Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы

Разделы: Внеклассная работа


Максат:

  1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган белемнәрен тикшерү, ныгыту һәм яңа мәгълүматлар белән таныштыру.
  2. Укучыларның сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен һәм уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.
  3. Укучыларда туган якка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту.

Дәрес формасы: ярыш.

Җиһазлау:

  • мәкальләр язылган плакатлар? ("Күп укыган, күп белер", "Ике тапкыр уйла, бер кат сөйлә!", "Бәхетле очрак");
  • шарлар, чәчәкләр, ком сәгате, визиткалар, санлы карточкалар, бүләкләр.

Метод һәм алымнар: сөйләү, уку, сорау-җавап, әңгәмә.

План.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуальләштерү.
    1. Команда визиткасы.
    2. Команда девизы.
  3. Төп олеш.
    I тур "Тел чарлау."
    II тур "Кисмәктәге хикмәтләр."
    III тур "Мин сиңа, син миңа."
    IV тур "Пантомима."
    V тур "Капитаннар алга!"
    VI тур "Алга, алга, алга!"
  4. Йомгаклау.
    Бүләкләр бирү.

Ярыш барышы

I. Оештыру.

- Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар!

- Без, бүген сезнең белән "Тапкырлар һәм зирәкләр"ярышына җыелдык. Бу ярышта 8 нче һәм 7 нче сыйныфы укучылары катнаша. Алар үзләренең белемнәрен шушы ярышта сыныячаклар.

II. Актуальләштерү.

- Хәзер, һәр команда үзләре белән таныштырачаклар.

- "Тапкырлар"командасына сүз бирелә.

(Команда девиз әйтә һәм һәр укучы үзе белән кыскача гына таныштыра.)

- "Зирәкләр"командасына сүз бирелә.

Тапкырлар.

Девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,
Сезгә куып тоттырмас!

Зирәкләр.

Девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,
Тик чын зирәк бик сирәк.

III. Төп олеш.

- Менә һәр команда белән таныштык.

Ярышыбызның I турын ачып җибәрәбез. I тур "Тел чарлау" дип атала. Һәр командага сораулар бирелә. Дөрес җавап өчен 1 очко куелып барыла.

I тур "Тел чарлау".

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Татарстанның башкаласы? (Казан.)
  2. Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә? (Бакча.)
  3. Бал яратучы хайван? (Аю.)
  4. Гербның авторы кем? (Риф Фәхретдинов.)
  5. Хоккей командасында ничә уенчы? (18.)
  6. Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек? (Ак барс.)
  7. Чәйнең туган иле? (Кытай.)
  8. Кышкы баш киеме? (Бүрек)
  9. Флагның кызыл төсе нәрсәне аңлата
  10. Татар телендә ничә килеш бар? (6.)
  11. Татарстанның иң зур елгасы? (Идел.)
  12. "Шүрәле"әкиятенең авторы? (Г.Тукай.)
  13. Ул кыш көне ява? (Кар.)
  14. Дөньяда иң зур материк? (Евразия.)
  15. Кышның соңгы ае? (Февраль.)
  16. Гыйнварда ничә көн? (31.)
  17. Түбән Кама шәһәрендә нинди зур үзәк китапханә бар? (Тукай.)
  18. Татарстан халкының җәйге бәйрәм көне? (Сабантуй.)
  19. Түбән Кама хоккей командасының исеме? (Нефтехим.)
  20. "Камаз"машиналары чыгарыла торган шәһәр? (Чаллы.)

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Без яшәгән республика? (Татарстан.)
  2. Татарстан флагының төсләре? (Яшел, ак, кызыл.)
  3. "Руслан һәм Людмила"поэмасының авторы? (А.С.Пушкин.)
  4. Татарстан нинди дәүләт? (Суверен яки бәйсез.)
  5. Сөйләшү органы? (Тел.)
  6. Яңа уку елы кайчан башлана? (1 нче сентябрь.)
  7. Казан хоккей командасының исеме? (Ак барс.)
  8. Футбол командасында ничә уенчы? (11.)
  9. Февральдә ничә көн? (28, 29.)
  10. Кофеның туган җире? (Бразилия.)
  11. Татарстанның президенты кем? (Р.Миннеханов.)
  12. Татарстанда иң зур табигый байлык нәрсә? (Нефть.)
  13. Татарстанда нинди милләт халыклары яши? (Тат.,рус.,чув.,һ.б.)
  14. Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? (Тат., рус.)
  15. Татарстанның гимнын кем язган? (Рөстәм Яхин.)
  16. Татарстан флагының яшел төсе нәрсәне аңлата?
  17. Татарстан территориясе буйлап нинди 4 елга ага? (Чулман, Нократ, Идел, Агыйдел.)
  18. Дөньяда иң зур океан? (Тын океан.)
  19. Кышкы өс киеме? (Тун.)
  20. Кишер, кәбестә яратучы хайван? (Куян.)

