Развлечение в старшей группе "Уйныйбыз да, жырлыйбыз да"

Разделы: Работа с дошкольниками


Максат:
1. Халкыбызның иҗатына, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү.
2. Уйлау, фикерләү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.
3. Сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү.
4. Балаларда шатлык хисләре уяту.

Балалар җыр астында залга узалар, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Балалар, без бүген бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны ничек матур бизәлгән. Бүген бездә кунакта татар халык уеннары.

1-бала.

Бәйрәмнәр килә илгә,
Бәйрәмнәр килә өйгә.
Бәйрәмнәр килә сезгә,
Бәйрәмнәр килә безгә.

2-бала.

Хуш киләсез, үтегез,
Түрдән рәхим итегез.
Бездә бүген зур бәйрәм,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

3-бала.

Кулны кулга алышып,
Кошлар кебек сайрашып,
Уйнасак шулай бергә,
Күңелсез булмас бердә.

4-бала.

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Бездә бүген зур бәйрәм.
Без уйныйбыз, җырлыйбыз,
Ялындырып тормыйбыз.

5-бала.

Җырлый-җырлый, уйный-уйный
Бәйрәм итик гел бергә.
Безнең бәйрәм гөрләп шулай
Истә калсын күңелдә.

6-бала.

Язлар килсен мул булып,
Иген уңсын кыр тулып.
Дуслар булсын һәр җирдә,
Тынычлык булсын илдә.

Җыр: «Яз килгән».

Алып баручы. Татар халкы уен-көлкегә, җырга-моңга бик оста халык. Безнең әбиләребез борын - борынгыдан уеннарны яратып уйнаганнар. Без дә бүген сезнең белән борынгы татар халык уеннарын искә төшерербез, бергәләп уйнарбыз.

Уеннар,уеннар
Витамин кебек алар.
Тәнгә сихәт бирәләр,
Күңелне үстерәләр.

 Безнең бәйрәмебез бик үзгә бәйрәм. Без яз буйлап сәяхәткә китәбез. Әйдәгез, утырыгыз поездга, кузгалыйк юлга.

 Тик-так, тик-так
Без барабыз поезда.
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.

Менә беренче тукталыш: «Чәчәкле болын» тукталышы.

 Алып баручы. Карагыз әле, балалар, без болынга килдек.
Балалар. Нинди матур болын! Төрле төстәге матур болын чәчәкләре үсә.

«Кәрия-Зәкәрия» уены.

 Алып баручы. Ә хәзер язгы урманны карыйк. Урман якында гына, әйдәгез җәяү атлыйк.

Менә икенче тукталыш: «Язгы урман» тукталышы.

Алып баручы. Нинди матур, сихри тынлык!

Балалар. Биек агачлар үсеп утыра. Тылсымлы тавышлары белән кошлар сайрый.

«Яулык салыш» уены.

Балалар уйнап бетергәндә Шүрәле чыга.

Шүрәле.

Мин буламын Шүрәле.
Яныма килегез әле.
Кемгә тиям, кемгә тимим
Шуны белегез әле.
Курыкмагыз, балалар,
Мин сезгә тимәм.
Әгәр бергә уйнасагыз,
Кытыклыйм димәм.

Бала.

Шүрәле, әй Шүрәле,
Түгәрәккә кер әле.
Әйдә дуслашыйк,
Бергә уен уйныйк.

«Түбәтәй» уены. Шүрәле бии.

 Алып баручы.

Шүрәлекәй, без сиңа
Уйнап күрсәттек уен.
Ә син безгә бик матур
Бию биеп күрсәттең.

Шүрәле.

Җырладыгыз, уйнадыгыз.
Күңелле булды бергә.
Бик зур рәхмәт, хәерле юл
Телим хәзер мин сезгә.
Ә мин хәзер саубуллашып
Урманыма китәрмен,
Иптәшләргә сезнең хакта
Матур итеп сөйләрмен.
Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, Шүрәле!

«Күрсәт әле, үскәнем» уены.

 Алып баручы. Балалар, сәяхәтне дәвам итик. Урманнан ерак түгел, бик матур бер авылда әбияши. Әйдәгез, аның янына кагылып чыгабыз. Ул күп уеннар белә.

Менә өченче тукталыш: «Әбидә кунакта» тукталышы.

Әби балаларны каршы ала.

 Әби. Әйдәгез, балакайларым, узыгыз! Исән-сау килеп җиттегезме?

Балалар. Исәнмесез, әбекәй!

1-бала. Әбекәй, күчтәнәч алып килдек: конфетлар һәм җимешләр (әбигә конфетлар һәм җимешләр бирә).

2-бала. Бу чәчәкләр, әби, сиңа. (әбигә чәчәкләрдән букет бирә).

Әби.

 Рәхмәт, балалар.
Күңелләр күтәрелде,
Яшь чаклар искә төште.
Йөзек салыш уйный идек
Менә шул искә төште.
Әйдәгез, бергәләшеп
Урындыкка утырыгыз.
Йөзек кемдә - шул дускайны
Тотарга тырышыгыз.

«Йөзек салыш» татар халык уены.

Җыр «Кояшлы ил».

 Бала.

Җитәкләшеп, тезелешеп,
Әйлән- бәйлән уйныйбыз.
Биибез дә, җырлыйбыз да,
Ялындырып тормыйбыз.
Җитәкләшеп, тезелешеп,
Түгәрәк уйнаганда,
Бик күңелле була безгә
Бергәләп җырлаганда.
Җитәкләшеп, тезелешеп,
Уйнарга без бик оста.
Бигрәк матур җырлыйбыз.
Кунаклар карап торса.

Әби.

Тыпыр-тыпыр тыпырдый
Аяк бер дә тик тормый.
Бию көе уйналсын
Ә мин биеп алыйм.

Татар халык биюе: әби башкара.

 Алып баручы. Рәхмәт әби, кунакка килдек. Синдә без кунак булдык. Ә хәзер безгә китәргә вакыт.

Әби.

Җырладык та, уйнадык
Күңел ачтык, биедек.
Тормышлар матур булсын,
Кояш елмаеп торсын!

Балалар. Сау бул, әбекәй!

Әби. Саубулыгыз, балалар!

Алып баручы. Балалар, безгә дә бакчага кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, утырыгыз вагоннарга, кузгалыйк.

Тик-так. Тик-так
Без барабыз поезда.
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.

Алып баручы. Бәйрәмебез дә ахырына якынлашты. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телим! Бәхетле булыгыз!

«Сау булыгыз, дуслар» җыры.