Урок технологии в 5–6-х классах на тему "Декоративная обработка дерева"

Разделы: Технология, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (2 МБ)


Дәрес максатлары:

  1. Әзер эшләнмәләргә бизәк төшерегә өйрәнү, татар халкының орнаменты белән танышу.
  2. Технологик карта белән эшне камилләштерү.
  3. Татар халкы сәнгатенә мәхәббәт хисе уяту, төгәллек, хезмәт сөючәнлек, бер-береңгә хөрмәт, үз хезмәтеңә карата горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Күрсәтмә материал, агач өслегенә декоратив бизәкләр төшерелгән әйберләрдән күргәзмә, хезмәт, эш, матурлык турында татар халык мәкальләре, проектор, эш кораллары(инсмтрументлар).

Дәрес барышы.

  1. Укытучы сүзе. Дәрес эпиграфы белән һәм максатлар белән таныштыру “Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, Могаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә...” Г. Тукай.
  2. Актуализация. Өйрәнгәннәрне, узган материалны кабатлап узыйк. Һәр технология дәресен без нидән башлыйбыз? (Куркынычсызлык кагыдәләрен кабатлаудан)

Куркынычсызлык кагыдәләре экранга чыга бара, сез кайсылары белән килешәсесез һәм килешмисез.

  1. Мастерскаяга укытучы рөхсәте белән керергә.
  2. Дрельне верстагка куйганда боравын үзеңнән читкә каратырга.
  3. Урманда йөргәндә агач аудару зонасында йөрергә ярый.
  4. Эш урынында артык кирәксез әйберләрне тотмаска.
  5. Кискеч кораллар белән сак эш итәргә.
  6. Эш беткәч верстакны щетка белән чистартырга.
  7. Укытучы рөхсәтеннән башка станокны кабызыгыз.
  8. Такта кискәндә сул кулны пычкы полотнасына якын тотарга.
  9. Пычкыны верстакка куйганда үткен ягын үзеннән читкә карат.
  10. Чүкеч белән эшләүче кеше артында тормаска.
  11. Төзек сапланган чүкеч белән эш итәргә.

Нәтиҗә ясала.

– Нинди инструментлар белән эш итәбез агач эшкәрткәндә?
– Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы белем. Бу мәкаль белән килешәсезме. Фикерләр тыңлана.
– Кроссворд чишәргә тәкдим ителә. Приложение

Яңа теманы аңлату.

Агачны нәфис сәнгать әсәре итеп эшкәртүнең 3 төре бар:

1) Агачка рәсемнәрне буяу, лаклар ярдәмендә төшерү (роспись).
2) Агачка кисеп бизәк төшерү(резьба).
3) Агачны көйдереп бизәк төшерү (выжигание).

Нәрсә ул орнамент? Сүзлек эше.

  • Орнамент – ул билгеле бер тәртиптә, ритмда кабатланган рәсемнәр яки сызымнар. “Орнамент “ – сүзе латыйн теленнән тәрҗемә иткәндә “ornamentum” бизәк дигәнне аңлата.
  • Орнамент бизәкләре сызымнардан, геометрик фигуралардан, яфраклардан, чәчәкләрдән, җиләк җимешләрдән, кош һәм хайван рәсемнәреннән тора.
  • Орнамент кешенең барлык уй-кичерешләрен, рухи халәтен чагылдырырга сәләтле. Халыкның сабырлык һәм күркәмлек, зәвыклылык һәм нәзәкатьлелек, эчке тоемлау һәм рухи тынычлык кебек сыйфатларны ачып бирә.

Орнамент төрләре белән таныштыру. Приложение

Татар халкының сәнгати иҗаты шулкадәр чиксез, әлеге орнамент төрләре бай мирас булып буыннан буынга күчеп бүгенге көнгә килеп җиткәннәр.
Чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, кулъяулыклар, калфак-түбәтәйләр, итек-читекләр – һәрберсе күз явын алырлык сәнгать әсәре.

Физкультминутка. Кунакка кызлар килә. Татар халкының милли киемнәреннән. Татар халык биюе. Хезмәт, эш, инструментлар турында шигырьләр сөйләү.

– Укучылар, нәкышчылар кемнәр алар? Эзерлекле укучы таныштыра.
– Нәкышчеләр иҗаты үзе бер могҗиза!
Бик борын заманнарда ук осталар агачтан эшләнгән вазаларга, штукатулкаларга, йорт җиһазларына һәм башка вак-төяк әйберләргә бизәк төшергәннәр.

Бизәк төрләре белән таныштыру. Приложение.

Агачка бизәк төшерү инструменлары белән таныштыру, алар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Технологик картаны искә төшерү, аның белән эш.

Эш күнекмәләрне ныгыту.

Әйбер турау өчен әзерләнгән кухня тактасына шаблон ярдәмендә орнамент бизәкләре төшерү. Һәр укучы белән индивидуалҗ эшләү, эш тәртибен аңлату.

Эшкә нәтиҗә ясау. Ниләр өрәндек? Фиекр алышу.

Билгеләр кую.

Өй эше

1. 5 сыйныф
а.) рәсемне ясап бетерергә;
б.) 48 бит, 1-2 сораулар

2. 6 сыйныф
а.) өчпочмак уемтылара башкару өчен тактаның
читләренә рәсеме ясарга (үрнәк 129 бит, 88 рәсем)

Укучылар, дәресебезне Г. Тукай сүзләре белән башладык, аның сүзләре белән тәмамлыйкта

Эшкә өндәү

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.


Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Габдулла Тукай

Рәхмәт уңышлар сезгә!