Программа элективного курса «Творчество поэтесс» для профессионального обучения в 11-м классе (татарская литература)

Разделы: Литература


Аңлатма язуы

Илебез мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы барган вакытта мәктәп өстенә тирән белемле, әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела.  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында әдәбият дәресләрендә хатын-кыз язучылар иҗатын өйрәнүгә бик аз урын бирелгән.  Ә әдибәләр иҗаты бигрәк тә егерменче гасыр татар әдәбиятында зур урын алып тора. Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу курста өйрәнеләчәк хатын-кыз әдибәләрнең әсәрләренең роле зур. 11 нче сыйныфлар өчен төзелгән 17 сәгатьлек  әлеге программа бүгенге көннең иң актуаль проблемалары-гаилә, мәхәббәт, хезмәт, яшь кешенең тормыштагы урыны, ата-аналар һәм балалар проблемалары күтәрелгән әсәрләрне үз эченә ала. Аларны  укучыларга тәкъдим итү, бергәләп анализлау тормышта укучыга үз урынын табарга ярдәм итәр дигән фикердән чыгып, теоретик мәгълүматлар практик эшләр белән ныгытылып бару каралды.

Программа 2 модульдән тора. 1 нче модульдә татар шигъриятен үстерүгә зур хезмәт керткән шагыйрәләребезнең, 2 нче модульдә чәчмә әсәрләр иҗат иткән әдибәләребезнең иҗатлары  өйрәнелә.

Программада төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес-презентация, дәрес-конференция, очрашу дәресләре, дәрес-лекция, дәрес-әңгәмә, дәрес-зачет, дәрес-бәхәс.

Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми.  Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре һәм зачетлар белән бәяләнә.

Программаның ахырында 1 әдәби кичәнең  план-эшкәртмәсе бирелә.

Программаның максаты

Танылган әдибәләребезнең иҗатлары аша язучы һөнәре серләренә төшендереп, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштыру, фәнгә карата кызыксыну уяту аша,  эзләнүчән шәхес формалаштыру.

Программаның бурычлары

1. Балаларда матур әдәбият әсәрләрен укуга,  китапка кызыксыну һәм язучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.
2. Әсәрне өйрәнү процессында укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү.
3.  Әдәби геройлар үрнәгендә укучыларга эстетик зәвык, милли үзаң, әхлак тәрбиясе бирү, аларны зур тормышка әзерләү.
4. Күренекле татар әдибәләре һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

Электив курсның укыту-тематик планы

Темалар

Сәг.
саны

Үт.
вак.

Үткәрү формасы

Көтелгән нәтиҗә

1 нче модуль

1

Иҗаты аша әхлак- матурлыкны яклап чаң сугучы Эльмира Шәрифуллинаның
“Таң чыгы”, “Уйлы еллар” җыентыклары

1

 

Лекция,
әңгәмә,
күзәтү

Хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел, сизгер моң, серле уйчанлык белән хисле шигърият тарафтарының эчке тоемлавын тотып алу

2

Лирик талантын җыр жанрында ачучы Гөлшат Зәйнәшева иҗаты. “Мәхәббәт һәм җыр” җыентыгы

1

 

Лекция,
сәнгатьле уку,
әңгәмә

Шагыйрәнең лирик шигырьләрен сәнгатьле уку аша андагы халыкчан гадилекне, ритмик төзеклекне, идея- хис бөтенлеген,музыкаль аһәңне тою

3

Гөлшат Зәйнәшева шигырьләренә иҗат ителгән җырлар

1

 

Әдәби кичә,
презентация

Җыр сәнгатенең көчен тоярга өйрәнү, җырның да шигырь шикелле эчке мәгънәләргә ия булуына төшенү

4

Резеда Вәлиеваның “Шиңмәс чәчәкләр”, “Ялгыз аккош” җыентыклары аша иҗатының поэтик егәрлеген сурәтләү

1

 

Лекция,
сәнгатьле уку,
әңгәмә

Тәэсирле сурәт, ярсу характер аша тирән фикер йөртүләренә ирешү

5

Клара Булатова иҗаты. “Гел кояшка карап”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыентыклары аша авторның кеше язмышы, мәңгелек турында уйланулары

1

 

Лекция,
әңгәмә,
күзәтү

Традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лириканың тематикасын билгеләү, фәлсәфи уйлану, фикер йөртә белү

6

Татар шагыйрәләре иҗатында
мәхәббәт лирикасы

1

 

Реферат-
лар яклау

Яшьлек, мәхәббәт турында фикер йөртеп, мәгънәле яшәүгә омтылыш алу

2 нче модуль

7

Саҗидә Сөләйманованың
“Гөлбадран” повестенда күтәрелгән проблемалар

1

 

Әңгәмә,
күзәтү,
текстны анализлау

Һөнәр сайлауга җаваплылык хисләре формалашу

8

Эльмира Шәрифуллинаның проза әсәрләренә күзәтү. “Мизгел” җыентыгы аша авторның иҗади шәхеснең үзенчәлекле образын тудыруы

