Сценарий концерта, посвященного Международному дню родного (татарского) языка

Разделы: Музыка


1. Татар халык җыры “Туган тел”.

АНА ТЕЛЕ

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле –
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиәтләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине йөзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә – үткен кылыч,
Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.

Җырларның да иң татлысы сиңа генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илең, туган телең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны – сулны шәйләмичә егылам димен.
Туган телем балкыта да барыр юлны,
Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

Хәерле кич хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар!

Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә.

Белгәнебезчә, 21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмне билгеләл үтү көне итеп 21 февраль сайланган, чөнки 1952-нче елның шушы көнендә Пакистанда 5 студент үтерелә. Алар бангла телләрен дәүләт теле итүне таләп итәләр. Соңрак Пакистанда Бангладеш дип аталучы мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999-нчы елда, 21 февраль Бъангладеш тәгъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

Туган телдә җырлый чишмә.
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.

2. Рөстәм Яхин “Кыш бабай белән аю рус биюен башкаралар”.

Һәр кеше өчен туган тел бердәнбер һәм ул – газиз. Бәлки ул украин теледер,ә бәлки чуваш, я мари, я татар, яки рустыр. Нинди генә булмасын, туган тел – һәркем өчен горурлык билгесе булырга тиеш, һәм һәркем аны сакларга, якларга бурычлы.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Безне хыялланырга, җор телле булырга өйрәткән.Әкиятләребезне, табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

3. Фәрид Яруллин “Таң кызы”.

Дөньда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп.
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

4. Луиза Батыр-Булгари музыкасы, Фәкил Әмәк сүзләре “Кулчатыр”.

Тел – безнең гомер юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. “Сүз бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга да мөмкин”,- дигән рус әдибе Л.Н.Толстой.

5. Луиза Хайрутдинова “Күңелле сәяхат”.

Тел – тарихи күренеш. Ул җәмгыятькә бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләшә. Азербайҗан, башкорт, казак, үзбәк, кыргыз, төрек, чуваш, якут һәм башка телләр белән бергә, татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Хәзерге көндә Татарстанда 70-тән артык милләт яши, ә Казан халкының дүрт йөз меңе – татар. Татар теле зур үсеш юлы үткән һәм иң камил телләрнең берсе булып санала.

6. “Ал чәчәк”. Рөстәм Ахметшин көе.

Безнең туган телебез – татар теле. Күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, камилләшкән, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын “тишеп чыгып”, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга – суларга “салсалар” да, “ассалар – киссәләр” дә исән калган, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур тел!

И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.

7. Рөстәм Абязов “Алмагачларым”.

Туган җирем – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне – төне.
Ир – егетләрдәй дәртле
Гайрәтле син, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
И мөкатдәс, Тукай теле.

8. Ренат Еникеев “Көй”.

Бик борынгы чордан ук татар теле илчелек теле вазифасын башкарган. Белгәнебезчә, татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халкы аралаша ала дип саналган 14 телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге 30-дан артык төрки телләреннән мондый югары бәяләнгән бердән бет тел. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим мисал.

9. Ильяс Якубов “Кургаш солдатлар маршы”.

Туган тел - Туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул кеше күңелендә иң күркем сыйфатлар тәрбияләүнең күәтле чарасы. Ул әби – бабай, әткәй – әнкәй теле; дөньяга күзең ачылырга, әйләнә – тирәне танып белергә, мөңлы көйләребезне аңларга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, ана телендә аралаша алмау кимчелек кенә түгел, зур югалту.

10. Ренат Еникеев “Парафраз”.

Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түрендә.
“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәнмен татар телендә.

Газиз телем гасыр диңгезләрнен
Кичә-кичә килгән ерактан.
Шушы телдә, бәхет теләп илгә
Җырлалымны миргә яңгыратам.

Туган оясыннан аерылган кеше
Канатына мәңге ял тапмый,
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның талан яратмый.

11. Рөстәм Яхин “Элегия”.

Туган тел сүзенә зур мәгънә салынган. Ул – “Ватан”, “туган җир”, “ата-ана” сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек сүз.

Туган илкәй...
Бу исемдә язгы таңнар...
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.
Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым, туган илем,
Туган телем.

“И туган тел, и матур тел”,-дигән Тукай, һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп: “Әткәм – әнкәмнең теле” дип тәөстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә, үз телеңне хөрмәт арта, күңелләрдә моңлы көйләр туа.

12. Леонид Любовский “Шүрәле шаярулары”.

Киләчәкнең башы бүгендә
Нинди шатлык картлык көнендә
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтә
Матур итеп туган телендә.

Өйрәнсеннәр телебезне
- Саумы сез,- дип дәшәргә.
Язсын Ходай бергә – бергә
Бик матур, дус яшәргә.

Үз телен белсен сабыйлар,
Шатландырсын киләчәк.
Ана телендә сөйләшсә
Ул халык яшиячәк.

13. Ринат Харисов сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы “Бәхетле булыгыз”.

Шуның белән “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган кичәбез тәмам.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Яңадан очрашуларга кадәр.