– балаларнын ел буе узлэштергэн белем хәм кунекмэлэрен ачыклау; авазларны дорес эйтулэренэ, сузгэ ижек – аваз анализы ясауларына грамматик яктан дорес, тулы жомлэ тозулэренэ ирешу;
– уку, язу кунекмэлэрен ныгыту, дорес һәм матур сойләмгэ омтылыш, белем алуга телэк тудыру;
– Актаныш турында белемнэрен ныгыту, туган якка мэхэббэт тэрбиялэу.
Жиһазлау:
курсэту материалы:”Актаныш буйлап сэяхэт”, ”Кошларны агачка кундыр” презентациялэре; хикэя сойлэу очен терэк схема; дидактик уен : ”Кубэлэкне чэчэккэ кундыр”,
тарату материалы: хэреф кассасы, табышмаклар, саннар, хэрефлэр, аваз схемасы тозу очен тугэрэклэр.
Тэрбияченен эзерлеге: курсэтмэлелеклэр, тарату материаллары булдыру, презентация эшлэу.
Балалар белэн эзерлек: Актаныш турында, куренекле кешелэре турында энгэмэлэр уткэру, район музеена, Актанышнын истәлекле урыннарына сэяхәт ясау.
Шогыль барышы:
(шогыльгэ эти-энилэр дэ чакырыла)
Логопед: Кадерле балалар, хормэтле эти – энилэр, килгэн кунаклар!
Буген безнен торкемебездэ зур бэйрэм. Логопед торкеме уз эшенэ йомгак ясый . Балалар шатлыкларын сезнен белэн дэ уртаклашалар.
Шогылебезне башлыйбыз.
Сихри матур минем туган ягым,
Агыйделе узе ни тора?
Тау башында гузэл Актанышым
Голбакчадай балкып утыра.
Бергэ:
Актанышым – ак илем,
Аккошлы туган жирем!
Логопед: Актаныш тобэге турында берсеннэн берсе мавыктыргыч риваятьлэр йори. Актаныш кайчандыр аккошлар иле булган.Ә аккошлар – табигатьнен йозек кашы. 300 еллык тарихы булган Актанышыбыз белэн без чиксез горурланабыз. Актанышны буген ботен Татарстан таный.
“Актаныш буйлап сэяхэт” слайдлары курсэтелэ.
1 бала:
Актанышым – газиз жирем,
Изге хислэр йорэгемдэ.
Ак илкэем, Актанышым
Бэхетле мин синдэ генэ.
2 бала: Изге хислэр йорэгемдэ.
Ак илкэем, Актанышым
Бэхетле мин синдэ генэ.
Ак болыттай акчарлаклар
Кинли Агыйдел куген.
Актанышым – ак илем,
Аккошлы туган жирем.
3 бала: Кинли Агыйдел куген.
Актанышым – ак илем,
Аккошлы туган жирем.
Мэхабэт яна йортлары
Кузлэрнен явын ала,
Гузэллегенэ жирлекнен,
Килгэннэр танга кала.
4 бала: Кузлэрнен явын ала,
Гузэллегенэ жирлекнен,
Килгэннэр танга кала.
Колач жэя, яшеллэнэ,
Авылым урамнары.
Районнын данын кутэрэ
Актаныш унганнары.
5 бала: Авылым урамнары.
Районнын данын кутэрэ
Актаныш унганнары.
Туган жирем чып – чын татар иле,
Исеменэ аклык кушылган.
Актаныштай иркен кунелемэ,
Ак чишмэлэр койган шушыннан.
6 бала:
Актанышка кайта буген юллар,
Ак каеннар, аккош иленэ.
Шатлык – куанычлар шашып бии,
Сагыну – сагыш тулган кунелгэ.
7 бала: Ак каеннар, аккош иленэ.
Шатлык – куанычлар шашып бии,
Сагыну – сагыш тулган кунелгэ.
Ак илемэ пакълек телим,
Сафлык телим Агыйделгэ.
Иман нуры, шохрэт инсен
Кызларына, улларына.
8 бала: Сафлык телим Агыйделгэ.
Иман нуры, шохрэт инсен
Кызларына, улларына.
Эрэмэсе – жилэк – жимеш,
Ундырышлы кырлары,
Актанышнын уз моны бар,
Жырланмаган жырлары.
9 бала: Ундырышлы кырлары,
Актанышнын уз моны бар,
Жырланмаган жырлары.
