Использование интерактивной доски для занятий с дошкольниками

Разделы: Работа с дошкольниками


Бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган белем бирү процессында баланың үсеше проблемасы, беренче чиратта, сәләтне үстерү соравы белән тыгыз бәйләнештә тора. Сәләт үсешнең иң төп берәмлеге буларак карала.

Тәрбияченең профессиональ эшчәнлегендә информацион коммуникаль технологияләрне түбәндәге максатларда куланып була:

  • интернет челтәренә чыгып, үзенең белемен  үстерү;
  • белем бирү программасын гамәлгә ашыруның сыйфатын арттыру;
  • балаларны һәм ата-аналарны заманча информацион технологияләр куллануга җәлеп итү.

Балалар бакчасында белем бирү процессына әзерлек һәм аны тормышка ашырга вакытта тәрбияче түбәндәге техник чараларны куллана ала:

  • ноутбук;
  • интерактив  такта һәм   проектор;
  • ламинатор,  брошюратор;
  • музыкаль центр (музыка, аудиоәкиятләр тыңлар өчен);
  • видеоплеер;
  • фотоаппарат;
  • принтер, сканер;
  • мобиль телефон (фото, Интернет, диктофон);
  • видеокамера;
  • телевизор (ата-аналарга балалар тапшыруларын карау буенча киңәшләр бирү).

Информацион-коммуникатив технологияләр чаралары түбәндәге функцияләрне үти:

  • информация чыганагы;
  • төрле материалларны эзерләү чарасы  (PowerPoint  программасында презентацияләр, күрсәтмә материал эшләү: предмет, сюжет сүрәтләре, схемалар, төрле документлар, лэпбуклар, ата-аналар өчен информацияләр һ.б.);
  • балалар белән эшне оештыру чарасы (интерактив уеннарны уйнату, IQ Board программасында рәсем ясау, эшләү);
  • материалларны саклау (норматив документлар, балалар һәм ата-аналар турында информация, фотоальбомнар, музыка, видеоязмалар интерактив уеннар җыентыклары);
  • коллегалар белән тәҗрибә алмашу чарасы (педагогик сайтларда педагогик тәҗрибәне бастыру, төрле конкурсларда катнашу).

Балалар бакчасында эшләү безне бүгенге көн балаларының кызыксынучанлык сәләтен үстерү өчен педагогик шартлар тудыру проблемасына чыгарды. Балаларның көннән-көн күбрәк компьютерлашуы белән бәйле рәвештә безнең төркемнәрдә оештырылган белем бирү эшчәнлеген үткәргән вакытта  зур урынны  интерактив такта алып тора. Без IQ Board программасы һәм интерактив уеннар белән кулланабыз.

Интерактив такта – мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшне кызыклы, күргәзмәле һәм мавыктыргыч итеп оештыру өчен  универсаль корал булып тора.

Интерактив тактаны куллану буенча зур булмаган тәҗрибәбез шуны күрсәтә: бу техник чараны куллану мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү процессын кызыклы һәм маҗаралы итеп үткәрергә ярдәм итә.

Интерактив һәм мультимедеяле фрагментлар оештырылган белем бирү эшчәнлегенең күрсәтмә белем бирү материалларын шактый киңәйтте, баланың яңа белемне үзләштерү эшчәнлегенә этәргеч тудырды.

Интерактив такта  һәрбер белем бирү эшчәнлегендә киң кулланыла.

Интерактив тактаны мультимедеяле технологияләр белән куллану (графика, төс, тавыш, видеоматериаллар) оештырылган белем бирү әшчәнлегендә төрле ситуация һәм мөһиттә балаларның игътибарын озак һәм тотрыклы тотарга ярдәм итә.

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге шундый рәвештә төзелә, балалар эшчәнлек вакытында пассив тыңлаучылар гына түгел, ә үзләре үк бөтен күнегүләрне мөстәкыйль такта янында башкара алалар. Югары нәтиҗәгә ирешү баланың актив кулланучы булуы аркасында тормышка аша.

Балаларга такта алдында эшләү бик ошый. Аларның оештырылган белем бирү эшчәнлеге вакытында пассив тыңлап утыручылар гына булып каласылары килми, әгәр педагог алардан сорамаса хәтта үпкәлиләр, яңа материал белән танышкан вакытта  һәм аны ныгытканда  актив эшчәнлектә һәрберсенең мөстәкыйль катнашасы килә.