1

 

Күзәтү

Кеше һәм вакыт төшенчәләрен аңлау, тормышның бер мизгел генә булуын һәм шул мизгелне мәгънәле яшәргә  кирәклегенә төшенү

9

Шигърият күгендә моңлы төнбоек
Эльмира Шәрифуллинаның төп басма китаплары күргәзмәсе

1

 

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашу дәресе

Укучыларның тормышта үз урыннарын табарга дөрес юнәлеш сайлауларына ирешү

10
11

Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче” повесте аша кеше шәхесе белән табигать арасындагы каршылык проблемасының чишелеше

2

 

Әңгәмә,
әсәрне анализлау,
бәхәс

 Авторның иҗаты аша гаять гыйбрәтле кеше образларын тудыру серенә төшенү

12

Мәдинә Маликова иҗаты
“Чәчкә балы” повестенда шәһәр темасының бирелеше

1

 

Дәрес- конференция.

Укучыларның күңел кылларын тибрәндерү, әсәрдәге образлар аша аларда хис формалашу

13

Мәдинә Маликованың
“Шәфкать” романында табиб һөнәренең бөеклеген ачу

1

 

Текстны анализлау.

Повестьтагы образлар аша укучылар күңелендә гуманистик идеяләр формалашу, соклану хисе уяну

14

Ләбибә Ихсанова- балалар әдәбиятының бөеклеген дәлилләүче автор.
“Космонавтлар урамы” повестенда бала психологиясенең бирелеше

1

 

Әңгәмә,
анализ ясау.

Сюжет үзенчәлекләрен тою,
әдәби әсәргә төгәл итеп нәтиҗә ясый алу

15

Ләбибә Ихсанованың “Наил, Фаил һәм  башкалар”повесте

1

 

Әңгәмә,
анализ ясау.

Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалардан һәм уңай образлардан үрнәк, ә тискәре типлар һәм аларның ялгышларыннан гыйбрәт алып, тормышта үз урыннарын табарга дөрес юнәлеш алуларына ирешү

16

Әдибәләребез иҗатында күтәрелгән актуаль проблемалар
Китаплар күргәзмәсе

1

 

Китапханәгә сәяхәт,
зачет

Өстәмә әдәбият белән мөстәкыйль эшли белүләренә ирешү

17

Йомгаклау дәресе.
Татар әдәбиятын үстерүдә әдибәләр иҗатының тоткан урыны

1

 

Әңгәмә,
укучыларның чыгышлары

Укучыларның әдәби әсәргә төгәл итеп нәтиҗә ясый, үз мөнәсәбәт һәм бәяләрен грамоталы һәм матур итеп әдәби телдә яза һәм сөйли белүләренә ирешү

Кулланылган әдәбият

  1. Булатова К.Г.,“Гел кояшка карап”: Шигырьләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 1981ел.- 128б.
  2. Булатова К.Г.,“ “Шушы яктан, шушы туфрактан без”: Шигырьләр. Казан. Рухият нәшр., 2000ел.-271б.
  3. Вәлиева Р.Т.,“Шиңмәс чәчәкләр”: Шигырьләр һәм поэмалар. Казан.Тат.кит. нәшр., 1983ел.-136б.
  4. Вәлиева Р.Т.,“Ялгыз аккош”: Шигырьләр, поэмалар. әкиятләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 1990ел.-224б.
  5. Гыйматдинова Н.М., “Сихерче”: Повесть һәм хикәяләр.  Казан.Тат.кит. нәшр., 1993ел.-286б.
  6. Зәйнәшева Г.Х.,“Мәхәббәт һәм җыр”. Шигырьләр, җырлар. Казан.Тат.кит. нәшр., 2000ел.-192б.
  7. Ихсанова Л.Ф., “Космонавтлар  урамы”: Повесть һәм хикәяләр. Казан.Тат.кит. нәшр. 1963ел.-102б.
  8. Ихсанова Л.Ф., “Наил, Фаил һәм  башкалар”: Повестьлар.  Казан.Тат.кит. нәшр., 1983ел.-416б.
  9. Маликова М.Г., “Шәфкать”: Роман һәм повестьлар. Казан.Тат.кит. нәшр., 1990ел.-448б.
  10. Маликова М.Г., “Югалган якутлар”: Повестьлар, пьесалар. Казан. “Рухият”нәшрияты., 2004ел.-399б.
  11. Сөләйманова С.Г., “Гөлбадран”.Повесть. Казан.Тат.кит. нәшр.,1985ел.-366 б.
  12. Шәрифуллина Э.М.,”Мизгел”. Истәлек- уйланулар. Казан.Тат.кит. нәшр.,1986ел.-36б.
  13. Шәрифуллина Э.М., “Таң чыгы”.Шигырьләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 1998ел.-96б.
  14. Шәрифуллина Э.М., “Уйлы еллар”. Шигырьләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 2003ел.-287б.

Приложение 1