- Һәр команданың җыелган очколар саны әйтелә.

II тур "Кисмәктәге хикмәтләр".

- II тур "Кисмәктәге хикмәтләр" дип атала.

Капитаннар чиратлашып кисмәктән фишка ала – бу сорауның номеры. Җавапны команда әгъзалары әзерли, 1 кеше җавап бирә. Уйларга бераз вакыт бирелә. Кисмәктәге бер сорау призлы.

Сораулар.

  1. Безнең якта иң озак яшәүче кошлар? Каргалар, 100 елга кадәр.)
  2. Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклыйлар? (Балыклар, еланнар.)
  3. Чулман ярларында нинди 4 шәһәр урнашкан? (Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Чистай.)
  4. Приз.
  5. Татарстанда зурлыгы буенча 2 нче урында торган елга? (Чулман.)
  6. Түбән Кама шәһәренең 1 урамына нинди скульптор исеме бирелгән? (Б.Урманчы.)

- Очколар саны әйтелә.

III тур "Мин сиңа, син миңа".

- III тур "Мин сиңа, син миңа"дип атала.

- Һәр команда өйләрендә "Татарстан табигате" темасына сочинение язып килергә тиеш иде. Бер команда икенче командага сочинениясен укый. Аннан соң шул командага текст эчтәлегенә караган 3 сорау әйтәләр. Дөрес җавап өчен очко куела.

IV тур.

- Һәр команда пантомима күрсәтә. Икенче команда моның нәрсә икәнен сүз белән аңлатырга тиеш.

V тур "Капитаннар алга!"

- Бу тур "Капитаннар алга !" дип атала. Капитаннарга сораулар бирелә.

1 нче капитанга сораулар:

  1. Татар егетенең милли баш киеме? (Түбәтәй.)
  2. Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын? (Мәктәп.)
  3. Нәүрүз бәөрәме кайчан була? (21 марта.)
  4. Түбән Кама шәһәре яныннан нинди елга ага? (Чулман.)
  5. Түбән Камада сабантуй үткәрелә торган урын? (Ильинка мәйданы.)

2 нче капитанга сораулар:

  1. Татар кызының милли баш киеме? (Калфак.)
  2. Кем эшләми, шул ...? (ашамый).
  3. Сабантуй кайсы айда үткәрелә? (Июнь.)
  4. Яр Чаллы шәһәре яныннан нинди елга ага? (Чулман.)
  5. 1-6 яшькә кадәрле балалар йөри торган урын? (Балалар бакчасы.)

VI тур "Алга, алга, алга!"

- VI тур "Алга,алга,алга!" дип атала. Сораулар җиңүче командага бирүдән башлана.

Кем? Нәрсә?

1 нче командага:

  1. Рөстәм Яхин? (Композитор.)
  2. Түбән Кама? (Шәһәр.)
  3. Бәлеш? (Ашамлык.)
  4. Карга? (Кош.)
  5. Дүрт? (Сан.)
  6. "Бишле"? (Билге.)
  7. Күлмәк? (Кием.)
  8. Салават Фәтхетдинов? (Жырчы.)
  9. Сыер? (Йорт хайваны.)
  10. Алма? (Жиләк-җимеш.)
  11. Шалкан? (Яшелчә.)
  12. Каен? (Аагач.)
  13. Идел? (Елга.)
  14. Татарстан? (Республика.)
  15. Яңа ел? (Бәйрәм.)

2 нче командага:

  1. Габдулла Тукай? (Шагыйрь.)
  2. Яр Чаллы? (Шәһәр.)
  3. Өчпочмак? (Ашамлык.)
  4. Сигез? (Сан.)
  5. Карлыгач? (Кош.)
  6. Карлыган? (Жиләк.)
  7. Венера Ганиева? (Жырчы.)
  8. Сабантуй? (Бәйрәм.)
  9. Рөстәм Миннеханов? (Президент.)
  10. Суган? (Яшелчә.)
  11. "Өчле"? (Билге.)
  12. Чыршы? (Агач.)
  13. Чулман? (Елга.)
  14. Чалбар? (Кием.)
  15. Бүре? (Кыргый хайван.)

IV. Йомгаклау өлеше.

- Һәр команданың очко саны әйтелә. Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

- Шуның белән безнең ярышыбыз тәмам. Сау булыгыз.