Интерактив тактада сурәтне күчереп йөртү мөмкинлеге  балаларда аеруча зур кызыксыну уята. Күнегүне үтәгән вакытта, балалар сүрәтләрне билгеле тәртиптә тезә алалар, аны үрнәк буенча җыялар, сүрәтләрне яки язмаларны алдан бирелгән бирем буенча җыялар, әйләнә-тирә мөһиттә җиңел ориентлаша алалар һ.б.

Интерактив такта ярдәмендә ОББЭ мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уку алу эшчәнлегенә универсаль алшартлар тудыра (балалар биремне тыңларга өйрәнә, җавап бирү өчен кулын күтәрә, игътибар белән иптәшләренең биремне үтәвен күзәтә, хаталарны күрә һәм төзәтә).

Балалар яссылыкта җиңел ориентлашалар, предметларның үзара урнашуын билгелиләр.  Интерактив такта кулның координация хәрәкәтен үстерә, аның төгәл формасына ирешергә ярдәм итә. Интерактив тактаны күрсәтмә материалны  балаларга җиткерү өчен гади экран яки телевизор буларак кулланырга да мөмкин, тик бу тактаның бөтен ресурсларын ача алмый. Шул рәвешле, интерактив такта экранында балалар биремнәрне нәкъ дәфтәр битендәге кебеек үк тормышка ашыра алалар: тиешле нокталарны кушалар, рәсем ясыйлар, язалар, бу график күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итә.

Педагог балаларга тиешле биремне ни рәвешле дәфтәр битендә эшләргә кирәген күрсәтә, мәсьәлән, график диктант язу вакытында рәсем ясарга өйрәтә.

Интерактив такта белән эшләү дидактик уеннарны, күнегүләрне,  сөйләм үстерү уеннарын, проблемалы ситуацияләрне, иҗади биремнәрне яңача кулланырга өйрәтте.

Интерактив тактаны балаларның  берләшеп яки мөстәкыйль рәвештә куллануы гыйлем бирү эшчәнлегендә нәтиҗәле ысулларның кызыксындыру һәм мөстәкыйль белем бирү әшчәнлеген, балада уңай эмоциональ фон тудыруга этәргеч була.

Информацион-коммуникатив технологияләрне ата-аналар белән эштә куллану.

Ата-аналар җыелышларында мультимедияле презентацияләр, үткәрелгән оештырылган белем бирү эшчәнлекләренең видеоматериаларын  кулланабыз, стендлар ясыйбыз, анкеталаштырулар үткәрәбез, укыту-танып белү материаллары яздырылган видеодискларны  өйдә карау өчен бирәбез.

Балалар бакчасының үз сайты, социаль челтәрдә үз сәхифәсе булуы ата-аналарга балалар бакчасы, төркемнең тормышы турында оператив мәгълүмат алу мөмкинлеген ача.

Информацион  технологияләр – безнең тормышның аерылгысыз өлеше. Аларны эшебездә дөрес итеп куланып,  без балалар, ата-аналар, колегалар – белем бирү процесының бөтен катнашучылары белән аралашуның яңа дәрәҗәсенә чыгабыз.

Чыгышны йомгаклап, шуны әйтәсе килә: безнең балалар бакчасында барлык белем бирү өлкәләре буенча автор интерактив уеннарын системага салу буенча эш оештырылган. Шулай итеп, безнең методик копилкада математика, әйләнә-тирә дөнья белән танышу, сөйләм үстерү, УМК кулланып балаларны татар теленә өйрәтү, музыкаль тәрбия буенча интерактив уеннар җыелган.

Бу материал методик кабинета саклана, хәрбер педагог  үз эшендә үз уеннарын гына түгел, башка педагоглар эшләгән  уеннарны  да куллана ала. Һәр квартал саен бу банк яңа матерал белән тулылана.

Бүгенге көндә без Юл  хәрәкәте иминлеге буенча интерактив уеннар картотекасы оештыру өстендә эшлибез.

Шул ук вакытта компьютерның кечкенә балаларга бик кирәк булган кара-каршы эмоцияле аралашуны  алыштыра алмавын  онытмаска кирәк.