Родной край в поэзии для дошкольников

Разделы: Работа с дошкольниками


Воспитание любви к родному краю является одним их важнейших компонентов содержания основной  общеобразовательной  программы дошкольного образования. Воспитание  любви осуществляется различными способами, в том числе через ознакомление дошкольников с поэзией. Поэтические произведения А. Пушкина, К. Бальмонта, А. Плешеева и других русских поэтов воспевают красоту природы, обогащают словарный запас образными выражениями. 
Поэзия поэта - героя Мусы Джалиля побуждает детей по-новому взглянуть на окружающий мир, в привычном, знакомом увидеть новые оттенки. Так, в процессе заучивания наизусть стихотворения «Көз җитте» (Наступила осень) дети понимают какова красива наша природа, как разнообразна.  Красота, присущая осени, выражается в стихотворении через строки «родники успокоились», «птички улетели», «дети идут в школу».  Стихотворение развивает у детей  внимание и наблюдательность. Выученное стихотворение выразительно читают в группе, на утренниках и  дома. Предлагаем конспект занятия для подготовительной группе на родном языке.

Өзлексез белем бирү конспекты: шигырь ятлау: М. Җәлил “Көз җитте”

Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Бурычлар:

  1. Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрергә өйрәнү, соклану хисен тәрбияләү.
  2. Балаларның игътибарын арттыру, хәтер сәләтен үстерү.
  3. Шигырьнең эчтәлеген, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлату, шигырьне яттан, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек: кибеп сулдылар, уйсу җир.
Җиһазлар: көз рәсемнәре, уен өчен туп.
Эшчәнлек барышы:

1.Табышмак:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,-
Бу кайчан була? (Көз).

2. Шигырь уку:
Көз җитте.
Муса Җәлил

Киң болыннарда,  

Көннәр суынды,

Урман-кырларда,    

Чишмәләр тынды.

Агачлар, гөлләр 

Безне калдырып,

Кибеп сулдылар. 

Кошлар да китте.

Уйсу җирләрдә,  

Кошлар шикелле

Елга, күлләрдә,  

Бергә гөр килеп,

Көзге салкыннан   

Мәктәптә укыр

Сулар туңдылар.    

Вакытлар җитте.

3. Балаларга сораулар:
- Шагыйрь бу шигырендә нәрсә турында сөйли?
- Урманнарда, болыннарда нинди үзгәрешләр булды?
- Көзен сулар нишләде?
- Ни өчен кошлар безне калдырып киттеләр?
- Укучылар өчен нинди вакыт җитте?
- Сезгә бу шигырь ошадымы?

4. Шигырьне яттан сөйләү. ( 6-7 бала сөйли.)

5. Аз хәрәкәтле уен : “Кем күбрәк әйтә?”.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер- берсенә  “К” авазы кергән сүзләр әйтеп туп аталар.
(Кыяр, кишер, кәбестә, каен, чикләвек, кавын, карбыз, көз..)
Аннан “Б” авазы кергән сүзләр әйтергә тиешләр.
(Бәрәңге, болыт, бакча, бал, беренче “сыйныф”, ...)

6. Йомгаклау, балаларга сораулар.
- Без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
- Балалар сезгә занятиеда нәрсә күбрәк ошады?
- Нәрсә авыр булды?
- Нияз шигырьнең эчтәлеге нинди?

26.04.2015