Актанышта ин беренче булып
Танда кояш сибэ нурларын,
Китсэм дэ мин кайсы якка гына,
Актанышка кайта юлларым.
10 бала: Танда кояш сибэ нурларын,
Китсэм дэ мин кайсы якка гына,
Актанышка кайта юлларым.
Актанышым – ак таш кала,
Акчарлаклар Иделдэ.
Жыр чишмэсе, икмэк илем,
Горурлыгы инемдэ.
11 бала:Акчарлаклар Иделдэ.
Жыр чишмэсе, икмэк илем,
Горурлыгы инемдэ.
Актанышым, Актанышым,
Аерылмасын юлларым,
Синэн белэн бергэ – бергэ,
Утсен гомер юлларым.
12 бала: Л.Дэулэтова шигыре: ” Без бит – Актанышлылар”. Аерылмасын юлларым,
Синэн белэн бергэ – бергэ,
Утсен гомер юлларым.
Логопед: Шогылебезнен икенче олеше “Актаныш – грамматикада”, дип атала. Уеннарга энилэрне дэ чакырабыз.
1. “ Аваз кайда?” – уены. Актаныш белэн чиктәш район исемнэрендэ к авазы сузлэрдэ кайда икэн?
Актаныш, Мослим, Бакалы, Минзэлэ, Краснокама, Каракул.
2. “Тиешле хэрефне кутэр” – уены. Туган ягыбыз жэй житсэ, чэчэклэргэ кумелэ. Актаныш нинди инде? (чэчэкле)
Чэчэклэрдэ с, з, ш авазларының кайсылары бар икэн? Тиешле хэрефне кутэрегез:
- тузганак, кашкарый, роза, миләушэ, ясмин, гладиолус, умырзая,ромашка, энже, флокса.
3. “Сузнен аваз схемасын тозе” – уены.
Актаныш сузенен авазлар схемасын тозергэ хэм кисмэ хэрефлэр белэн язарга.
4. Энилэргэ уен: “Кубэлэкне чэчэккэ кундыр”.
Кубэлэклэргэ язылган сорауларга жавап бирергэ:
- Актанышта нинди миллэт халыклары яши?(татар,мари,рус)
- Актанышка ничэ яшь?(300яшь)
- Актаныш чишмэлэре нинди исемнэр йортэ?(“Хэмит”, “Мэликэ”, “Жидегэн”, ”Изгелэр”)
- Актаныш урамнарының исемнэрен эйт(Г.Тукай, М.Жэлил, Бакча,х.б.)
- Районыбызда нинди елгалар бар?(Сон, Ык, Агыйдел)
- Актаныштан чыккан беренче президент кем ул?(М.Шэймиев)
- Районыбыздан чыккан шэхеслэрдэн кемнэрне белэсен?(А.Авзалова, Нур Баян, Г.Авзал, И.Закиров, .Басыйров, х.б)
5. “Кошларны агачларга кундыр” – уены. Актаныш урманнарында, кырларында бик куп кошлар яши. Менэ алар: (слайдлар кулланыла)
– карга, аккош, сандугач, тургай, тукран, торна, сыерчык, сандугач, куке, карлыгач.
– ижек саны буенча кошларны агачларның тиешле ботакларына кундырырга.
6. “Кошлар исемнэрен язып бетер” – уены.
– к_ _ _ _, а_ _ _ _ , санд_ _ _ _, ту_ _ _ _ , ту_ _ _ _ , т_ _ _ _ ,
сые_ _ _ _, санд_ _ _ _ , карл_ _ _ _ , чы_ _ _ _
7. ”Табышмакларнын жавабын тап!” – уены. Табышмакларны укып жавапларын тапсагыз Актаныш урманнарында яшэуче жэнлеклэрне белерсез:
– Сорыдыр тосе,
Уткендер теше,
Урманда йори,
Бозаулар эзли (буре)
- Жэен соры, кышын ак,
Ана шулай яхшырак (куян)
- Урманда яшэуче дунгыз (кабан дунгызы)
- Зур гэудэле – ат тугел,
Могезле – сыер тугел,
Урманда йори,
Улэннэр ашый (поши)
- Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
Хэйлэсе куп торле (толке)
8. Терэк схема ярдэмендэ Актаныш турында хикэя сойлэу.
– Актанышны ни очен яратасыз?(балаларнын жаваплары тынлана)
9. Актаныш – туган жирем. – жомлэсен эйтеп яздыру.
10. Йомгаклау.
Кумэк жыр: “Актанышым”, М.Андерьянова сузлэре хэм музыкасы.