бигрәк тәмле. Күңелем күтәрелеп китте. Бер шигырь сөйлим әле.

Кар дип җиргә басасың.
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая,
Кар астында ятмасын.
Мартлар җитсә, яз җитә.
Бураннары булса да,
Песи дә чыккан урамга
Тәпиләре туңса да.

Кыз. Рәхмәт, бүре.
Куян(керә, куркып кына сикерә).
Кыз. Куян, кил безнең янга.
Куян. Мин аюдан, бүредән куркам.
Кыз. Курыкма, мә сиңа чәчәк, иснә.
Куян. Исе бигрәк тәмле. Мин батырланып киттем. Бер шигырь сөйлим әле.

Гөрләвек ага,
Кояш елмая.
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк, каз
Илне яшәртеп,
Шаулап килә яз.

Кыз. Рәхмәт, куян. Аю, бүре, куян, әйдәгез Нәүрүзбикәне чакырабыз.
Барысы бергә:Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тоткан Нәүрүзбикә керә.

- Мин монда, дусларым!

Кыз. Нәүрүзбикә, без сине бәйрәмгә алырга килдек. Әйдәгез, безнең белән.

Нәүрүзбикә. Рәхмәт, дусларым! Әйдәгез!

Залга узалар.

Кыз. Нәүрүзбикә, безгә китәргә вакыт.Сау булыгыз!
Нәүрүзбикә. Сау булыгыз, дусларым!Исәнмесез, балалар!

Бик күп җирләр үттем мин,
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Бала.  Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез!
Өйдәме, түтәй?
Тизрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй!

Түтәй керә, балаларга ашамлыклар бирә.

Түтәй. Исәнмесез, оланнар! Хуш киләсең, Нәүрүз!

Бирим әле, сезгә күкәй,
Май бирим, күмәч, калач.
Бәйрәм көнендә шатланып,
Рәхәтләнеп күңел ач.

Нәүрүзбикә. Рәхмәт сиңа түтәй, зур рәхмәт.

Түтәй китә.

Җыр: “Нәүрүз һәм балалар”.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

1.  Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!

2.  Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!

3.  Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!

4.  Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.

5.  Яз, яз, яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып- тып- тып итә
Эре-эре тамчылар.

Кыңгырау тавышы ишетелә.

Нәүрүзбикә. Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы.

Кыш бабай керә.

- Исәнмесез, оланнар! Менә сезгә кунакка килдем әле.
Балалар. Исәнме, Кыш бабай! Без сиңа матур җыр җырлыйбыз.

Җыр: “Кыш бабай”.

Кыш бабай.Рәхмәт, балалар. Нәүрүзбикә, бу нинди бәйрәм монда? Миңа әйтми киткәнсең.

Ха- ха- ха.
Бер өрсәм, җил исәр,
Ике өрсәм, кар явар.
Кит, Нәүрүзбикә, кит!

Нәүрүзбикә.

Шып итсәм - җил туктар,
Елмайсам - карың елар,
Үзең кит, Кыш бабай!

Кыш бабай.

Минем җитез атларым бар,
Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүзбикә.

Минем дә бит атларым бар,
Җылыапрель, майларым бар.

Кыш бабай.

Әйдә, алайса ярышыйк, кем җиңә, шул кала.
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кайсыбыз килер алдан?

Ярыш: “Кашыкка йомырка кабып йөгерү”.
Ярышта Нәүрүзбикә җиңә.

Кыш бабай. Әйдә, кызым, биюдә ярышыйк.

Татар халык бию көенә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай җиңелә.

Кыш бабай.

Уф арыдым, су кирәк,
Җиңелдем бит, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз хуҗа булды инде!
Сезнең белән Нәүрүзбикә кала.
Ә мин киттем, хушыгыз!

Нәүрүзбикә, балалар. Кыш бабай, сау бул!

Нәүрүзбикә. Балалар, әйдәгез бәйрәмне дәвам итәбез.

“Кая безнең кулларыбыз” уены.
“Кәрия – Зәкәрия” уены.
Җыр: “Кояшлы ил”.

Нәүрүзбикә.

Балалар, бәйрәмебез тәмамланды, сау булыгыз!
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын!
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!