Сценарий праздника в подготовительной группе "Посиделки"

Разделы: Работа с дошкольниками


Пәрдә ачыла: Сәхнә матур итеп бизәлгән.Чиккән кулъяулыклар. “ Аулак өй “ дигән җыр яңгырый. Эскәмбиядә кызлар кулъяулык чигәләр, кайсы бәйләү бәйли . Кызлар белән күрше әби, йон эрләп утыра.

Кунак кызы:  Әйдәгез әле, кызлар моңаймыйк, бер рәхэтләнеп биеп алыйк.

Татарча кызлар биюе.

Миләүшә:

Иелмәле-бөгелмәле
Көянтәң бардыр әле
Үзең кебек матур гына
Габдуллаң бардыр әле.

Альбина:

Алдым чыбык, киттем чыгып
Барып кердем Габдуллалар йортына
Габдуллалар йортында батмам
Габдулладан артыкны тапмам.

Азалия:

Ялтыр-ялтыр ялтырыйдыр
Су өстендә боз өсте
Сөясеңме Фәритеңне
Әйт әле поңалысты.

Альбина:

Аклы күлмәкләр чыдамый
Минем киюләремә
Ревизия ясамагыз
Минем сөюләремә.

Г.Алина:

Ап-ак булса йомшак була
Быел баскан тулалар
Йөрисеңме Фатих белән
Шулай дигән булалар?

Альбина:

Биек тауларның башында
Уфа кибете диләр
Очрашып бер сөйләшсәң
Йөргән егете диләр.

Шул вакыт ишек артында тавышлар ишетелә.Кызлар биюдән туктый. Егетләр тәрәзәгә чиртәләр. Кызлар куркып тәрәзәдән карыйлар.

Арадан: Кызлар, егетләр килгәннәр. Кертәбезме?

Кызлар: Юк, кертмибез.

Чая кыз: Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк.

Кызлар: Нәрсәгә соң ул кирәк?

Егетләр: Әнигә килен кирәк. Кызлар ачыгыз инде.

Әби: (урыныннан торып, ишеккә килә). Ишекне ачырга  ярамый, берегез дә кермисез.

Бер егет әбине тышка чакырып чыгара. Әби эскәмиягә утырып дога кыла, башын селкеп рөхсәт бирә. Егетләр гармун уйнап җырлыйлар.

Аргы урамнан килдеңме,
Бирге урамнан килдеңме?
Без сагынганын белдеңме,
Үзең сагынып килдеңме?

Аргы урамнан килмәдек
Бирге урамнан килдек без.
Сез сагынганны белмәдек
Үзебез сагынып килдек без.

Безнең авыл егетләре
Берсеннән берсе матур.
Үзе матур, сүзе матур
Туган илдә бер матур.

Безнең авылның кызлары
Берсеннән-берсе чибәр.
Шул чибәрләр хөрмәтенә
Өздереп җырлап җибәр.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Җырлыйк әле иптәшләр.
Җырлап кына түгел әле
Биеп тә алыйк иптәшләр.

Бию “Шулай-шул”

Биюле җыр.

1. Бүләк түфлигә күңеле
Күтәрелгән кызларның.
Хәзер инде тыпыр-тыпыр
Биисе бар аларның.

Куш.:

Әйе, шул, шулай шул
Менә шулай кызык ул.
Такмак әйтеп кул чапканга
Һаман бию кызык ул.

2. Бик матур көй уйнар өчен
Бер гармунчы табыгыз
Бер гармунчы тапмасагыз
Бергәләп кул чабыгыз.

Такмаклар әйтешү.

Наиль:

Бар кызларның чибәре
Читек-кәвеш кигәне
Бар кызларның килбәтлесе
Итәге җиргә тигән.

Лиана:

Егетләрнең шарфы
Ак мамыктан аркавы
Шәфәкъ батмый ятып йоклый
Егетләрнең ялкавы.

Булат:

Бар кызларның булганы
Кызарып пешкән алмадай
Бар кызларның булмаганы
Изелеп беткән салмадай.

Ильнара:

Акбүз атның яхшысы
Ак чәчәкне таптамый
Бар егетнең чын булганы
Сөйгән ярын ташламый.

Җыр: “Чайкала иген кырлары”

Вадим: Әйдәгез, егетләр, бер уен уйнап алабыз.

“Тәгәрәтәм” уены уйнала.

Алия: Мин дә бик кызык уен беләм. Аның исеме “Йөзек салышлы” Әтәч кычкыра. Малайлар җыйнаулашып чыгып китәләр.